Офиста нинди температура булганда эшләргә ярамый?
Әгәр эш урынында һава температурасы рөхсәт ителгән нормадан артып китә икән, хезмәткәрләр хезмәт бурычларын үтәүдән баш тартырга хокуклы. Бу хакта «SuperJob» сервисының юридик практика директоры Александр Южалин хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».
Ул аңлатканча, офистагы температура 28 градустан артмаска тиеш. Әгәр бу чик арткан икән, санитария кагыйдәләре нигезендә, эшләү тыела, димәк, хезмәткәр РФ Хезмәт кодексының 216 нчы маддәсе нигезендә эштән баш тартырга хокуклы.
Южалин сүзләренчә, офистагы эсселек проблемасын эш көне озынлыгын кыскарту юлы белән чишү мәҗбүр ителми. Температура нормадан артып киткән очракта, эш бөтенләй булырга тиеш түгел.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 28,5°C температурада эш көнен 1 сәгатькә кыскарту киңәш ителә, 29°C булганда – 2 сәгатькә, ә 30,5°C булганда – инде 4 сәгатькә. Температура 32,5°C тан артып киткән шартларда эшләү экстремаль һәм сәламәтлек өчен куркыныч санала.
Мондый очракларда, әгәр хезмәт ачык һавада булса, ведомство сменаларны иртәнге яки кичке сәгатьләргә күчерергә киңәш итә. Әмма, Южалин ассызыклаганча, бу тәкъдимнәр эш бирүчеләр өчен мәҗбүри түгел, диелә хәбәрдә.