Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Июль
2025

«60 яшенә кадәр «Әпипә» биеде»: Легендар биюче Фердинант Гыймадиевны соңгы юлга озаттылар

0

Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинант Минһаҗ улы Гыймадиевны «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. «Эпоха китә» дигән ялкынлы сүзләр әйтелмичә, тыйнак кына китте. Гәрчә татар биюенең легендасы булса да, аны алыштырырдай биючеләр әлегәчә башка булмаса да һәм ул үзе үзенең алыштыргысыз биюче булуын белеп яшәсә дә.

Әгәр кемдә дә булса: «Фердинант Гыймадиев кем ул?» – дигән сорау туса, хәтер төпкелегездә актарынып, бабай белән кыз биегән легендар «Әпипә»не исегезгә төшерегез. Фердинант Гыймадиев белән Рузалия Мостафина башкарган «Әпипә» иде ул.

Фердинанд ага соңгы ун елын авырып, өеннән чыкмыйча, хатыны һәм оныгы тәрбиясендә яшәгән икән. Табибларны гаҗәпләндерер һәм сокландырыр дәрәҗәдә озак һәм матур яшәгән. Монысы инде аның хатыны Надия апаның тырышлыгы. Озату мәрасименә килгән кешеләрнең үзләренә, шул исәптән Надия ханымга да сүз бирик әле.

«И бабай бәгърем, сиңа җәннәт, миңа кайсыбер чакта бик җәннәт түгел шул»

Фердинант абыйның тормыш иптәше Надия Гыймадиева:

«Без 50 ел бергә яшәдек. Ул 10 ел дөньяга чыкмады инде, баштарак өйдә әле безнең ярдәм белән бераз йөри ала иде. Соңгы вакытта кашык белән «детское питание» ашатып тордык. Паркинсон авыруының соңгы бишенче стадиясендә 3 ел яшәде. Бу авыру белән интегүчеләрнең 90 проценты соңгы стадиягә җитми, ди. Табиплар тәрбия әйбәт булганга гына тора, диделәр инде. Бөтенебезне таныды, барысын да белде, соңгы елларга кадәр ансамбль хәлләрен белешеп, үзенең биюләрен искә төшереп ятты. Соңгы көннәрендә дә аңында булды. Беркайчан да: «Мин авырыйм» дип әйтмәде, теле барында: «Мин җәннәттә яшим», ди иде. «И бабай бәгърем, сиңа җәннәт, миңа кайсыбер чакта бик җәннәт түгел шул», – дип эчемнән уйлап куя идем, авыр чаклар булды инде. Без аны бер дә үзен генә калдырмадык, оныгым Мәрьям белән чиратлап янында була идек».

Надия Гыймадиева хезмәт юлын артист буларак башлаган, күренекле җырчылар Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимовалар белән Мәскәүдә укып кайткан. Алар белән бергә эшли дә башлаган. Яшь артистлар Гыймадиевлар гаиләсендә беренче бала тугач, ул гастрольләрне ташлый һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ноталар китапханәсендә эшкә урнаша. «Балалар артыннан йөрдем инде, малай мәктәпкә киткәч, 80 нче мәктәпкә эшкә килдем, ул 131 нче мәктәпкә күчкәч, кызны җитәкләп, 1 нче татар гимназиясенә киттем – мәктәп китапханәләрендә эшләдем. Аллага шөкер, балаларым тәрбияле булып үстеләр, динне дә беләләр», – дип шөкер итә Надия апа.

Фердинант абыйның балалары да күпләргә таныштыр. Илшат Гыймадиев мөгаллимлек эшендә, күпләр аны интернет-форумнарның актив катнашучысы буларак та хәтерли. Гөлшат FM-радиоларда ди-джей буларак, «Сәләт» лагерендә оештыручы буларак билгеле, хәзер гаиләсе белән Арчада яши.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов та, ансамбельнең балет репетиторы, данлыклы биюче Рузалия Мостафина (Фердинанд Гыймадиевның «Әпипә» партнеры), кызы Ләйсән Хәмитова да, ансамбль ветераны Фәрит Мирзануров та, ансамбль солисты Фәнил Фәйзуллин да биредә. Башкалар бик күренми шул – артистлар ялда.

«Бөтен биючеләрнең кумиры булды»

Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле ветераны Фәрит Мирзануров: «Ул бик талантлы биючеләрнең берсе иде, бөтен биючеләрнең кумиры булды. Ходай саулык-сәламәтлекне бөтен кешегә тигез бирми бит, аңа әзрәк бирде. Без аны бик хөрмәт итә идек, без генә түгел, бөтен татар халкы хөрмәт итте. Аны белмәгән кеше юк иде. «Әпипә»се белән Мәскәүләрне шаулатты бит ул. Без дуслар гына түгел, туганнар кебек идек инде. Без бер бригадада эшләдек, трактор чаналарында бергә авылларга йөрдек. Ул бик акыллы һәм бик сабыр кеше иде. Режиссер буларак минем юбилей концертын да әзерләде».

Татарстанның атказанган артисты Фәнил Фәйзуллин: «Фердинанд абый минем коллега гына түгел, әнием ягыннан якын туганыбыз да. Мин 2008 елда ансамбльгә эшкә килгәндә ул әле репетитор булып эшли иде. Туган булгач, мине якын итте, аралашып эшләдек. Үзем биюче булмасам да, ансамбль тарихында нәселебез җепселен дәвам итүче дип әйтимме...»

«60 яшенә кадәр «Әпипә» биеде»

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов: «Фердинанд Гыймадиев бөтен гомерен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биргән шәхес. 1964 елдан башлап 2009 елга кадәр ансамбльдә эшләде. Башта – артист булып, соңрак педагог-репетитор, балетмейстер булып эшләде. Ләйсән белән безнең тормышыбызда да роле зур булды. Башта Рузалия Мостафина белән үзләре дуэт биеделәр, аннары безгә «Башмагым» биюен куйдылар. Шуннан соң без Ләйсән белән бергә булдык инде. Мин Фердинанд аганы гомер буе «Мингазыч» дип йөрттем, ул миңа әти кебек иде. Миңа таләпчән булды, аңлата белде. Педагогларның төрлесе була, аңлата белүчеләре сирәк. «Әпипә» биюен 40 яшеннән алып 60 яшенә кадәр биеде. Әлегә кадәр аның кебек биегән артист юк. 40 яшендә аның кебек бабай булып бию өчен үзеңә бик таләпчән булырга кирәк.

Мин аның хатыны Надия апага бик рәхмәтле. Ул – үз гомерен Мингазычның иҗатына биргән кеше, матур яшәделәр.

Ансамбльдә хәзер ул үстергән артистлар. Кызганыч, бүген коллектив килә алмады, артистлар ялда. Алар ялда булмаса, мәчет ишегалды халык тулы булыр иде. Ярый әле, Казанда вакытым туры килде, бүген аны озата алам. Шәхесләр китә... Кеше тормышы - бер мизгел».

«Шулай җиренә җиткереп биегән кешеләр татарда тагын булганмы икән һәм бармы икән?!»

Искәндәр Гыйләҗев та биредә икән. Бәй, алар Фердинанд ага белән кодалар булганнар икән бит.

Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев: «Бу Татарстан һәм татар сәнгате өчен зур югалту. Ул легендар кеше булган, бүген генә тагын бер кат биюләрен махсус карап утырдым. Хәрәкәтләре зәвыклы, җиңел. Шулай җиренә җиткереп биегән кешеләр татарда тагын булганмы икән һәм бармы икән?!

Ул Татарстанның халык артисты исемен биючеләрдән беренче булып алган. Танылган кеше! Аны бөтен кеше белә иде. Чын татар зыялысы! Гаиләсе матур. Улы Илшат бик тәрбияле, белемле, итагатьле егет».

Ниһаять, читтә генә басып торган Ләйсән янына килдем. Ул бит Фердинанд ага белән соңгы биегән биючебез.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле репетиторы, танылган биюче Ләйсән Хәмитова: «Фердинант абый бик яхшы кеше иде - кеше буларак та, биюче буларак та, укытучы буларак та. Рузалия Мостафина кызы дип миңа аерым төрле карашы юк иде, кызганып тормыйча эшләтә иде. Мин аның белән актык тапкыр «Әпипә» биюен биедем – шуның белән горурланам. Әнием дә аның белән биеде, хәзер кызыма да өйрәтәм. Хәзер аның кебек биючеләр юк, берсен дә аның кебек биергә өйрәтә алмыйм, кем белән генә эшләп карамадым, яшьләр аның кадәр булдыра алмый. «Әпипә»не аның кебек бию өчен актер да булырга кирәк, яшьләрдә техника бар, актерлык осталыгы җитми. Фердинанд абый аңлап бии иде, образ тудыра иде.

Фердинанд ага үз дәрәҗәсендәге биючеләр юклыгын белә идеме?

Ул үзенә дә, башкаларга да юмор белән карый торган кеше иде. «Барыбер минем кебек берсе дә биеми», – дип әйтә иде. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белде. Чөнки ул чыннан да иң яхшы артист иде. Ә бит ул «самородок», беркайда укымаган. Авырый башлаганчы ансамбль эшен күзәтеп торды, килә иде. Кирәк булганда нык итеп сүгә дә иде, башкалардан яклый да иде. Чын мәгънәсендә - остаз!»

Менә, кәфенләп, мәрхүмнең җәсәден мәчет ишегалдына чыгарып куйдылар. «Йөзен ачарга кирәкме?» – дип белештеләр. «Матур булып хәтердә калсын, ачмагыз», – диде җыелган кешеләр.

«Без яраттык сине. Бөтен ансамбль исеменнән рәхмәт әйтәм. Татар хореографиясен югары дәрәҗәгә күтәрүең өчен рәхмәт! Син әйткәннәрне истә тотып бүген дә эшебезне алып барабыз», – диде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Мәрхүмнең хатыны Наҗия ханымга да озак еллар авырган ирен карап-тәрбияләп торган өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Татар хатыннары шундый булганга Мингазыч 80 яшенә кадәр яшәде», диде.

«Безнең гаилә: «Татар сәнгатенең легендасы китте», – дип күкрәк киереп әйтә ала. Әтием күп илләр гизгән кеше булгач, абыем белән без башкалар кимәгән киемне кия алдык. Әтием 18 ел дәвамында авырганда әниебез аның янында булды. Татар сәнгатендә алар кебек гаилә бармак белән санарлык, бәлки юктыр да дип уйлыйм. Әти гомере буе кадер-хөрмәттә яшәде», - диде кызы Гөлшат килүчеләргә рәхмәт әйткәндә.

Фердинант Гыймадиев Казанның Мөселман зиратына җирләделәр.








«ЛокоТех» проводит комплексную оценку знаний специалистов службы качества

UNOde50 представил коллекцию осень-зима 2025/26 (FW-2025/26): украшения как путь к себе

Ускоряя эволюцию автомобильного интеллекта: Группа Geely и StepFun представляют совместную экспозицию на Всемирной конференции по искусственному интеллекту 2025 года

Только смелым покоряются моря


'Not ready for prime time': Trump, Republicans slam GOP leader's stock trade ban bill

Nvidia’s Jensen Huang hauled before China’s cyber cops to explain ‘backdoor safety risks’ in H20 chips

All the news from Nintendo’s July 2025 Direct showcase

AI and robots can help the world grow more food—even if they’re still not quite as good as a human farmer


Календарь мошенника: как фишеры используют праздники для кражи данных

Во Владивостоке досрочно обновили Русский мост

Новая эра гибридных атак разблокирована

Стали известны подробности убийства детского тренера под Екатеринбургом


«Деньги не пахнут»: Как Blox World наживается на доверии игроков Roblox

If you'd like to see Meta's AI gunk purged from WhatsApp, a new antitrust investigation in Italy might just do the trick

Color Maze Adventure 2.0.0

Разработчики The Seven Deadly Sins: Origin ответили на частые вопросы игроков



Забайкальский филиал "ЛокоТех-Сервис" показал уверенный рост в первом полугодии

Сооружения сервисного участка «Свердловск-Пассажирский» стали арт-объектом

«ЛокоТех» проводит комплексную оценку знаний специалистов службы качества

BMW: важна каждая деталь


Спартак» Обыграл «Ростов» 2:0: Победа в Кубке России на «Ростов-Арене

В Корпоративном университете «ЛокоТех» за первое полугодие 2025 года обучено более 2500 человек и создано 8 новых программ

АКСИОМА ВЫСШЕЙ АКАДЕМИИ ПРАВЛЕНИЯ МИРОМ: ВСЁ УПОРЯДЧЕННОЕ УПОРЯДОЧЕНО. КЕМ? ПРОГРАММНЫЕ ИНТЕЛЛЕКТЫ МОГУТ ПОМОЧЬ! Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества!

Из пожара в многоэтажке на юго-востоке Москвы спасли глухонемых детей


Двух уроженцев Ингушетии объявили в розыск по делу о теракте в «Крокусе»

Адвокат Ольшанский рассказал, что делать, если вам в наследство достался кредит

В Москве пройдет выставка "ЦветыЭкспо-2025"

Депутат назвал минимальную выплату неработающим пенсионерам в 2025 году


Калинская вышла в третий раунд турнира в Монреале

Андреева проиграла первый матч после Уимблдона. Мирра падала и плакала, ей вызывали врача

Рублев и Хачанов не смогли пройти первый круг парного разряда теннисного турнира в Торонто

Пегула уступила 386-й ракетке мира в третьем раунде турнира в Монреале


Московские авиарейсы задержались из-за грозы в Шереметьево и ночной непогоды во Владивостоке

Романцев объяснил, почему Россия стала бедна на талантливых футболистов: «А ведь были времена!»

В Москве пройдет выставка "ЦветыЭкспо-2025"

Двух уроженцев Ингушетии объявили в розыск по делу о теракте в «Крокусе»


Музыкальные новости

Сергей Дворцов предложил Лепсу спеть "Я уеду жить в Суздаль" ради патриотизма

Порфтолио AI. Портфолио AI Певца.

Игорь Бутман: российские артисты извлекли все возможное из урока Запада

Гамлет, Депп и «Кадиллак»: Найк Борзов создал гимн-мантру о Москве


Забайкальский филиал "ЛокоТех-Сервис" показал уверенный рост в первом полугодии

Москва лидирует по числу миллионеров: 28 тысяч получают свыше 1 млн рублей

В Корпоративном университете «ЛокоТех» за первое полугодие 2025 года обучено более 2500 человек и создано 8 новых программ

Сооружения сервисного участка «Свердловск-Пассажирский» стали арт-объектом


Фанаты устроили давку на концерте Дженнифер Лопес в Египте

Сооружения сервисного участка «Свердловск-Пассажирский» стали арт-объектом

«КП»: Дибров «разбит» из-за измены, а его супруга решила подзаработать

У сервисных локомотивных депо «Амурское» и «Новый Ургал» Дальневосточного филиала появился собственный пассажирский транспорт


Женщина-пешеход погибла при столкновении двух машин в Ясенево

На Крымском мосту скопилось более двух тысяч машин

BMW: важна каждая деталь

На Крымском мосту восстановили движение автотранспорта


Путин поручил оптимизировать строительство высокоскоростной магистрали Москва — Петербург

Трамп встречает Иванку, Не Москва, 1987

В Севастополе кинотеатр "Россия" превратят в филиал Национального центра по поручению Путина

​Баку поставил на место пропагандистов Путина: россиянам припомнили Кенигсберг


Руководитель РФПИ охарактеризовал переписку фон дер Ляйен с Pfizer как позорный инцидент

NYT сообщает, что ЕК не сохранила переписку фон дер Ляйен с руководством Pfizer

Исследование показывает зависимость между темпами развития COVID-19 и уровнем смертности



Врач-косметолог Зухра Балакеримова: какие косметологические процедуры стоит сделать именно летом

«Промомед» создает лекарство для профилактики и терапии ВИЧ

Объявлена процедура получения налогового вычета за медицинские услуги

Врачи Москвы спасли женщину, случайно проглотившую зубную щётку


«Хромая утка» Зеленский с ужасом ждет «майдана вдов» и бунта военных – нардеп Рады

Огромный забор и бомбоубежища: что известно о резиденции Зеленского под Киевом

Президент Польши Навроцкий потребовал от Зеленского изменить историческую политику Киева

Число погибших из-за удара России по Киеву возросло до 31 – власти


Викторины и квесты пройдут на столичной ВДНХ в честь 86-летия выставки

Точно в цель – топ-3 гольф-клубов в окружении «Москва-Сити»

Сотрудники Минпросвещения и «Артека», педагоги, наставники и тренеры отмечены высокими наградами

Уайлд считает, что Россия должна принимать возвращающихся спортсменов


Лукашенко прокомментировал ситуацию с БПЛА в Минске

Путин и Лукашенко соберутся на неформальные переговоры

Путин и Лукашенко беседуют в окружении белорусского шпица

Лукашенко: никому не удастся поставить Минск и Москву на колени


Собянин: 220 тыс. семей переезжают в новые дома по программе реновации Москвы

Собянин: 220 тыс. москвичей получили жилье или готовятся к переезду по реновации

Собянин: 23 ученика столичных 5–7-х классов стали победителями «Большой перемены»

Собянин поздравил победителей конкурса «Большая перемена»


Казахстан положил глаз на Волгу: Россия когда-то отказала, но Астана нашла обходной путь

Московский зоопарк ищет неродственную "невесту" для манула Тимоши

Климатологи прогнозируют изменение климата в Москве в сторону субтропиков

Конец истории: тополиный пух может навсегда исчезнуть из Москвы


В Благовещенске и Хэйхэ проходит международный заплыв «Дружба»

Депутат назвал минимальную выплату неработающим пенсионерам в 2025 году

В Москве пройдет выставка "ЦветыЭкспо-2025"

Двух уроженцев Ингушетии объявили в розыск по делу о теракте в «Крокусе»


В администрации Нарьян-Мара обнаружены следы коррупции

Заболевание клещевым энцефалитом в Подмосковье: 10,5 тыс. случаев укусов

Архангельская область. СМИ зовут прокуроров в дорогу

Еще немного. Мэр Собянин запустил проходку тоннеля от «Липовой рощи»


Правительство РФ планирует приватизировать известные ликеро-водочные заводы

Как выбрать надежного застройщика: советы покупателям

Цены на новостройки в июле 2025 года: Севастополь лидирует, Симферополь чуть отстаёт

Крыму и еще 27 регионам списали долги по бюджетным кредитам на 58 млрд


В Благовещенске и Хэйхэ проходит международный заплыв «Дружба»

Гафт без маски: его откровение о ненависти к ней потрясло всех

У флагмана энергетики Росатома плохи дела, компания выпрашивает субсидии у государства – ЦНС

Глава холдинга «Афанасий» пропал на Камчатке в день мощного землетрясения














СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *