Идел буенда хәзрәтләр форумыннан кыска репортаж: «Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар»
Кыскасы…
Бу юлы мин Югары Ослан районының Ташевка авылы янында Идел буенда хәзрәтләр форумында булып кайттым. Совет вакытларыннан калган, агачлар арасында яшеренгән иске лагерьга Татарстанның төрле якларыннан 30дан артык хәзрәт җыелды.
«Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар»
Әлеге чара чәршәмбе башланып, якшәмбегә кадәр дәвам итә. Мин пәнҗешәмбе барып, бер кич хәзрәтләр белән булдым.
Биредә бик рәхәт. Алар Идел буе янында калкулыкта урнашкан палаткаларда яши. Матурлык. Аста пароходлар, көймәләр йөзә. Агач ботагында ябалак утыра. «Төлке дә килеп китте», – диделәр миңа.
Бергә ашарга пешерәләр, дәрес тыңлыйлар, уйныйлар, намаз укыйлар. Кичен мунча керәләр, елгада йөзәләр. Төннәрен чәй артында сөйләшеп утыралар.
Кыскасы, яши белә хәзрәтләр. Миңа ошады. «Хәзрәт булуның үз эстетикасы бар икән аның», – дип уйлап куйдым.
Гомумән, хәзрәтләр өчен «тренинг» булды ул. Бик мөһим темаларга сөйләштеләр. Әлеге чараны Татарстан Диния нәзәрәтенең Дәгъват бүлеге оештырган.
Очрашуда безгә Дәгъват бүлеген хезмәткәре, дагыстанлы МөһәммәдРасүл хәзрәт Гимбатов кеше акылына тәэсир итү системасын аңлатты. Чит илләрдән безгә фильмнар, яңалыклар, поп-культура аша җибәрелеп торган идеалогик вирус концепциясе ничек эшләвен күрсәтте.
Хәзрәтләр «в шоке»
МөһәммәдРасүл хәзрәт интернетта кеше акылы белән эксперимент алып барылуы турында сөйләде. Ул моны 3 ел буе өйрәнеп, күзәтеп барып, әзерләгән. Әлбәттә, хәзрәтләр «в шоке» иде. Мин үзем моның турында белсәм дә, шулай ук «в шоке» калдым. Моның хәтле тирән оештырылган система барлыгын күз алдыма да китерми идем.
Сүз «Овертон тәрәзәсе» турында бара.
-
Овертон тәрәзәсе – җәмәгатьчелек фикере кысаларында нинди дә булса идеянең яки сәяси тәкъдимнең кабул ителү дәрәҗәсен тасвирлый торган концепция. Бу төшенчә Америка тикшеренүчесе Джозеф Овертон тарафыннан тәкъдим ителгән.
Бу модель буенча, теләсә нинди фикер яки идея җәмгыятьтә 6 этап аша уза:
Мөмкин түгел — җәмгыять өчен бөтенләй кабул ителми, тыелган тема дип санала.
Радикаль — кайбер кешеләр тарафыннан күтәрелсә дә, җәмәгатьчелекнең күпчелеге аны экстремаль итеп кабул итә.
Кабул ителерлек — фикер ачыктан-ачык тикшерелә башлый, җәмәгатьчелек игътибар итә.
Акыллы күренә — фикерне яклаучылар арта, ул рациональ рәвештә яклана.
Гадәти — фикер җәмгыять тарафыннан нормаль күренеш итеп кабул ителә.
Сәяси норма — бу идея хәзер сәясәттә кабул ителә, законнарда чагылыш таба.
МөһәммәдРасүл хәзрәт сүзләренчә, күп кенә явыз көчләр, шушы «Овертон тәрәзәсен» кулланып, әхлаксызлык, явызлыкны норма дәрәҗәсенә җиткерү өстендә эшли.
«Социаль челтәрдә эшләү буенча Рөстәм хәзрәт Хайруллин – үрнәк»
Шулай да, хәзрәтләр югалып калмады, аның икенче ягы да барлыгын тиз аңлап алдылар. Ислам динен таратуда, дәгъват юлында шушы коралларны кулланып эшләргә кирәк, дигән фикергә килделәр.
Дәгъват бүлегенең бу чараны оештыруы да аларга шушы мотивацияне бирү булгандыр, күрәсең. Чөнки форум моның белән генә чикләнми. Дәгъват бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов хәзрәтләргә билгеле бер бирем тәкъдим итте. Хәзрәтләр үз-үзен видеога төшерә башларга һәм атнасына бер тапкыр булса да социаль челтәрләрдә туры эфир ясарга тиеш булачак. Шулай ук ул социаль челтәрдә сәхифә алып баруда Рөстәм хәзрәт Хайруллиннан үрнәк алырга кушты ул.
Мин ахырына хәтле торып бетерә алмадым. Аның дәвамы да булырга тиеш иде. Тик китәргә кирәк булды шул...
Нәрсә әйтим…
Гадәттә, мин бер хәзрәтне күрсәм дә, әллә ничек булып китәм шунда. Монда 30дан артык хәзрәт арасында «супер-йолдызлар» арасына эләккән төсле булдым. Бәрәкәт сизелә. Кышка таба тагын бер форум уздырырга телиләр. Барып булса, ансына да барыр идем, иншәаллаһ!