Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Июль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кадим Нуруллин – Шәймиевкә биргән җаваплары, хатынының сабырлыгы һәм командасы турында

0
  • Кадим Нуруллин белән әңгәмәнең беренче өлешендә аның тормыш принциплары, фәлсәфи уйланулары турында фикер алышкан идек. Әңгәмәнең дәвамын – икенче өлешен тәкъдим итәбез.

«Минтимер Шәриповичның кабул итү бүлмәсеннән зур җиңү белән чыктык»

– Филармониягә килгәч тә, аның абруен үстерергә, программаны үзгәртү, концертлар санын арттыру һ.б. бурычларны ничек тормышка ашыра алдыгыз? Үз-үзегезгә максат куйдыгызмы? Җитәкче итеп куйдылар икән, димәк, син барыбер үз эшеңне күрсәтергә тиешсең.

– Филармония директоры вазифасына 28 яшемдә билгеләделәр. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең кабул итүе онытылмаслык вакыйга булды, дисәм, һич кенә дә ялган булмас. Ул чакта Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов белән бергә барган идек. Президентка хатны да алар исеменнән язган идек, мин анда фамилиямне куймадым.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Нәрсә дип яздыгыз?

– Тормыштан зарланып язмадык. Проблемалар бар, шуларны хәл итү турында сүз кузгаттык. Ник дигәндә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәләләр иде алар.

Яза торгач, кичекмәстән хәл итәргә кирәкле 5 мәсьәлә җыелды. Илһам ага белән Айдар абый кереп киттеләр, мин Президент кабинетының ишек төбендә калдым. Чакырмыйлар да чакырмыйлар... Көткән кешегә озак бит инде. Өметемне дә җуйдым. Шул ук вакытта бераз шүрләтә дә, «нишләп сез анда малай-шалайны куйдыгыз» дип сүгәр дә төсле.

Берзаман кабинетка чакырып алдылар. Кыймыйча гына кердем. Минтимер Шәрипович кебек дипломатны күргәнем юк иде. Аның тәрҗибәсе искиткеч! Шулай итеп өстәлнең бер башына мине, икенче башына үзе утырды. Илһам абый, Айдар абый тальян гармун белән кереп киткән иделәр, Минтимер Шәрипович иң әүвәл: «Безнең җырлаганны ишеттеңме?» – дип сорады. «Юк, ишетелмәде», – дидем. «Аның каравы, без синең сулыш алганыңны ишетеп утырдык», – диде.

Аннан: «Ә сиңа ничә яшь?» – дип сорады. Мин яшемне әйтмәдем. «Сез үзегез дә 25 яшьтә Татарстан АССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булгансыз», – дип ычкындырдым. Ул рәхәтләнеп көлде. «Булдырган кешенең яшьли дә була, булмаса, ул олыгайгач та булмый, Кадим», – диде дә, шулай итеп, әлеге сорау башка калыкмады.

Минтимер Шәрипович белән аралашу ихлас һәм гади иде, әйтерсең лә әтиең белән гапләшәсең. Аның янына тагын 3-4 тапкыр керергә туры килде. Аларның һәрберсе күңелдә. Ә теге 5 сорауның икесен кабул иткәннән соң, 3 хатны кире төртте. «Син миңа 1 еллык эш калдырып чыгасың бит», – диде. Бөтенесе дә финанска бәйле, ниндидер карарлар кабул итәргә кирәк, берсе дә җиңел түгел. Ә мин аңа болай җавап бирдем: «Минтимер Шәрипович, филармония җитәкчелегенең Сездә 70 ел булганы юк икән, бу – 70 елда җыелган сораулар», – дидем. Бу җавап та ошады булса кирәк. Шушы сүзләрдән соң, Минтимер Шәрипович калган 3 хатны да үзенә алды.

Минтимер Шәймиев һәм Илһам Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ахыры нәрсә белән тәмамланды?

– 5 мәсьәлә дә уңай хәл ителде. Моның зур эш булганлыгын хәзер генә аңлыйм. Хезмәттәшләрең теләктәшлек белдермәсә дә алга китеш булмаган булыр иде. Аннан җитәкчегә гозереңне алып менеп дөрес аңлатсаң... Әле бер тапкырдан аңлатып бетерә алмыйсың, кайбер сорауларны еллар буе хәл итәргә кирәк.

Кире борылудан ничек туктап калдыгыз, дигән сорауга кайтам. Тормышның җиңел түгеллеген аңладым. Әгәр бүген филармония берникадәр дәрәҗәдә үз урынын тапкан икән, (бу – мактану түгел), бу – минем хезмәттәшләремнең эше һәм Минтимер Шәриповичтан башлап, җитәкчеләребез эше. Ә мин аны Илһам абый, Айдар абый белән бергәләп, Татарстанның беренче Президентына кадәр күтәреп алып кердем генә. Әгәр алар булмаса, Минтимер Шәрипович мине – 28 яшьлек малайны кабул иткән булыр идеме? Юк. Мин аны ул вакытта аңлап эшләдем.

Шәхесләр булу – уңышка ирешүнең бер шарты. Шулай ук шәхесләр белән эшли белүче «кара» эшче дә кирәк. Үзеңне түгел, әйләнә-тирә мохитеңне яратырга һәм аны үстерергә кирәк. Син шуның белән бергә үсәчәксең. Үзең генә бервакытта да үсә алмыйсың. Үскән очракта бәяңне әйләнә-тирәдәге кешеләр белеп торачак.

Айдар Фәйзрахманов филармония сәхнәсендә

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Айдар Фәйзрахманов белән ярты сүздән аңлашабыз»

– Илһам абый белән Айдар абыйның ышанычын ничек яулап ала алдыгыз?

– Болар – ике зур шәхес. Илһам абый турында әйтеп тә торасы юк. Айдар абый Фәйзрахманов – филармониянең сәнгать җитәкчесе, һәрвакытта минем теләктәш булды. Минем өчен ул олы туганым кебек. Без аның белән бөтен мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә алдык. Ярты сүздән аңлашабыз. Сәнгать җитәкчесе белән директорның дустанә һәм аңлашып эшләве – уңышка туры юл. Күренгән яки күренмәгән фронтлар була. Бер-береңә ышанмаулар, бер-берсен юк итү, хөсетлек, аңламау... Шулай итеп, коллектив (ә бездә 300 кеше эшли) безнең тату булмаганлыкны белсә, өч йөзе өч йөз якка таралып, сүз йөртер, оешманың начар халәттә булуын коралланмаган күз белән дә күреп булыр иде.

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле филармониядә чыгыш ясый.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Халкы нинди – артистлары шундый»

– Татарстанда музыкаль мәдәниятнең хәзерге торышын ничек бәялисез, һәм бу процесста филармониянең роле нинди?

– Бүген без музыкаль өлкәдә нәрсә белән дә булса мактана яки аны сүгә алабыз икән, анда, һичшиксез, филармониянең дә өлеше бар. Илһам абый, Әлфия апалар, аларга кадәр Усман Әлмиевләр тамашачыны тәрбияләгән. Тамашачыны түгел, ә аудиторияне күз алдында тотып әйтүем. Әгәр бүген җырчылар элекке буын җырчыларын белми һәм аларны санга сукмый икән, бу – аларның белемсезлеге күрсәткече.

Бәхеткә, хәзерге артистлар элекке буын артистларын белә, аларны хөрмәт итә. Илһам абый, Әлфия апаны җирләгән вакытта артистлар ничек берләште. Халкы нинди – артистлары да шундый. Һәрхәлдә бер-беребезгә битараф түгелбез, без – ярдәмчел халык.

1993 елга кадәр республикада 4 коллектив бар иде: эстрада, симфоник оркестр, лекторий бүлеге һәм дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Һәм алар барысы да филармониядә эшли иде. 2025 елда исә республикада 30лап коллектив бар. Халык саны 3,8 миллионнан 4 миллионга җитте. 200 меңгә генә артты. Ә коллективлар саны 5-6 мәртәбә күбәйде. Менә бу – база. Һәрберсенә эш бар. Иманым камил: бу коллективларның берсе дә таркалмаячак, әле яңалары да барлыкка килер.

Республикада 15 театр бар, дип әйтәбез. Театрларга караганда музыкаль коллективлар 2 мәртәбә күбрәк икән әле. Һәм бу – туктый торган процесс түгел. Менә бу – филармониянең базасы инде.

«Филармония – Татарстанның йөзек кашындагы кечкенә генә бер бриллианты»

...Ике елдан филармония 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Элек концерт сезоны октябрьдән апрель аена хәтле дәвам итсә, хәзер ул августта башланып июнь аена кадәр бара. Соңгы елларда 21-30 августта 10 көн концертлар бирәбез. 90 еллыкны да зурлап бәйрәм итәргә исәпләп торабыз.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Филармония Габдулла Тукай исемен йөртә. Тукай – безнең маягыбыз. Шуңа күрә исемебез, җисемебез безнең алда бик зур бурычлар куя. Нинди генә чорда да филармония сынатмады һәм, минемчә, сынатмаячак та. Чөнки безнең база бик нык. Без белгән күренекле композиторлар, җырчылар, инструменталь музыкага кагылышлы иҗат әһелләре – барысы да филармониядә эшләгән. Биредә безнең «мәдәни код». Бию, җыр сәнгате, инструменталь юнәлеш булсынмы – барысы да филармония эшчәнлегендә чагылыш таба. Һәм, әйткәнемчә, барысын да күрсәтеп бетерергә безгә җирлек җитми.

Без бүген – Россия филармонияләре арасында иң яхшы күрсәткечкә ирешүчеләрнең берсе. Гәрчә 2004 елдан бирле дәүләттән зур ярдәм алганыбыз юк. Әгәр хөкүмәтебез яңа заллы итә икән, иманым камил, филармонияләр арасында иң көчле база Татарстанныкы булачак. Мәскәү белән Санкт-Петербугны да артта калдырырбыз, дигән уем бар, чөнки безнең команда – эшли торган команда. Кайбер филармонияләрдә концерт мәсьәләсен атналар, айлар буе хәл итә алмыйлар. Бездә концерт мәсьәләсе минуты-сәгате белән хәл ителә. Шуңа күрә 2025-2026 елда буш көннәребез юк инде. Кайсы көнне кем чыгыш ясаганын беләбез, план төзелгән.

Шөкер, филармония исеменә бер генә шикаять тә килгәне юк. Гәрчә залыбызда Россиядән килгән тамашачы, туристлар, башка милләт вәкилләре бик күп. Җәен концертларда күбесенчә туристлар утыра. Алар безгә шулкадәр матур язмалар язып китә. Чәкчәк кенә түгел, филармония дә – Татарстанныкы бит. Әлбәттә, ул – Татарстанның йөзек кашындагы кечкенә генә бер бриллианты.

«Тамашачыны яратып кабул итәбез, алар да бу бинаны яратып кайтып китсеннәр, дип тырышабыз»

– Хәтеремдә, моннан берничә ел элек филармониягә реконструкция ясау, бинасын үзгәртеп кору турында сүз кузгатылган иде. Бу сүздә генә калдымы, ничек булып бетте?

– Аның бөтен планнары әзер иде. 2015 елдан филармония бинасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелде. Аны үзгәртеп корырга ярамый.

Без бу бинаны бик яратабыз, бинаны төзүчеләргә рәхмәтлебез. Аның җаны бар, ул һәр кешене мөлаем каршы ала. Кем генә килсә дә, филармония бинасын яратып китә.

Аннан соң, безнең бинага яраткан артистларын күрергә киләләр. Димәк, алар моннан яхшы хис-кичерешләр белән китәргә тиеш. Шуңа ишек төбендәге кызларга да мин: «Кешеләр ял итәргә килә, аларның авыр эш көне узган, эшләрендә, өйләрендә проблемалары бардыр. Кеше төрле кәефтә булырга мөмкин, ләкин йөзегездән елмаю китмәсен. Итагатьле, матур сөйләшегез. Алар – безнең кадерле тамашачыбыз», – дип аңлатам. Аларның һәрберсе зур дәрәҗәләргә лаек. Шулай эшләгән вакытта гына халык безне яратачак, сукмагыбызга чирәм үсмәячәк.

Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова һәйкәлләре кайда булачак?

– 22 ел эшләү дәверендә филармониягә кемнәр генә, кайсы артистлар гына килеп концерт куймаган. Күңелегезгә кереп калган аерым шәхесләр бармы?

– Ел саен үткәрелә торган Илһам Шакировка багышланган концертны аерып әйтер идем. Артист – танылган кеше. Аның туган көне сәхнәләрдә узарга тиеш, чөнки аның урыны – шунда, ул үзенең яраткан тамашачысы белән туган көнен билгеләп үтәргә тиеш дип уйлыйм. Илһам абыйны ел саен искә алабыз.

Илһам Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сүз уңаеннан, «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы скверга Илһам абый Шакиров исеме бирелде. Аллаһ теләсә, шунда Илһам абыйның һәйкәле булачак.

Тел, татар милләте турында сөйләшсәк, Илһам абый бит ул – радио, телевидение, газета барып җитмәгән җирләрдә дә, халкыбызны берләштереп, күмәкләштереп йөргән кеше. Минемчә, безнең әле Илһам абыйга бурычыбызны биреп бетерәсебез бар. Һәйкәле дә, башка чаралар да булсын, дип тырышабыз.

Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлфия апа Авзалованың һәйкәле филармониянең икенче ягында урнашачак. Аның буенча да конкурс игълан ителде. Насыйп булса, әлеге проектлар тормышка ашырылыр, дип уйлыйм. Илһам абый да, Әлфия апа да – дәүләтебезгә күп көч керткән шәхесләр. Аларны милләт үзе сайлап алган, һәм алар милләткә тугры хезмәт иткән. Мин Илһам абыйны Тукай, Сәйдәш белән бер рәткә куям. Бу – хакыйкать. Бик күп язучылар, шагыйрьләр моны безгә кадәр үк язып калдырган.

Илһам абыйның бөтен тормышы Тукай белән бәйле. 1946 елның 26 февралендә филармониягә Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Ул Тукай филармониясенә килеп керә, беренчеләрдән булып Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен ала. Ул туган Ворошилов районын Тукай районына әйләндерәләр. Һәм аның фатиры Тукай скверындагы Габдулла Тукай һәйкәле артында урнашкан иде, ул гомере буе шунда яшәде. Илһам абый – шигырьнең, сүз мәкамен белә торган кеше. Ул укымышлы, гыйлемле иде. Аның 10 нчы сыйныфтагы математика (татарча!) дәфтәре кулыбызга килеп керде. Ир кешенең андый матур язуын үз гомеремдә күргәнем юк иде. Дәфтәрдә «5»леләр генә. Ул математик булган, аннан бик яхшы математик чыккан булыр иде.

Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган концерт

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илһам абый байлык артыннан чапмады, аңа мал кирәкмәде. Ул бөтен булган мал-мөлкәтен кешеләргә бирү яклы иде. Ярдәмчел булды. Бу яктан да ул Тукайга охшаган булгандыр. Икесе дә кешегә, кешелеккә хезмәт итте. Минемчә, һәр кеше әнә шул принциплар белән яшәргә тиеш.

Яшәү ул күзеңне ачкан – туган, күзеңне йомган – үлгән вакыт кына түгел. Яшәү бик озак дәвам итә. Әгәр дә буыннар иҗатыңа, эшләгән эшеңә кайтып-кайтып мөрәҗәгать итә икән, моннан да зур бәхет була аламы? Әлбәттә, була алмый. Маякларыбыздан үрнәк алырга, үзебезне мөмкин кадәр тыйнак тотарга тиешбез.

«Көн саен бишәр чакрымга кадәр йөзәм, унар чакрым җәяү йөрим»

– Әңгәмәбезне тәмамлап, шуны сорыйсым килә. Эштән тыш хоббиларыгыз, мавыгуларыгыз бармы? Шәхси тормыш белән эшне тигезлектә тота аласызмы?

– Аллаһка шөкер, гаиләмә рәхмәт. Алар эшемне аңлый. Хатыным бер искә алып сөйләгән иде: аны яңа туган бала белән бала тудыру йортыннан алып чыкканмын һәм өйгә алып кайтканмын. «Мине өйгә дә кертеп тормадың, яшь бала белән ишегалдында машинадан төшереп калдырдың. Чаба-чаба эшкә киттең», – диде. Мин бу мизгелне хәтерләмим. Шулкадәр эш белән мавыккан чагым булган, күрәсең. Төрле момент була. Әмма хатын-кыз өчен бала табу – зур вакыйга! Ул бит синең балаңны тапкан…

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әгәр гаиләдә гармония булмаса, гаилә сине аңламаса, эшкә шатланып килеп һәм шатланып кайтып китмәсәң... яшәүнең кызыгы нидә булырга мөмкин?! Мин спортзалга йөрергә яратам. Стресстан арыну өчен иң яхшы алым – спортзал. Аннан чыккан вакытта усаллыкны, арыганлыкны онытып чыгасың. Көчең белән бөтен негативны чыгарып түгәсең.

Йөзәргә яратам. Диңгезгә барган вакытта көненә бишәр чакрымга кадәр йөзәм. 4-5 көннән күбрәк ял итә алмыйм, аннан соң кыбырсый башлыйм. Гаиләм дә бу хакта белә. Көн саен 10 чакрым ара узарга кирәк, бик күп йөрим.

– Шул планканы үтәргә тырышасызмы?

– Аны беренче көннән үк үтәп булмый. Беренче көннәрдә 2-3 чакрымнан башлыйсың. Диңгез тыныч булса, күбрәк араны да йөзеп була. Шуннан соң 5 чакрымга кадәр җиткерәм.

«Эшемә шатланып киләм, шатланып кайтып китәм»

– Аннан соң, атна саен ялларда әни янына кайтырга тырышам. Көне буе без аның белән нәрсә дә булса эшлибез, туктап тормыйбыз, гел хәрәкәттә. Энекәшләр, сеңелкәшләр, абыйлар кайта... Шулай итеп, без бик тату, бердәм яшибез.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Авыр эштән генә арып була, рәхәтлектән арып булмый. Һәр җиңгән көнең, һәр уңышың ул сине тагын яшәргә этәрә, зуррак үрләргә өнди һәм алга таба барасың. Әйткәнемчә, филармониядә бик булган егет-кызлар эшли. Айдар абый Фәйзрахманов отпускның нәрсә икәнен белми, ул көн-төн монда. 10лап эш сөючән кеше бар: алар алны-ялны белми. Менә шундый кешеләр булган вакытта мин аларны кадерләп-саклап кына тотар идем. Шуңа күрә шундый кешеләр тапкач, шөкер. Эшемә шатланып киләм, шатланып кайтып китәм. Эшемнән, хезмәттәшләремнән бик канәгатьмен.

  • Нуруллин Кадим Назыйр улы – 1975 елның 2 июлендә Татарстанның Буа районы Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның мактаулы төзүчесе. Хезмәт юлын Буа районында кино күрсәтүче булып башлый. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына администратор булып эшкә килә. Соңрак баш администратор вазыйфасына күчерелә. Үзен талантлы оештыручы буларак күрсәтә һәм, озак та үтми, аны директор урынбасары итеп билгелиләр. 2003 елның 3 декабрендә Кадим Назыйр улы Нуруллин Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә директор итеп билгеләнә.
  • Кадим Назыйр улы Нуруллин Татар филармониясен дөньякүләм аренага чыгару өчен күп көч куя. Бу максаттан күпсанлы Россия һәм Халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр оештырыла. Казанның 1000 еллыгына һәм легендар җырчы Илһам Шакировның 70 яшьлегенә багышлап уздырылган татар җырын башкаручыларның халыкара конкурсы (2005 ел), II Халыкара «Җанлы татар музыкасы» фестивале (2005 ел), Натан Рахлин исемендәге музыка фестивале (2006-2007), халык уен коралларында уйнаучыларның «Халык көйләре» бөтенроссия конкурс-фестивале (2006 елдан алып), Россия һәм дөньякүләм билгеле сәхнә «йолдызларын» берләштергән «Филармониада» (2008 елдан) «Джазлы Казан», «Джаз кроссовер Фест-Казан» (2014 елдан) фестивальләре шундыйлардан. Җентекләп уйланган репертуар сәясәте, Россиянең һәм чит илләрнең атаклы дирижерлары, солистлары, профессионал башкаручылар белән хезмәттәшлек итү – болар барысы да залга тамашачыны җәлеп итү өчен эшләнә һәм үзен аклый.
  • Татар дәүләт филармониясе 2007 елда Россия концерт оешмалары берлеге әгъзасы булып теркәлә. 2018 елда Россия Федерациясе Президентының рәхмәтенә лаек була. Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен, Кадим Нуруллин Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия була, күпсанлы мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.







Врач-офтальмолог Элина Санторо: как выбрать идеальные солнцезащитные очки

Невские весы: автомобильные весы серии ВСА-Р теперь официально в реестре российской промышленности!

Подводный праздник в Dhawa Ihuru: погружение за скидками

Ученый с мировым именем никогда не прерывал связи с родным Арцахом. К 120-летию рождения академика Андроника Иосифьяна


ICE is 'supercharging detention' with 'flagrantly unlawful' policy: lawyers

American firms in China report record-low new investment plans for 2025, and doubts about their profitability

At Last We Know Why Shemar Turner Fell To The 2nd Round

Jerome Powell is gaining some key backing on Capitol Hill from GOP senators


Под Орлом в вылетевшей с дороги иномарке погиб пассажир

Муром ...

В Екатеринбурге вынесли приговор криминальному авторитету Овчине

Объявлена стоимость проезда по новой дороге от Москвы до Екатеринбурга


As the Nintendo eShop fails to protect from 'eslop', indie devs reflect on how it affects their work and why Steam is just better: 'Their algorithm will more or less naturally bury AI slop'

В Pokémon TCG Pocket обновится система торговли карточками

The origin of 'AI Appreciation Day' isn't what you think: It was started by an Elon Musk admirer who camped outside of SpaceX Starbase for a year hoping to talk to the billionaire about AI regulation

В демоверсию Silver Palace можно будет поиграть 3 августа в Китае



Ярошенко: "Русские люди больше не обязаны платить за чужое предательство"

Сергей Собянин рассказал о проекте «Сделано в Москве» и его значении для предпринимателей

Суд признал долг Елены Блиновской перед Сбером по кредиту в 13 млн рублей на ресторан в Красноярске

Сергей Собянин сообщил о планах расширения сети летних лагерей для подростков


«Путь к вершинам»: вдохновляющий проект для детей и подростков с ограниченными возможностями здоровья в Приэльбрусье

«Путь к вершинам»: вдохновляющий проект для детей и подростков с ограниченными возможностями здоровья в Приэльбрусье

Токио собирался купить "никому не нужный металлом": СМИ Китая напомнили о величайшем унижении японской дипломатии от России

Тренер Гладилин заявил, что "Спартак" столкнется с проблемами в матче с "Динамо"


Москвичка добилась через суд компенсации за увольнение из-за ИИ

24-летнюю беременную выдворили с рейса Корфу-Манчестер, несмотря на предупреждение об аллергии на тунца

В Петербурге байкер сбил велосипедиста в день его рождения и попал на видео

"Динамо" и "Балтика" назвали составы на первый матч нового сезона РПЛ


Александрова покинула турнир в Гамбурге, не дойдя до полуфинала.

Вероника Кудерметова: Уимблдон — особенный турнир

Мирре Андреевой сообщили хорошие новости после Уимблдона-2025

Вероника Кудерметова: безумно рада выиграть Уимблдон. Для всех это особенный турнир


24-летнюю беременную выдворили с рейса Корфу-Манчестер, несмотря на предупреждение об аллергии на тунца

Сбежавший кенгуру Сидней не только научился плавать, но и обучает этому сородичей в зоопарке

«Спартак» порадует болельщиков домашней победой, «Шанхай Шэньхуа» не проиграет «Бэйцзин Гоань». Экспресс дня 19 июля: прогноз и ставка

Представлена программа Международного форума «Острова устойчивого развития: климатический аспект» на Сахалине


Музыкальные новости

Конкурс юных певцов Елены Образцовой объявил победителей

Лазарев и Басков устроили народный кастинг в «Ну-ка, все вместе!»

С одного из похитителей Авраама Руссо взыскали 500 тысяч вместо 5,7 миллиона

«Путь к вершинам»: вдохновляющий проект для детей и подростков с ограниченными возможностями здоровья в Приэльбрусье


Сергей Собянин сообщил о планах расширения сети летних лагерей для подростков

Суд признал долг Елены Блиновской перед Сбером по кредиту в 13 млн рублей на ресторан в Красноярске

Mash: Москвичка, которую уволили с работы из-за ИИ, выиграла в суде 1,5 миллиона

Сергей Собянин рассказал о проекте «Сделано в Москве» и его значении для предпринимателей


Ефремов тайно простился с режиссером Миттой

ТПП РФ: Конференция «Экономический потенциал Индии: развитие отношений и перспективы для российского бизнеса»

ГК «Паритет» и ГК «Экоплант» вместе создадут зеленое будущее

Сергей Собянин сообщил о планах расширения сети летних лагерей для подростков


Легендарные авто XX века стали участниками ретроралли «СТОЛИЦА.RODIS Классик Тур»

В Москве наказали водителей, которые подрались на фоне Кремля

В Москве массовое ДТП затруднило движение на внутренней стороне ТТК

Объявлена стоимость проезда по новой дороге от Москвы до Екатеринбурга


Мединский отметил, что Путин лучше многих историков разбирается в прошлом.

Полетели! Бересту дали Героя. Объявлен заморный период. Противогаз в массы. А вы не ищите...

Губернатор Авдеев рассказал о поджоге Киева в XII веке.

Маршрут от Ноябрьска до Москвы на автомобиле станет короче


Ситуация в медицине в России: преодоление новых вызовов хуже, чем во время COVID-19.



Сахар в жару скачет даже у здоровых: как климат влияет на инсулин и глюкозу рассказала доктор Филатова

Источник 360.ru: в московской клинике пациентов снимали скрытой камерой

Всё меняется после 45: как мягко пережить климакс без гормонов — рассказывает врач Филатова

Первую в СКФО роботизированную операцию по замене сустава провели в Пятигорске


Все получат по заслугам. Россия заявила о праве бить по странам, которые помогают Киеву. Свежая сводка с фронтов СВО от военкоров

Раскрыта роль Зеленского в убийстве полковника СБУ Воронича в Киеве

В Киеве пожаловались, что Европа не хочет отдать им российские активы


Российский фехтовальщик на шпагах стал чемпионом Универсиады.

В Ульяновске пройдет фестиваль пляжного волейбола «Комус Fest 2025»

Сергей Собянин сообщил о планах расширения сети летних лагерей для подростков

Московское «Динамо» потеряло очки в первом матче сезона с новичком РПЛ


Лукашенко поручил милиции разобраться «на всю катушку» с кражами в хозяйствах

Лукашенко настоятельно призвал жестко остановить воровство в аграрной сфере.

Лукашенко утвердил указ о повышенном обеспечении вооруженных сил в условиях военного времени.

Лукашенко жестко поставил задачу по уборке урожая со словами «умри, но сделай»


Собянин: Еще два БЛПА уничтожены силами ПВО Минобороны на подлете к Москве

Собянин сообщил о втором сбитом на подлете к Москве беспилотнике

Сергей Собянин рассказал о проекте «Сделано в Москве» и его значении для предпринимателей

Сергей Собянин сообщил о планах расширения сети летних лагерей для подростков


Экоточки Москвы начали принимать на переработку электроприборы

В парке Кузьминки в Москве обнаружили официально исчезнувший вид рыбы

Компании Москвы разрабатывают уникальное оборудование для очистки воды

В экоточках Москвы теперь можно сдать на переработку электроприборы


Олимпийский чемпион Алексей Ягудин открыл первую инклюзивную площадку в Туле

Мишустин запретил лямки и адаптеры для детей в машинах — только автокресла

24-летнюю беременную выдворили с рейса Корфу-Манчестер, несмотря на предупреждение об аллергии на тунца

Сбежавший кенгуру Сидней не только научился плавать, но и обучает этому сородичей в зоопарке


Алтайский край оказался в числе регионов-аутсайдеров по доступности вторичного жилья

Органами прокуратуры в сфере надзора за исполнением законодательства при реализации национальных проектов в первом полугодии 2025 года выявлено более тысячи нарушений

Защищённый планшет Saotron RT-W11J на базе ОС Windows10

Архангельская область - не самое перспективное место для трудоустройства


Коктебель частично останется без электричества: в Симферополе, Евпатории, Керчи, Джанкое, Феодосии и Севастополе отключат свет 18 июля

Традиции народов Марокко и Мавритании в пересказе российского путешественника

Прогноз погоды в Крыму на 17 июля

Новый археологический парк создан в Севастополе


В Петербурге байкер сбил велосипедиста в день его рождения и попал на видео

Цивилев провел переговоры с представителями двух китайских компаний о поставках нефти.

Сбежавший кенгуру Сидней не только научился плавать, но и обучает этому сородичей в зоопарке

«Самая красивая страна» открылась в Новой Третьяковке














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *