Татарстан Рәисенең Төрекмәнстанга сәфәре: татарча каршылау һәм күптәнге дус белән очрашу
Миңнехановны Төрекмәнстанда татар телендә сәламләделәр
4 августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Төркмәнбашы халыкара аэропортында каршы алдылар. Милли киемнәр кигән балалар республика делегациясен татарча: «Рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар!», - дип, тәм-томнар белән каршы ала һәм Миңнехановка ак розалар бәйләме бүләк итәләр.
Татарстан Рәисенең Төрекмәнстанга сәфәренең максаты – Берләшкән милләтләр оешмасының диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче дәүләтләрнең үсеш мәсьәләләренә багышланган өченче конференциядә катнашу. Ул 5-8 август көннәрендә уза. Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составына керә.
БМОның диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча конференциясе ун елга бер тапкыр уздырыла. Россия Федерациясе әлеге илләрнең әйдәп баручы партнерларының берсе булып тора. БМО карары буенча бу дәүләтләр төркеменә Азия, Африка, Европа һәм Көньяк Америкадан 32 ил керә.
Конференцияне Төрекмәнстанда уздыру карары 2023 елда ук кабул ителгән иде. Мәйданчык итеп Төркмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристлык зонасы сайланган. Конференциянең төп темасы – «Партнерлык аша прогрессны алга җибәрү».
Фото: © t.me/rustamminnikhanov
Татарстанның күптәнге дусты белән очрашу
«Төрекмәнстанга чираттагы сәфәр барышында Татарстанның күптәнге дусты, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәтенең хөрмәтле Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очраштык!»- дип язды Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Татарстан Рәисе төрекмән халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм БМО Генераль секретаре Антонио Гутерришның дәрәҗәле кунаклар – форумда катнашучыларны сәламләү өчен очрашуда да катнашты.
«Татарстан - Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән алдынгы регионнарының берсе, аның да диңгезгә турыдан-туры чыгу юлы юк. Шуңа да карамастан, илебез ярдәме белән соңгы дистә елларда без халыкара мөнәсәбәтләр һәм икътисадны үстерүдә зур уңышларга ирешә алдык. Без дөньяның күп илләре белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне актив рәвештә киңәйтәбез, уртак проектларны гамәлгә ашырабыз һәм инвестицияләр җәлеп итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашулар барышында.
Татарстан 136 ил белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырды, ә республиканың тышкы сәүдә әйләнеше узган елда 16 млрд доллардан артып китте (алдагы ел белән чагыштырганда 12%ка күбрәк).
Фото: © rais.tatarstan.ru
Диңгезгә чыгу юлы булмаган Татарстан логистиканы ничек үстерә
Миңнеханов Балтыйк һәм Арктика портларын Фарсы култыгы һәм Һинд океаны яр буйларындагы портлар белән тоташтырырга тиешле «Төньяк – Көньяк» транспорт коридорын телгә алды. Икътисади-географик яктан уңышлы урында урнашкан булуы Татарстанга әлеге коридорның төп үзәге булырга мөмкинлек бирә.
«Төньяк – Көньяк» коридорын үстерү өчен су транспортын нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Татарстанның диңгезгә турыдан-туры чыгу юлы юк, ләкин республика территориясендә су, һава, коры җир һәм тимер юл транспортын берләштергән транспорт хабы булу биш диңгез (Каспий, Кара, Азов, Балтыйк һәм Ак) белән Идел елгасы аша элемтәгә керергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Рәисе диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр буенча БМО конференциясенең пленар утырышы ачылышында катнаша. Конференциянең нәтиҗәсе Авазинск гамәлләр программасы булырга тиеш. Бу алдагы ун елга диңгезгә чыгу юлы булмаган үсеп килүче илләр өчен документ.
Рөстәм Миңнеханов йомгаклау декларациясендә изоляцияне җиңеп чыгарга, тотрыклы үсеш тәэмин итәргә һәм бу илләрдә яшәүче миллионлаган кешенең потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк уртак чишелешләр эзләүгә чакыру чагылыш табачагына ышаныч белдерде.
Фото: © rais.tatarstan.ru
Төрекмәнстан һәм Татарстан лидерлары даими очрашып тора
Төрекмәнстан белән Татарстанны тирән рухи-мәдәни багланышлар, күпьеллык сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник мөнәсәбәтләр бәйли. Яклар даими рәвештә бер-берсенә эш сәфәрләре белән килә һәм форум, саммит һәм башка чаралар кысаларында очраша. Мәсәлән, Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Казанга БРИКС саммитына килде.
Миңнеханов, үз чиратында, Төрекмәнстанга быелның февралендә барды һәм дәүләт башлыгы белән очрашты. Татарстан Рәисе аралашу барышында төрекмән халкына хас булган милли традицияләрне һәм үзенчәлекле мәдәниятне саклап калу теләген ассызыклады һәм Төрекмәнстанда кабат килү мөмкинлеге өчен ил Президентына рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта Миңнехановны төрекмән халкының милли лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов кабул итте. Ә быел май аенда ул Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килгән иде. Лидерларны, Миңнеханов телеграм-каналында язганча, чыннан да формаль кысалардан чыккан күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли.
Мәсәлән, шул ук мессенджерда Миңнеханов еш кына үзенең эте - Акдус фотоларын күрсәтә. Төрекмән алабаен аңа 2021 елда нәкъ менә Төрекмәнстанның элеккеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Бу токым иң борынгылардан санала.
«Эт күңеле - бер сөяк. Туган көнең белән, Акдус! Дүрт ел бергә!»- дип язды Миңнеханов быел март аенда татар телендә.
Узган елның кышында Акдус ике юнәлеш буенча Россия чемпионы булды. Ул бу бүләккә чиста канлылыгы һәм матурлыгы, шулай ук аңлаучанлыгы һәм игътибарлылыгы өчен лаек булды. Номинациядә бөтен Россиядән 200гә якын эт катнашты.
Фото: © rais.tatarstan.ru
Төрекмәнстан һәм Татарстанның икътисади хезмәттәшлек өчен зур потенциалы бар
Төрекмәнстан һәм Татарстан төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә: машина төзелеше, нефть-газ өлкәсе, медицина сәнәгате һәм башкалар.
Төрекмәнстан - Урта һәм Үзәк Азиядә «КАМАЗ» маркалы автомобиль техникасын иң эре кулланучыларның берсе. Узган ел мәгълүматлары буенча, илдә автомобильләр паркы 10 мең берәмлектән артык.
Илдә шулай ук күп еллар дәвамында Казан вертолет заводы, Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы, «КЭР-Холдинг» һәм «Эйдос» компанияләре уңышлы эшләп килә.
2024 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше күләме 39 млн доллардан артып киткән.
«Икътисади хезмәттәшлеккә зур динамика бирергә кирәк. Нефть эзләнүләре, газ транспортировкасы, автомобиль, авиа, суднолар төзү, химик продукция белән тәэмин итү кебек юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен шактый потенциал бар», - диде Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумында Төрекмәнстан ягы белән сөйләшүләрдә.
Чыганак: «Татар-информ», Динара Прокопьева