Күз тию зәхмәтеннән ничек сакланырга?
Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, мөгаллим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә күз тию турында аңлатты.
Күптән түгел иремә әллә нәрсә булды: тиктомалга үзен начар хис итә башлады, йөзе сулды, күз төпләре караңгыланды, йөрәге кага башлады. Табибка язылып барган идек – барысы да тәртип, диде. Картлык галәмәте, дип тә әйтеп булмый – 38 яшь кенә әле аңа... Күрше әби: «Күз тигәнгә охшаган», – дигәч, уйга калдык. Балаларга күз тигәнен ишеткән бар. Олы кешегә дә күз тияргә мөмкин микәнни?
«Күз тию» – ул начар караш нәтиҗәсендә зарар килү. Ни өчен килгән зарарны нәкъ менә күз белән бәйлиләр? Аңлашыла ки, кеше тәнендәге бер орган буларак, күз үзе нәрсәдер хәл итә алмый. Әмма күз карашы аркылы чыннан да зарар килүе бик ихтимал.
Психологлар аңлатканча, башка кеше белән күрешкәндә, без иң элек аның күзләренә карыйбыз, чөнки шул кешенең карашында аның хәзерге күңел халәте чагыла. «Күз ул – күңел көзгесе», – дип әйтүләре дә юкка түгелдер. Шулай итеп, күзләр ниндидер дәрәҗәдә кешенең күңелендәге кичерешләрне, анда барган процессларны ачыклый.
Игелекле карашлы, нур чәчеп торган күзләр бар. Андый күзләр карашыннан ничектер рәхәт булып китә. Әмма күңелдә ачу, көнләшү, мин-минлек, масаю-кәпрәю, тәкәбберлек кебек тискәре хисләр тупланган булса, рухи аралашу вакытында мондый «негатив» башка кешенең биокырына «агулы ук» булып кадалырга мөмкин. Шул кешенең җаны тышкы тискәре йогынтылардан сакланмаган булса, аңа «күз тия».
Мәсьәләнең икенче ягы – сокланып карау нәтиҗәсендә күз тию. Кемдер: «Шулай караучы кеше начар уй белән карамый бит, сокланып карый», – дип әйтергә мөмкин. Әмма мондый очракларда кеше күңелендәге соклану хисе еш кына үз-үзеңнән масаеп канәгать булу, үзеңне олылау, мактану һәм мин-минлек хисләре белән бәйле була.
Мәсәлән, берәү баласына сокланып карап: «Минем бала бит бу, мин бит аның әтисе (әнисе), башка кешенеке мондый ук матур булмас иде», – дип уйлап куйса, күңелдә туган мин-минлекнең тискәре бер хис буларак балага зыян китерүе ихтимал.
Адәм баласы үз мөмкинлекләрен идеаллаштырмыйча «кәпрәймәсә», Аллаһның рәхмәте белән күз тию зарарыннан имин булыр. Ләкин, кызганычка, күп очракларда без Аллаһны түгел, ә үзебезне мактыйбыз һәм олылыйбыз.
Шулай итеп, күз тиюнең төп сәбәбе – Аллаһы Тәгалә яратмаган хисләр нигезендәге тискәре караш. Галимнәр билгеләп үткәнчә, кешегә күз тисә, ул асылда авыруга әйләнә, әмма үзен ни өчен начар хис иткәнен аңлата алмый. Мондый кеше табибларга мөрәҗәгать итсә, барлык тикшеренүләр һәм анализлар ниндидер чир барлыгын, гадәттә, күрсәтми. Кемдер мондый хәлне мистика белән бәйләр, ләкин ислам динендә күз тию турында ачыктан-ачык мәгълүмат булганга, без бу хәлне хаклык, дөрес нәрсә дип кабул итәбез.
Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә «Күз тию ул – хакыйкать» дип әйтеп калдыруы да моңа дәлил булып тора (мондый эчтәлекле хәдис Бохари, Мөслим, Әбү Давыд һәм Ибен Мәҗҗә җыентыкларында китерелә).
Икенче хәдистә исә болай диелә: «Күз тию кешене – кабергә, ә дөяне казанга озатырга мөмкин» (ягъни аларның үлеменә китерә ала).
Дөрестән дә, тискәре, Аллаһ разый булмаган караш нәтиҗәсендә кешегә генә түгел, малга да зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә безнең өчен «Күз тиюдән ничек сакланып була?» дигән мәсьәлә һәрвакытта да актуаль булып тора.
Күз тию зарарыннан ничек имин булырга?
Үзебезне һәм балаларыбызны күз тиюдән саклауның төп юлы – Аллаһтан ярдәм сорау. Төрле чыганаклардан билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм кешеләрнең һәм җеннәрнең начар карашыннан төрле догалар ярдәмендә сакланган. Ә инде «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләре иңгәч, ул аларны укып Аллаһ ярдәменә сыенган (әйтик, «Фәләкъ» сүрәсенең 5 нче аятендә Аллаһы Тәгалә тәгаенләп көнләшүченең зарарыннан Аллаһка сыенырга куша).
Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең тормышыннан мәгълүм булганча, кичләрен йокларга ятар алдыннан, ул «Ихлас», «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен учларына укып, шулар белән бөтен гәүдәсен ышкып чыккан һәм, болай эшләү күз тию зарарыннан ярдәм итә, дип әйтеп калдырган.
- Көн саен иртә-кич «Аятел-Көрси»не, «Фатиха», «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укыган кеше күз тиюдән һәм төрле бәла-казалардан имин булыр (мәгълүмат хәдистә китерелә).
- Кем үз өендә «Фатиха» сүрәсен һәм «Аятел-Көрси»не укыса, шул көнне күз тию аның үзенә дә, йортына да кагылмас (мәгълүмат шулай ук хәдистә китерелә).
- Кемгәдер яки нәрсәгәдер сокланып караганда «Сүбехәәнәллаһ, мәә шәә Аллаһ!» дип әйтергә кирәк. Әнәс радыйәллаһү гәнһүдән тапшырылган хәдистә болай диелә: «Әгәр кемдер нәрсәгә дә булса сокланса, нәрсәнедер ошатып гаҗәпләнсә, «Мәә шәә Аллаһ! Ләә куввәтә илләә билләәһ!» («Моның болай булуын Аллаһ теләде! Юк бернинди көч-куәт Аллаһтан башка!») дип әйтсен. Шул вакытта аның соклануы һәм гаҗәпләнүе зарар китермәс.
Габдулла ибне Габбас исемле сахәбә (Аллаһ аннан разый булсын) тапшырды ки, пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең оныклары Хәсән белән Хөсәенне яклауны сорап шундый дога кылган:
أُعوذ بِكَلِماتِ اللَّهِ التَّامَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطانٍ وَهامَّةِ وَمِنْ كُلّ عَيْنٍ لاَمَّةٍ،
«Әгузү бикәлимәәтил-Ләәһит-тәәммәти миң күлли шайтаанин үә һәәммәти үә миң күлли гәйнин ләәммәһ».
Тәрҗемәсе: «Һәрбер шайтаннан, агулы бөҗәктән һәм начар караштан Аллаһның камил сүзләренә сыенам». Сәгыйд ибне Хәким (Аллаһ аннан разый булсын) әйтүенчә, пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шундый нәсыйхәт биргән: «Һәр иртә һәм кич өчәр тапкыр اللَّهُمَّ بارِكْ فِيهِ (Аллаһүммә бәәрик фииһи – Йә Аллаһ, моны бәрәкәтле кыл) дип әйтүче кешегә бернинди дә зарар ирешмәс».
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.