Альберт Нурминский туган ягы Балтачта ун миллион сумга мото-сабантуй үткәрәчәк
«Социаль челтәремә афишаны куйгач, бөтен Рәсәйдән мотоярышта катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Алар бер көн өчен генә килеп йөрмәсен дип, без чараны 2 көн үткәрергә булдык. Безнең районда кунакханәләр бик күп түгел, шуңа без ерактан килгән кунакларга уңайлы шартлар булдыру максатыннан, төн чыгу өчен палаткалар да бирәчәкбез», – диде Альберт Нурминский.
Фото: © Альберт Нурминскийның шәхси архивыннан
«Урман Балтач» фестиваленең программасында мотоярышлар, текә артистлар белән концерт, татар блогерлары белән очрашу, авто- һәм мото-шоу, дрифт-шоу, мотоциклларда рыцарьләр турниры, үзенчәлекле милли уеннар көтелә. Шулай ук сабантуйда ретро машиналар күргәзмәсе, балалар өчен мәйданчыклар, татар милли ризыклары һәм тагын бик күп күңел ачу чаралары булачак.
- Без бу фестивальдә берничә куянны бергә тотабыз: яшьләрне дөрес юлга бастырабыз, тәрбиялибез һәм районыбызда туризмны арттырабыз. Әлеге чараны уздырырга безгә район халкы, администрациябез, дусларыбыз да ярдәм итә. Призлар фонды 500 меңнән артып китте, бәйрәм мото стильдә булгач, бүләкләр арасында кыйммәтле экипировкалар, мотошлемнар, маскалар, экипировкалар һәм әле хәтта телевизор да, шулай ук акчалы призлар да бар. Мотоярышларда җиңүчеләр өч кенә түгел, ә унау булачак. Шушы калган җиде кешегә махсус «Я здесь был, и я смог» дигән зур, кыйммәтле медальләр биреләчәк, шулай ук зур, детальләренә кадәр уйланып бизәлгән кубоклар да булачак. Ә гомумән алганда, фестивальне уздыру безгә ун миллионга төшә.
Мотоярышлар үткәрү өчен без кырда стадион һәм урман эчендә трасса булдырабыз. Стадион зиг-заг формасында якынча 3 километр озынлыкта була, анда ташлар, трамплиннар, покрышкалар, бүрәнәләр дә булачак, – дип сөйләде фестивальнең оештыручысы.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали