Табиблар, операция вакытында уен уйнап, пациентның үлгәнен белми калган
Американың Колорадо штатында табиблар 56 яшьлек ир-атка операция ясаган вакытта музыкаль бинго уйнаган, һәм аларның игътибарсызлыгы аркасында пациент үлгән. Бу хакта HealthExec хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«Операция вакытында Барт Райтер суламый башлаган. Табиблар пациентның организмындагы үзгәрешләрне сизмәгән, чөнки монитор сүндерелгән булган. Хирург үзе бу хакта белмәвен әйтә», – диелә басмада.
Пациент клиникага катаракта авыруына операция ясату өчен килгән. Операция вакытында хирург музыка кабызган, ул һәрвакыт шулай эшли торган булган. Соңрак анестезиолог белән бергә ул 1970 һәм 1980 еллар композицияләрен табып, музыкаль бинго уйный башлаган.
Табиблар пациентның хәле начарлануын сизмәгән, ир-атның йөрәге туктаган.
Райтерның тол хатыны хирургны судка биргән, ә ул, үз чиратында, мониторны сүндергән хезмәттәшен гаепли.
Табиблар үз гаепләрен танымаган, диелә хәбәрдә.