Начар урыннарын кисеп ташлап, бозылган җимешләрдән кайнатма ясарга ярыймы?
Сытылган һәм нык өлгергән җимешләр арзанрак була. Бөтен кеше дә аларны ашарга кыймый. Ә мондый җимешләрдән кайнатмалар ясарга ярыймы? Бу хакта фармацевтика фәннәре кандидаты, фитохимия буенча белгеч Игорь Сокольский сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» сайты.
«Бозыла башлаган җиләк-җимешләрдән джемнар һәм кайнатмалар ясау сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Төп сәбәбе – күгәрек гөмбәсе бүлеп чыгара торган микотоксиннар, агулы матдәләр.
Бу – күгәрек эшләп чыгара торган агулы кушылмалар. Алар югары температураларга чыдам һәм хәтта озаклап кайнатканда да таркалмый. Организмга эләккәч, бу матдәләр агулану (күңел болгану, косу, эч китү), аллергия китереп чыгара, бавырны һәм бөерне зарарлый, иммунитетны какшата һәм озак вакытлы куркынычлар тудыра (кайбер микотоксиннарның канцероген тәэсире бар).
Нигә бозылган өлешен генә кисеп ташларга ярамый?
Күпләр, бозылып чери башлаган өлешен кисеп ташлап, калган җирен ашарга ярый, дип ялгыша. Әмма күгәрек гөмбәсе күренеп торган черек җирләрдән еш кына бик тирән үтеп керә, ә микотоксиннар җимеш тукымалары буйлап тарала. Хәтта җиләк-җимеш тышкы яктан чиста булып тоелса да, аның йомшагында токсиннар булырга мөмкин.
Кайсы җимешләр аеруча куркыныч?
Йомшак җимешләр (персик, абрикос, слива, җиләкләр), шикәр һәм дымы бик күп булган җиләк-җимешләр (виноград, груша), зарарланган яки артык җитешкән җимешләр микотоксиннар барлыкка килүгә бигрәк тә бирешүчән.
Ничек сакланырга?
Күгәргән җимешләр кулланмаска – хәтта кечкенә генә тап та зарарлану билгесе.
Кулланасы җиләк-җимешне җентекләп араларга кирәк. Кайнатма өчен бары тик «свежий», кара таплары һәм әче исе булмаган тыгыз җимешләр генә кулланырга ярый.
Әзер ризыкны дөрес саклау да мөһим. Банкалар стериль булырга, ә әзер ризык салкынча урында торырга тиеш.