Кытайда өлкәннәр өчен имезлекләр популярлашкан
Кытайда өлкәннәр өчен махсус имезлекләр – соскалар популярлашып киткән, хәзер алар тренд товарга әйләнгән. Табиблар исә аларның сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтә. Бу хакта mail.ru яза.
Өлкәннәр имезлекләр ярдәмендә борчылуны киметергә һәм йокыны яхшыртырга тырыша. Скандинавия сәламәтлек үзәге экспертлары, психолог Елена Шидловская һәм стоматолог Екатерина Цыбина, мондый гадәт психикага да, авыз куышлыгы сәламәтлегенә дә зыян китерә, ди.
Имезлек куллану ораль-проприоцептив стимуляцияне башлап җибәрә (авызга һәм казналыкка механик йогынты ясау, ул нерв системасына йогынты ясый), бу – казналык хәрәкәтләре парасимпатик нерв системасын активлаштыра торган процесс (нерв системасының ял итү һәм тернәкләнү өчен җавап бирә торган өлеше).
«Сабыйлар өчен, имү – туклану һәм шул ук вакытта кайгырту тою, шуңа күрә баш мие бу процессны куркынычсызлык белән ассоциацияли. Өлкәннәрдә дә имезлек шул ук тойгылар уята: баш мие «барысы да яхшы» дигән сигнал ала, һәм шомлану кими. Әмма гадәт проблеманы хәл итми һәм, вакыт узу белән, хәлне катлауландырырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бала өчен имү рефлексы – 2 яшькә кадәрге физиологик норма. Бу яшьтә бала бармагын, имезлеген яки әнисенең күкрәген имә ала. Әмма 2 елдан соң бу рефлекс сүнә – бала чәйнәүне, сөйләмне үзләштерә башлый, һәм имү аңа бөтенләй кирәк булмый», – ди психолог Шидловская.
Стоматолог имезлекләрнең авызга да зыянлы булуы турында әйтә. Силикон эмальгә зыян китерергә мөмкин: микро-ярыклар, сизгерлек, дефектлар барлыкка килә ала. Имезлек бактерияләр чыганагы да булып тора. Бу – кариес, ялкынсыну һәм стоматит куркынычын арттыра. Кайбер материаллар аллергия китереп чыгара. Хәтта даими юып торганда да микроблар белән контактны тулысынча булдырмау мөмкин түгел, диелә хәбәрдә.