Бер тәүлектә Татарстанда өч коточкыч юл һәлакәте булган - 5 мәет
Бер тәүлектә Татарстан юлларында өч коточкыч авария булган. Өч юл һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән.
Кичә якынча иртәнге 8:00 сәгатьтә Әлмәт – Бөгелмә юлында Лениногорск районында фаҗига була. 11 нче модельле «Лада» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «Opel» автомобиле белән бәрелешкән. «Лада» юл кырына очкан, руль артында 2007 елгы кыз булган. Машинада барысы алты кеше булган, «Opel» машинасында - дүрт. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада»ның 22 һәм 16 яшьлек ике пассажиры урында һәлак булган, тагын дүрт кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Соңрак билгеле булганча, 17 яшьлек пассажир хастаханәдә вафат була.
«Opel» йөртүчесенә һәм пассажирларына медицина ярдәме күрсәтелгән.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе
Шулай ук, 2 августта Бөгелмә районында булган авариядә 38 яшьлек ир-ат һәлак була.
«Opel» йөртүчесе тизлекне арттырган, каршы якка чыккан һәм юл билгесенә килеп бәрелгән. Шуннан соң машина юл читендә каплана һәм яна башлый. Алган җәрәхәтләрдән автомобиль йөртүчесе урында вафат була.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе
Татарстанның Чүпрәле районында мотоцикл катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. «Integra ZX» мотоциклының 29 яшьлек йөртүчесе тизлекне арттырган, каршы як полосага чыккан һәм «Mercedes» йөк автомобиле белән бәрелешкән. Мотоциклчы урында вафат була.
Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе
Юлларда сак булыгыз!