Яңартылган «Ана теле» сайты: яңа тышлык, иске эчлек
Татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» онлайн ресурсы кабат эшли башлады. Ул санкцияләр аркасында 2023 елда ябылган иде. Сайтны яңадан ачу өчен, Татарстанның Финанслар министрлыгы 123 млн сум акча бүлеп биргән. «Ана теле»н «Яндекс» серверларына күчергәннәр, моның белән «Прогресс» компаниясе шөгыльләнгән. Моннан ниләр килеп чыкканы – «Миллиард.Татар» сайты язмасында.
Нәрсә ул «Ана теле»?
«Ана теле» – ул татар телен өйрәнү өчен ресурс. Проектны бюджет хисабына, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2014 елда эшләтеп җибәрделәр. Аны эшләүгә Education First (EF) халыкара тел мәктәбен җәлеп иттеләр. Ә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белгечләре методик ярдәм күрсәтте.
«Ана теле» татар телен өйрәнү өчен төп онлайн платформага әверелде. Әмма 2023 елда ул эшләүдән туктады, чөнки EF Education Россиядән китте, ә «Ана теле» ресурсы аның платформасында эшли иде.
Тел активистлары чаң суга башлады, тик Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында, «Ана теле»н Россия платформасына күчерәләр, өстәвенә, элекке платформа искергән иде, дип тынычландырдылар. Ә Татарстанның Финанслар министрлыгы моның өчен 123 млн сум бүлеп биргән. Һәм менә 2 ел узуга, «Ана теле» кабат эшли башлады.
«Ана теле» ниндигә әйләнгән
«Миллиард.Татар» «Ана теле» сайтының үзгәрешләрдән соң нинди рәвешкә кергәнен ачыклаган.
Теркәлгәннән соң, платформа тел белү дәрәҗәсен ачыклау өчен тест узарга тәкъдим итә. «Миллиард.Татар» хәбәрчесе 8 нче дәрәҗәгә эләккән. Барлыгы 9 дәрәҗә бар: беренчесе – иң гадие, ә тугызынчысы – иң катлаулысы.
Сайт хәбәрчесе иске платформада курс узган булган инде. һәм яңартылган сайтта биремнәр уза башлагач, курс эчтәлегенең бөтенләй диярлек үзгәрмәгән булуы ачыкланды. Шул ук дәрәҗәләр, видеодәресләр, грамматика һәм лексикага шундый ук тестлар һәм биремнәр.
Әлбәттә, «Ана теле»н ясаучылар үз вакытында бик зур эш эшләде: мәсәлән, видеороликларда профессиональ артистлар катнаша, ресурста меңләгән бирем тупланган, темалар эшләнгән. Әмма сораулар барыбер бар. Беренче видеода ук героиня орхидея чәчәген «күке яше теле» дип тә атауларын әйтә. Әмма видеодан соң эшләнәсе тестта «бу чәчәкнең ике атамасы да кайда күрсәтелгән» дигән сорауга җавап бирергә кирәк һәм, орхидеяне сайлагач, җавап дөрес булмый. Хәбәрче бөтен дәрәҗәдәге дәресләрне дә карап чыккан һәм, «Ана теле»ндә генә шөгыльләнгән очракта, «Сәлам! Хәлләр ничек?» дигән беренче дәрәҗәдән әдәби татар телен белүне таләп итә торган тугызынчы дәрәҗәгә күчеп булмый, дигән хис барлыкка килә.
Өстәвенә, 10 ел дәвамында бик күп тел курслары, укыту технологияләре барлыкка килде, нишләп әле аларга таянмаска, ди. Бу вакыт эчендә кулланучыларның аңы да үзгәрде, алар барысын да тизрәк эшләргә тели, ә «Ана теле» әлеге курста баш күтәрми укырга әзер студент өчен исәпләнгән.
Яңартылган интерфейс хәзер шушындый рәвештә.
Фото: © «Ана теле» сайтыннан скриншот
8 нче дәрәҗәдә «Үсемлекләр дөньясында» дигән темада сток сайтыннан алынган начар сыйфатлы фото.
Фото: © «Ана теле» сайтыннан скриншот
Ә менә «Үзара мөнәсәбәтләр һәм хисләр» темасында тышлыкка сурәтне ясалма фәһем ясаган.
Фото: © «Ана теле» сайтыннан скриншот
Болар барысы бергә шактый сәер күренә, бигрәк тә эшләрнең бәясен исәпкә алганда.
«Ана теле»н кемнәр яңарткан
«Миллиард.Татар» «Ана теле» проекты өчен җавап бирүче Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына аңлатма сорап мөрәҗәгать итте.
«Татарстан Фәннәр академиясе һәм республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, илдәге IT- белгечләр белән федераль закон таләпләрен үтәп, проектны Россия платформаларына нәтиҗәле күчерү турында консультация уздырды.
Хәзерге вакытта «Ана теле» онлайн-мәктәбе эше «Яндекс» серверларында яңартылды. Заманча таләпләрне исәпкә алып, контент яхшыртылды, интерфейс яңартылды, системаның мобиль версиясе эшләнде, ЕСИА аркылы теркәлү һәм эшләү мөмкинлеге өстәлде. Әлеге эшне «Прогресс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарды, алар белән узган елның августында килешү төзелгән иде», – дип хәбәр иттеләр Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә.
«Прогресс» – Санкт-Петербургта теркәлгән компания. Бу Denis’ School – юридик зат – инглиз теле укыту белән шөгыльләнә торган иң зур ресурсларның берсе.
Кулланучылар һәм белгечләр фикере
Бушлай онлайн курс – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бик зур ярдәм. Җәмәгатьчелек реакциясенә караганда, күпләр «Ана теле»нең яңадан эшли башлавын көткән.
«Яхшы яңалыклардан: татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» сайты «кайтты», беренче кулланучылардан бәяләмә бар инде. Мәсәлән, UX/UI-дизанйга һәм кайбер биремнәрнең мантыйкый төзелешенә сораулар бар, әмма тулаем алганда, платформадагы дәресләр ошый. Ә без татар теле өйрәнүчеләрнең күптән көтелгән камбэк уңаеннан шатлыгын уртаклашабыз», – дип язганнар «Россия телләре өчен» Телеграм-каналында.
«Телеграм»ны татар теленә тәрҗемә иткән инженер Илгиз Җиһангиров сүзләренчә, «Ана теле» ярдәмендә татар телен нульдән башлап өйрәнү авыр булачак.
«Интерфейсы матур, төсләре күзгә бәрелеп тормый, фоны караңгы – нәкъ мин яратканча. Әмма навигация аңлаешсыз. Ничек шөгыльләнергә икәне бөтенләй аңлашылмый. Duolinguo кебек платформаларда башта бераз статья-лекция, ә соңыннан белемне ныгытып куя торган бирем була. Мин монда лекцияләр, ниндидер техник «лингвистик» аңлатмалар тапмадым. Мин татар гимназиясендә укыдым, шуңа чагыштыра алам. Моннан тыш, мин үзлектән инглиз һәм эсперанто телләрен өйрәндем. Тамырларны белү һәм алар нигезендә суффикслар, приставкалар, кушымчалар ярдәмендә төрле сүз төркемнәрен ничек төзергә икәнен аңлау телне системалы һәм тиз үзләштерергә булыша. Болар барысы да конструктор кебек эшли. Күрәсең, дәресне алып баручы һәм бу сервисны әсбап буларак кулланучы ниндидер тышкы куратор кирәктер.
Әйе, мин, бәлки, күпне таләп итәмдер, әмма сервисның максаты һәм аңа ничек ирешергә тәкъдим итүе билгеләнмәгән», – ди ул.
Илгиз Җиһангиров фикеренчә, «Ана теле» татар теле һәм татар дөньясы буенча ниндидер алдынгы брошюраны яки инде татар телен белүче, әмма телнең техник ягына тирәнтен кермичә генә белемнәрен бераз яңартып алырга теләүче кешеләр өчен сервисны хәтерләтә.
«Рәсемнәр һәм аудиолар белән генә эш итеп була торган урыннарда реаль съемкалар белән бик мәшәкатьләнгәннәр. Күнегүләр алдыннан әйтелә торган мисаллар видеосы турында сүз бара. Ә менә аңлаешлы инфографика юк», – дип саный ул.
Безгә мондый «Ана теле» кирәкме?
«Ана теле» – татар телен өйрәнү буенча иң зур, өстәвенә бушлай онлайн сервис. Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә миллионлаган татар яши. Алар өчен татар теленә өйрәтә, татар телен ишеттерә торган платформа – татар телен нульдән өйрәнү яки аны онытмас өчен бик яхшы мөмкинлек. Шуңа күрә «Ана теле» һичшиксез кирәк, һәм аңа дәүләтнең ярдәм итүе дә яхшы.
Әмма, киләчәктә, курсның эчтәлеге үзгәрер дип өметләнәбез. Юкса, 123 миллион сумга мәгълүматларны күчереп кую – мәгънәсез булып калачак.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Гөләндәм Фәтхуллина