«Бердәмлек» газетасы чаң суга: почта начар эшли, иганәчеләр юк, тираж кими. Нишләргә?
2025 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре күңелсез уйларга чумдырып, газетабызның киләчәге булырмы, дигән сорау тудырды.
Зур авырлыклар белән чыгып килүче басмабызның тиражы болай да күп түгел иде, ә хәзер ул 1600 данәдән 1200гә төште. Шул ук вакытта, башка газеталарның мөхәррирләре белән аралашканда, шунысы аңлашыла ки, бу – барлык басма массакүләм мәгълүмат чаралары өчен гомуми тенденция булып тора. Ләкин 30-40 меңлек тиражлы газеталар өчен әбүнәчеләр санының 10-15 процентка кимүе ул кадәр куркыныч булмаса, аз тиражлы «Бердәмлек» өчен бер укучысын югалту да үлемгә тиң.
Тираж кимүенең сәбәбен татар телендәге мәгълүматларга карата кызыксыну юклыгына, интернет челтәренең үсешенә бәйләп булыр иде, әмма ул гадирәк һәм глобальрәк. Әлеге сәбәп «Россия почтасы»ның эшенә, ә дөресрәк итеп әйтсәк, бу оешманың гамьсезлегенә һәм килешү буенча үз вазыйфаларын үтәмәүгә барып тоташа. Менә инде берничә ел бу монополист теләсә нәрсә белән шөгыльләнә, ә турыдан-туры эше – корреспонденцияне тарату турында бөтенләй үк онытып җибәрде бугай. Почта бүлекләрендә җаның ни тели – шуны сатып алырга була, пенсия тарату вакыты килеп җитте исә, мескен почтальоннарга кул арбасы тоттырып, пенсионерларга искергән кәнфит, печенье сатарга мәҗбүр итәләр. Теләсә нәрсә эшлиләр, тик кешеләргә почтаны вакытында илтеп бирмиләр.
Газетабыз редакциясенә көн саен ачулары чыккан укучыларыбыз шалтыратып, «Бердәмлек»не бөтенләй китермәүләренә яисә берничә көнгә соңарып китерүләренә зарланалар. Ә без газетаны типографиягә җомга көнне тапшырабыз, һәм аны, «Россия почтасы» оешмасы белән төзегән килешү буенча, халыкка шимбә көнне таратырга тиешләр. Моның өчен без почтага газетага язылу бәясенең яртыдан күбрәк өлешен түлибез. Ләкин почта үз вазыйфаларының тиешлечә үтәлмәвенә мең сәбәп таба – яисә машиналары ватылган, яисә почта бүлекләре ябылган, яисә почтальоннары эштән киткән...
Әмма бу – редакция проблемалары түгел ич! Акча җитмәүгә, транспорт белән тәэмин ителмәүгә карамастан, без, тырышып-тырмашып, газетаны чыгарабыз. Бу – «Россия почтасы»ның проблемасы һәм болай да аз булган керемен югалтучы, көчкә очын-очка ялгаучы редакция коллективыбызның бәласе.
Күптән түгел Челно-Вершины районы бүлегендә бер бәйләм газеталарны югалтканнар иде. Почта тарату хезмәтенә ачулы хатлар язганнан соң гына (шалтырату файдасыз, телефоннарын сүндереп куйганнар), 2 атна үткәч, газеталар, ниһаять, табылды һәм укучыларыбызга җиткерелде.
Шулай ук күптән түгел Кошки районының Орловка авылында яныма бер аксакал килеп, ни өчен элек «Бердәмлек»не дүшәмбе көнне алулары, ә хәзер аны чәршәмбе яисә пәнҗешәмбе көннәрендә генә китерүләре турында кызыксынды. Камышлы районының Рус Байтуганы авылында да газетаны чәршәмбе генә китерә башлаганнар. Һәм мондый мисаллар бихисап.
Нәтиҗәдә, кешеләр «Бердәмлек»кә язылудан баш тарталар, ә димәк, без аны бастыру, үстерү һәм редакцияне тоту өчен кирәкле акчаны югалтабыз.
Еш кына безгә «өлкә хакимиятенә мөрәҗәгать итеп, күбрәк акча сорагыз» дигән киңәш бирәләр. Региональ хөкүмәт болай да булыша: җитәрлек булмаса да, сизелерлек күләмдә акча, Халыклар дуслыгы йортында уңайлы кабинетлар бүлеп бирелә, элемтә чаралары, интернет белән дә бушлай кулланабыз. Мәсьәлә башка нәрсәдә: татарлар үзләре милли газеталарын хупларга, аны өйләренә яздырып алырга әзерләрме һәм укучыларыбызга басманы вакытында җиткерсеннәр өчен ни эшләргә?
Ә инде иганәчеләр турында сүз кузгатсак, аларның «Бердәмлек»кә ярдәм итәр өчен чиратка басканнары юк һәм, күрәсең, басарга җыенмыйлар да. Күп еллар буена безгә һаман да шул бер үк кешеләр булыша, үзләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әмма һәрвакыт аларга мөрәҗәгать итәргә яхшысынмыйбыз, билгеле.
Газета яшәсен өчен, аның тиражы 5-6 мең экземпляр булырга тиеш. Ә бүгенгә ул 1200 данә генә тәшкил итә. 100 меңгә якын татар яшәгән Самара өлкәсе өчен бу, әлбәттә, бик аз!
Басма массакүләм мәгълүмат чараларының вакыты чыгуына ышанасы килми. Редакциягә килгән хатлар һәм шалтыратулардан күренгәнчә, газетаны укыйлар һәм яраталар. Интернет, ватсап, телеграм бүген бар, ә иртәгә булмаска да мөмкин. Телевидение дә инде күптән аналогтан цифралыга күчте. Әлеге ресурслар өзелгән очракта, бердәнбер мәгълүмат чаралары булып газета-журналлар калачак. Әлбәттә, аңа кадәр алар ябылып өлгермәсәләр.
Тираж кимүе сәбәпле, газета редакциясе бик авыр хәлдә калды. Булган акчаларыбызга «Бердәмлек»не октябрь башына кадәр генә бастыра алачакбыз. Бүгенге көндә каршыбызга кискен мәсьәлә килеп басты – бу елны ничек тәмамларга һәм киләсе елга газетага язылу игълан итәргәме? Шуңа күрә, әгәр дә татар газетабызны саклап калырга телибез икән, әйдәгез, шушы мәсьәләләр турында бергәләп уйлашыйк. Нинди фикерләрегез бар?
Чыганак: «Бердәмлек», Данияр Сәйфиев