Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Август
2025

Владимир Путин һәм Дональд Трамп очрашуы 11 августта булырга мөмкин

0

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трамп очрашуы 11 августта узарга мөмкин. Үткәрү урыны буларак Рим карала, дип яза РИА Новости Fox News телеканалына сылтама белән.

«Россия Президенты Владимир Путин белән АКШ президенты арасында саммит киләсе атнада ук узарга мөмкин. Fox News телеканалына сөйләшүләр барышы белән таныш ике чыганак белдергәнчә, саммитны киләсе дүшәмбедә үк үткәрү планлаштырыла, ә Рим мөмкин булган урыннарның берсе буларак карала», – дип китерә басма Америка телеканалы хәбәрен.

Моңа кадәр РФ президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга Россия һәм АКШның Путин белән Трамп очрашуы турында якын көннәрдә килешкәнен әйтте. Хәзерге вакытта әзерлек бара.

Владимир Путин исә пәнҗешәмбе көнне Трамп белән очрашуы өчен яраклы урыннарның берсе итеп Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен атады, дип яза «Татар-информ».















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *