«Әниләре шокта, сөйләшә алмый»: Янгында ике бала үлгән
Ростов өлкәсендә күп балалы гаиләгә зур кайгы килгән. 26 июльдә аларның шәхси йортында янгын чыккан. 37 яшьлек хатын 4 яшьлек кызын уттан алып чыгарга өлгергән. Аның 18 һәм 6 яшьлек апалары һәлак булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Ростов өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын янкормада башланган. Аннан ул йорт бүлмәләренә күчкән.
Ул төнне өйдә әниләре белән 3 кыз булган. Ире эштә, ә уллары дустына киткән. Фаҗига төнендә хатын яктылыктан уянып киткән, бөтен җирне ут камап алган булган. Ул балаларны уятырга өлгергән, үзе тәрәзәне ватып, кечкенә кызы белән урамга чыккан.
Якынча мәгълүматлар буенча, әни кеше кызларына тәрәзә аша чыгарга кушкан. Ләкин кызлар каушап калган һәм ишеккә чапкан. Ләкин чыгу урынындагы янкормада дөрләгән ут аша чыга алмаганнар. Аларны шунда тапканнар да…
Әниләре хәзер психологик яктан авыр хәлдә, сөйләшми, үз-үзенә бикләнгән, диелә.
Янгыннан соң гаилә күрше бистәгә дәү әниләре янына күченгән. Әлегә анда яшәячәкләр.
Прокуратура тикшерү уздыра, диелә хәбәрдә.