Киногыз кино булып җитмәгән кебек тоела
«Татаркино» соңгы елларда Кинопродукциянең сыйфат конференциясе үткәрә башлады. Быел да Татарстан Мәдәният министрлыгы 2023 һәм 2024 елларда кино төшерү өчен бирелгән субсидиягә төшерелгән фильмнарның бер өлешен белгечләр бәяләде.
Фильмнарны Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение кафедрасы профессоры, тарих фәннәре кандидаты, кино белгече Елена Алексеева һәм ВГИКның фәнни хезмәткәре, кино белгече Сергей Каптерев, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Министрлыкның Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире мөдире Айрат Фәйзрахманов карады.
Планда 9 фильм иде. Аларны субсидия күләме 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр.
- Әдилә Рәхимовага «Беренче йола» тулы метражлы документаль фильмын төшерү өчен 1000000 сум акча бирелгән.
- Кыска метражлы документаль фильмнардан: Фәрит Дәүләтшинга «Галия» фильмын төшерү өчен, Марианна Герасимова һәм Игорь Нечаевларның «Молодые композиторы Татарстана» фильмы өчен, Айдар Гайнуллинга «Жили-были три брата» фильмы өчен, Нәсүр Юрушбаевка «Беренче басма татар китабы» фильмы өчен, Альберт Шакировка «Откремля!» фильмы өчен, Илдар Ягъфаровның «Әлифба» фильмы өчен 500әр мең сум бирелгән.
- Әлмәтнең «Академия цифрового творчества» оешмасына «Су анасы һәм Юха» анимацион фильмы өчен 1000000 сум бирелгән.
- Марсель Мәхмүтов Каюм Насыйри әкиятләре буенча «Байдек» фильмын төшерә. Командага 2000000 сум субсидия бирелгән.
Әдилә Рәхимова: «Без нәрсә теләвебезне белмичә эшкә алындык»
Конференция Әдилә Рәхимованың дебют проектыннан башланды. «Габделфәт Сафин» хәйрия фонды һәм Федор Бондарчукның «Индустрия» киномәктәбендә укучы Әдилә Рәхимова «Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан республиканың 5 районында милли үзенчәлекләрне өйрәнү фильмы» номинациясендә «Бәби чәе» проектын тәкъдим итеп, 1 миллион сум акча алган иде.
Моннан 2 ел элек Әдилә питчингта «Татарча яшәү» фильмнар циклының беренче фильмын – «Бәби чәе» проектын тәкъдим итте. Аның командасы Татарстан районнары буйлап йөреп, татарның балага исем кушу йоласын җентекләп төшерергә вәгъдә итте. Алга таба никах мәҗлесе йоласын да, мәет юу йоласын да төшерергә планлаштыруын әйткән иде. «Без төрле дин, диалектларны алачакбыз. Җәмилә – мишәр хатыны, Марина – керәшен кызы, мәсәлән. Без җиңел техника алып, кулдан һәм өлешчә штатив белән төшерәчәкбез», – дигән иде Әдилә.
Тулы метражлы фильм 55 минут бара. Әмма вәгъдә ителгән мишәр хатыны да, керәшен кызы да юк булып чыкты. Аның каравы, җырчылар гаиләсе Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем бар. Сүз уңаеннан, хәтта Гүзәлемнең бизнесы да, ягъни, яулыклар сатуы да чагылып узды. Азнакайда һәм Әлмәттән гаиләләр бар. Азнакай белән Әлмәтнең бер тирәдә булуын, Салаватның да Азнакай егете икәнен истә тотсак, гел шул бер тирәнең йоласы булып чыга түгелме соң?
Фильмның сценаристы да, режиссеры да, продюсеры да – Әдилә үзе. Ягъни, профессионал сценарист юк. Фильмның бухгалтеры бар, ә менә рәссамы юк. Югыйсә, бюджет рәссам алырга гына рөхсәт итерлек. Рәссам булмау нык сизелә. Дебют фильмга бераз җитдирәк карасаң да ярый инде, 1 миллион – куелган максатларны тормышка ашыру өчен аз акча түгел.
«Мин анда үзем сценарист итеп күрсәтелгән, әлбәттә, ләкин мин ахирәтем белән эшләдем, ул Бондарчук мәктәбендә сценарий осталыгы остаханәсендә укый. Ул – яхшы сценарист», – диде Әдилә Рәхимова, акланып.
Әдилә Рәхимова: «Куелган кадрлар төшерү идеясе азактан гына, булганын җыеп бетергәч кенә туды. Ул вакытта инде тапшыру вакыты җиткән иде. Безнең башта сценарий да юк иде. Без нәрсә теләвебезне белмичә эшкә алындык. Безнең алда 5 районны күрсәтү бурычы куелган иде, һәм без 5 районны күрсәтергә булдык. Ул йола бөтен гаиләләрдә дә бертөрле булуын аңладык. Без башта төрле пландагы гаиләләр табарга тырышып карадык. Ләкин бөтен гаиләләр дә безне кертергә теләми булып чыкты. Чөнки бу – гаилә эчендә була торган интим процесс, ябык чара. Башта ризалашканнар да, вакыты җиткәч, баш тарттылар. Шуңа күрә 5 гаилә дә бертөрлерәк булып чыкты».
Вакыт җитмәде, ди. 2023 елда Әдилә белән бергә питчингта булган Салават Юзеев үзенә тиешле 2 миллион сум алып, тагын федараль грантлар отып, анысын да кушып, Белоруссияләрне әйләнеп «Гашыйклар тавы» фильмын төшереп, инде премьераның кайчан булганын да оныттык. Ә монда Татарстан районнары турында сүз бара. «Мамадыш через Париж» булган икән бу...
Мин бу очракта кинережиссер һәм оператор Юрий Гвоздь фикере белән килешәм. «Хәзер кулына камера алган һәр кеше «фильм төшерә алам» дип уйлый. Ә фильм ул – сәнгать әсәре. Хәтта ул документаль фильм булса да. Сәнгать әсәренең үз законнары бар. Бу – фильм түгел, бу күренешләр җыелмасы. Әле, акыллы кыяфәт белән, «тегесе юк, монысы юк» дип фикер алышып маташабыз. Бу бит үзешчән кино фестивале түгел. Монда профессиональлек турында сүз барырга тиеш».
Мәдәният министрлыгы да фильмның фильм булып җитә алмавын таныды: әйе, бу – «Ютуб» форматы булып чыккан, кино түгел. «Бәлки, нәрсәдер эшләп булыр», – дигән тәкъдимгә «прокатка алынган» дип җавап бирделәр. Ягъни, титрларда фамилиясе күрсәтелгән булхгалтер акчаны кабул итеп, бүлеп биргән, эш беткән!
«Алга таба бу фильм белән нишләргә?» – дигән сорау куйды продюсер Миләүшә Айтуганова продюсер Әдилә Рәхимовага һәм тулы канлы прокат язмышы күрмәвен җиткерде.
Алга таба күрсәтелгән фильмнарның тагын кайберләренә «фильм сәнгать әсәре булырга тиеш, бу – сәнгать әсәре түгел» дигән пичәт сугып була иде. Әмма «кинематографист» күлмәген үзенә үлчәп караган хөрмәтле әфәнделәр һәм ханымнар прокат таныклыгы алганнар яки алу процедурасын төгәлләп киләләр, ди. Шуңа күрә белгечләрнең киңәше алга таба гына ярдәмлек була ала булып чыкты. Ни кызганыч.
Композиторлар турында фильм: «Музыканы биреп булмый, авторлык хокуклары мәсьәләсе бар»
«Молодые и успешные» иҗтимагый хәрәкәте авторы, филм продюсеры Марианна Герасимова һәм режиссер Игорь Нечаевларның «Молодые композиторы Татарстана» фильмы да «кинематография сәнгате әсәре» түгел. Аларга акча куратор табу шарты белән бирелгән иде, ул куратор булганмы, булмаганмы – билгесез. Фильм кыска метражлы булырга итеш булса да, 52 минутка сузылган. Кыска метражлы фильмнарның уртача озынлыгы 40 минутка кадәр (титрларын да кертеп) була, дип беләм. Безгә 52 минут дәвамында «сөйли торган башлар» тәкъдим иттеләр. Кадрлар икегә бүленгән – уң якта баш сөйләсә, сул якта гәүдә тулысы белән сөйли. Сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли – Миләүшә Хәйруллина, Лилия Исхакова, Роман Сәләхетдинов, Роман Пархоменко.
Марианна Герасимова: «Без кысалардан чыктык, чөнки берничек тә туктала алмадык. Максатыбыз – бүгенге яшь композиторлар аша музыка образын һәм аның иҗат ителү процессын, бүгенге дөньяда аның ролен күрсәтү иде. Без гариза биргәндә фильмның нинди буласын күз алдына китерми идек. Вакыт та бик кысан иде. Без яшь композиторларны барлап, 7 кешене сайлап алдык. 7 нота һәм 7 талантлы шәхес дип күзалладык. Монтаж процессында 4 шәхескә калдырдык – 4 чирек («четверть» – сольфеджио термины) дигән яңа концепция барлыкка килде. Исемен дә шулай куймакчы идек тә, әмма гаризадагы исемне үзгәртергә ярамый булып чыкты. Без сайлаган композиторлар – кызыклы шәхесләр, халыкара конкурслар лауреатлары, халыкара проектлар белән эшлиләр».
Иң кызыгы – композиторлар турында фильмда музыка юк диярлек. Башлар (аерым күренгән гәүдәләр белән) сөйлиләр дә сөйлиләр...
«Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли... Чәе суына – аны сизми ул; Куанычы эченә сыймаганга, Һаман сөйли, һаман сөйли ул», – дип, Шәйхи Маннур язганмы әле? Сүз уңаеннан искә төшеп китте – гафу итегез, читкәрәк киткәнмен. 52 минут дәвамында музыканы ишетмичә музыка турында сөйләү – җәфа инде, әллә ниләр искә төшерерсең.
«Бу фильм өчен 52 минут – күп, анда әһәмиятле булмаган бик күп әйбер бар. Аларны төшереп калдыру – югалту түгел. Полиэкран белән эшләгәнсез, ул – катлаулы әйбер. Сезнең күп кенә кадрларның ни өчен күрсәтелгәне дә аңлашылмый», – диде кино белгече Сергей Каптерев.
«Фильм кара экран белән башлана. Бу бит радио түгел, фильм. Сезнең геройлар күп сөйлиләр. Нигә сөйлиләр?» – диде Елена Алексеева.
«Сезне сөйләүчеләр кызыксындырса, шул кеше турында мәгълүмат табасыз да карыйсыз, музыкасын тыңлыйсыз», – диде режиссер Игорь Нечаев.
«Ә минем 52 минут карагач та андый теләк тумады», – дип җавап бирде Алексеева. Минем дә тумады – Елена Петровна белән килешәм.
«Без 10 минутлык треклар куя алмыйбыз, минутлык музыка авторны ачмый. Музыка фон булып яңгырый», – диде режиссер.
Ә беләсезме, музыка нигә юк? Иң кызыгы: музыка булмауның төп сәбәбе – авторлык хокукларына бәйле икән, авторларның хокуклары кайлардадыр йөри, шуңа алар, Гайҗан бабай кебек, үзләре генә сөйләргә булганнар.
«Татар әдәбиятын пропагандалау – изге гамәл… ләкин...»
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлары» әсәренә гашыйк кешенең Ютазы районында язучының исемен тергезү белән шөгыльләнүе экспертларга кызыклы тоелган иде – Фәрит Дәүләтшинның «Галия» фильмы барлыкка килгән. Номинация темасы – эпоха шәхесе һәм гасыр вакыйгасы (!)
27 минутлык фильмда кайбер матур гына кадрлар бар иде. Фильмның үзәген Ютазы районында язучының исемен тергезү белән шөгыльләнүче энтузиастның эшчәнлеге тәшкил итә. Кариев театрының «Тапшырыл... ган хатлар» спектакленнән дә өзекләр һәм артистлардан комментарийлар бар (сөйли торган башлар). Фильмда хат язу культурасы да пропагандалана.
«Гадел Кутуй үзе дә, хатыны да, әсәре геройларының прототиплары да шундый йортларда үскән. Элек анда Әптерәзәк авылы булган. «Тапшырылмаган хатлар»да ул Әдрәс авылы дип бирелә. Аннан соң ул җирләрдә «Нур» колхозы оештырыла, соңрак Ютазы авылы составына керә. Әсәр шул җирлектә язылган, идея буларак та анда барлыкка килгән. Прототиплары да анда яшәгән һәм эшләгән. Төп герой Галиянең прототибы – Гадел Кутуйның хатыны Галимә (Алимә) Садыйковна Кутуева минем әни белән бергә санаторийда эшләгән, әни бухгалтер булган, ә ул – табибә. Галиуллин абый прототибы Вәлиуллин абый – колхоз рәисе, минем классташымның бабасы иде. Әлегә Нәфисә прототибын таба алмыйбыз, әсәрдә ул бата, Галия аны коткара. Төрле шәһәрләрдән эзләп карадык, әлегә табып булмый», – дип сөйләгән иде заманында Ильмира Гобәйдуллина «Татар-информ»га.
Фильмга менә шушы музей кергән. Дөресен әйткәндә, фильм шактый күңелсез иде. Авыл музее, көллият балалары һәм спектакль күренешләрен җыеп, шулардан матур кадрлар ясау – фильм дип аталамы? Сценаристлап тормыйбыз бугай без хәзер бөтенләй дә.
«Фильмның 2023 елда төшерелгәнен тәгаен белмәсәм, мин аны «әллә кайчан төшерелгән» дип уйлар идем. Районда татар әдәбиятын пропагандалаучы шундый шәхесләр булуы – бик кадерле күренеш», – диде Айрат Фәйзрахманов.
«Музейда күрсәткәннән соң алга таба фильм белән нишләргә? Фильм язмышы тамашачысына бәйле», – диде Миләүшә Айтуганова. «Прокат таныклыгы алына», – диде режиссер. «Заявкалар бар», – дип ышандырды Ильмира Гобәйдуллина.
27 минут барган фильмда мин әсәрнең популярлык сере турында ишетмәдем.
«Русчасын да бирегез!» – диделәр
Чиратта – Нәсүр Юрушбаевның «Беренче басма татар китабы» фильмы. Документаль фильм Татарстан Язучылар берлегендә – язучыларга, «Татар китабы йорты»нда һәм Камал театрының Камера сазында җәмәгатьчелеккә күрсәтелеп, күпмедер дәрәҗәдә үз бәясен алды. Тик бер проблема килеп чыкты – фильм татарча төшерелгән һәм субтитрлар юк. Эксперт Елена Алексеева аны карый алмаячагын әйтте. Нәтиҗәдә фильм күрсәтелмәде, режиссерга аны тиешле тәртипкә китереп тапшырырга йөкләмә бирелде. Ягъни, рус телендә субтитрлар булырга тиеш.
Нәсүр Юрушбаев фильмның татарча версиясен дә калдырачак, тәртип буенча субтитрлысын да булдырачак.
Сүз уңаеннан, хәзер татар телендә субтитр булуы мәҗбүрияте юк. Композиторларны рус телендә генә тыңладык, мәсәлән.
«Персонаж шәп!»
Сыйфат конференциясенең иң камил документаль фильмы – Айдар Гайнуллинның «Жили-были три брата» документаль фильмы.
2024 елгы питчингта гаилә кыйммәтләренә багышланган номинация буенча гариза биргәндә, Айдарның әлегә идеясе генә бар, геройлары юк иде. «Ул авылдагы һәм шәһәрдәге татар гаиләсен чагыштырмакчы. Шуннан ни? Ни гаҗәп – әле гаиләләр табылмаган, дөресрәге, алар бөтенләй дә эзләнмәгән булса кирәк. Акча бирелсә, егет аларны эзли башлаячак. Ярты миллион каян килеп кая китмәгән, диярсең, экспертлар проектка акчаны бирде: эзли башлагандыр», – дип язган идем былтыр.
Айдар 3 геройны чагыштырып фильм ясаган. Геройларның берсе үзе. Фильм әйбәт, әмма аның әйбәтлеге нигездә беренче геройның шәхесенә бәйле.
Әлмәт мультигы
«Су анасы һәм Юха» – 1 миллион сумга төшерелгән 13 минутлык мультик. Балалар катнашында эшләнгән анимацион эшне Розалин Каримов тәкъдим ите. Бу – барлык фильмнар арасында уңай бәя алган аз санлы фильмнарның берсе иде. Балалар традицион фольклор геройлары катнашында, әкият персонажларына яңа сыйфатлар биреп, кызыклы сюжет уйлап тапканнар һәм кызыклы гына фильм төшергәннәр. Ике телдә!
Һәрвакыттагыча, Әлмәтләр – Әлмәттә эшләп килүче «Цифрлы иҗат академиясе»! Әлмәтләр булдыра!
...һәм тизерлар
Альберт Шакировның «Откремля!», Марсель Мәхмүтовның «Байдек» һәм Илдар Ягъфәровның «Әлифба» фильмнарын тизер форматында гына карау насыйп булды.
«Байдек»ның тизерына карап, зур өметләр баглыйбыз. 2 миллион сумга тулы метражлы фильм төшерергә риза булып килешүгә кул куйган кешегә һәйкәл куярга да була инде. Минем егетләргә хөрмәт сүзләрем шул һәйкәлнең бер ташы булып саналсын. «Быел төшереп бетерәбез», – дип вәгъдә итте фильмның сценаристы Альберт Шакиров. Эшләрендә уңышлар!
Альберт Шакировның «Откремля!» матди булмаган мәдәни мираска багышланган документаль фильмын тизеры буенча гына аңлап бетереп булмады. Тизерга карап «Орел и решка» телетапшыруын хәтерләтүе – очраклылык кынадыр, әлбәттә.
«Әлифба» документаль фильмының видеокүренешләре итеп нәфис фильм кисәкләре тәкъдим ителде. Анысында «Әлифба» авторларының авыр язмышы гына чалымлана.
Документаль өлеше турында әлегә бернинди фаразлар да юк. Гәрчә Татарстан халыкларының язма мирасы турында фильм көтсәк тә.
Сыйфат конференциясе кысаларында күрсәтелгән фильмнарның биредә барысы да түгел, әлбәттә. Монда нигездә – соңга калганнары гына. Рәдиф Кашаповның «Сасна чабатасы»н, мәсәлән, күрмәгән кеше калмады бугай. Вакыты да җиткән, оештыра белә!
Әлегә шулар... Кемнәрнедер үпкәләткәнмендер, дип уйламыйм, күргәнемне яздым. Җәмәгать, болай барса, Аллаһ сакласын, бөтенләй ябып куймасыннар «субсидия бирү» дигән матур идеяне. Тырышыбрак эшләгез инде, кинематографист булып карыйсыгыз килсә!
Субсидия алу өчен питчингка һәм фильмнар язымышына багышланган язмалар:
Киләсе ел татар киносы нинди булыр: бүрәнәдән Буратино ясаучылар
Кино: Акча – үзебезнеке, бүлүчеләр – кунаклар, төшерүчеләр – үзебезнеке, караучысы кем?
Татарстан кинорежиссерлары питчинг уза: «Сүзегезгә караганда, киногыз кызык булмас кебек»