12 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
12 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +12..+17˚ градус.
Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Авыру агач-куакларны кисәргә кирәк. Агачларның юан ботакларының төпләрен агартырга була. Гөмбәчек авыруы белән зарарланган яфракларны җыеп яндырырга кирәк. Күпьеллык чәчәкләрне, бакча җиләген кышлыкка каплап куярга кирәк.