Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бүген Татарстанда коточкыч авариядә ике кеше һәлак булган

0

Бүген 13.30 сәг тирәсендә Тукай районында авариядә 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига М-12 трассасында була. Якынча белешмә буенча, 39 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада» машинасы имин тизлек сайламый һәм үзе белән бер якка таба бара торган «Камаз» йөк машинасына бәрелә.

Җиңел машина пассажиры юлның автомобильләр йөри торган өлешенә очып чыга. «Лада» йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук һәлак була. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.

Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *