Лилия Муллагалиева: «Вакытында сәхнәгә чыгып калганбыз, хәзерге яшьләргә бик авыр»
Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева блогер Олесяның сорауларына җавап биргән. Аларның әңгәмәсе бик күңелле килеп чыккан, икесе дә көлеп рәхәтләнәләр.
– Лилия апа, сәлам! Хәлләрегез ничек?
– Сәлам! Ал да гөл, Аллаһка шөкер!
– Сез бигрәк «сексуальный». Ничек карап бетерәсез мондый гәүдәне?
– Да?! Рәхмәт, хатын-кызлардан мондый сүз ишеткән юк иде. Бернинди сере юк. Ходай биргән мал-мөлкәт.
– Ничек уйлыйсыз, бүгенге эстрадада популярлыкны озак саклап буламы?
– Акчаң күп булса, саклап була. Барысы да акчага терәлә, чөнки бар нәрсәгә түләргә кирәк. Вакытында сәхнәгә чыгып калганбыз, хәзерге яшьләргә бик авыр. Менә алар акча керткән вакытта популяр булып торалар да, аннары күләгәдә калалар.
– Лилия апа, сез дә гел акча тыгып торасызмы?
– Юк! Шуңа күрә күренмим бит инде.Үземне үзем танытып тик йөрим. Төшеп тә калмыйбыз, атка менеп сикермибез дә, шунда – уртада без.
– Ирегез Илсур абый белән яшь арагыз шактый бугай? Аңа бер дә үз яшен биреп булмый. Быел аның 60 яшьлек юбилее булды.
– Безнең яшь аермасы – 14 ел! Минем тырышлык инде… Аннары ул бит спорт ярата. Шулай да яшь хатынны зрә генә алмады. Маладис!
– Ничек уйлыйсыз: ир белән хатынның аерым йоклавы норммы, стреммы?
– Норм!
– Ә 4 бала ничек барлыкка килде соң?
– Кунакка йөрешеп!
– Хәзер блогерлар, артистлар арасында ашказанын кечерәйтү, майларын кистереп алдыру модада. Сез шулай эшләр идегезме?
– Юк! Беренчедән, мин акчамны кызганам. Мин хәтта битемә укол кадатырга куркам! Нинди операция?! Пычак астына теләмәсәң дә керергә туры килә. Мине Илсур ничек тә ярата.
– Син спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлыйсың?
– Әйе! Йокы һәм секс! Дөрес секс!
– Ничек дөрес була соң ул?
– Ирең белән!