Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Герой татарлар: 1944 елда Ленинград камалышын өзүдә катнашучылар

0

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре (хәзерге Санкт-Петербург) камалыштан тулысынча азат ителә. Гитлер гаскәрләре шәһәрдән 100 километрга чигендерелә. Нева елгасында шәһәрне азат итү өчен сугыш 1941 елның 8 сентябрендә үк башлана. Камалышны өзү буенча соңгы операция (Ленинград – Новгород стратегик һөҗүм операциясе) 1944 елның 14 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Ленинград һәм Волхов фронтлары көчләре тарафыннан Балтыйк флоты, Ладога хәрби флотилиясе һәм ерак гаскәри авиация ярдәме белән үткәрелә.

Илебезнең төньяк башкаласын азат иткәндә, 2,5 ел эчендә 45 меңгә якын якташыбыз гомерен биргән. Кызганыч, күбесенең үлгән урыннары билгеле түгел. Блокада елларында хәзерге Ленинград өлкәсе территориясендә 17 422 татар һәлак булган. Шул исәптән 3931е Санкт-Петербург шәһәре зиратларында җирләнгән. Моннан тыш, хәзерге Новгород өлкәсе территориясендә 12 898 хәрби һәлак булган.

Мәгълүматлар әлеге юлларның авторы җитәкчелегендә «Хәрби Дан Клубы» ассоциациясе һәм Марий Эл Республикасының «Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте» активистлары, Казан шәһәренең Яңа Савин районы «Простор» «Яшь эзләнүче мәктәбе» яшь патриотлары, Казан шәһәренең «Киров районы «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге» өстәмә белем бирү учреждениесе һәм «Бөек Ватан сугышы мемориалы» интернет-сайты волонтерлары тарафыннан ачыкланды.

Ленинград өчен барган сугышларда Татарстанда туып үскән 22 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Шул исәптән 8 татар бар.

Баһаветдинов Гыйльми Абләз улы, 1923 елны Лениногорск районы Сарабиккол авылында туа. 1945 елның 19 мартында Польшада һәлак була.

Баһаветдинов Гыйльми Абләз улы

Вазетдинов Гыймазетдин Вазетдин улы, 1907 елны Минзәлә районы Исәнгул авылында туган. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнашкан. 1940 елның 8 мартында Ленинград өлкәсе Выборг районы Кондратьево бистәсендә һәлак була.

Вазетдинов Гыймазетдин Вазетдин улы

Заһидуллин Фәхретдин Гыйльметдин улы, 1911 елны Кукмара районының Байлангар авылында туган. 1998 елның 6 гыйнварында вафат була.

Заһидуллин Фәхретдин Гыйльметдин улы

Ибраһимов Хәбибулла Ибраһим улы, 1912 елны Балтач районының Күгәрчен авылында туган. 1975 елның 18 октябрендә вафат була.

Мәннанов Илдар Мәннан улы, 1921 елны Мөслим районының Бүләк авылында туган. 2010 елның 18 маенда вафат.

Мәннанов Илдар Мәннан улы

Нигъмәтуллин Гафият Ярмөхәммәт улы, 1915 елны Мамадыш районының Кече Кирмән авылында туган. 1945 елның 8 маенда Берлин шәһәрендә һәлак була.

Нигъмәтуллин Гафият Ярмөхәммәт улы

Рәхимов Бакый Сибгатулла улы, 1913 елны Балтач районының Кече Кенә авылында туган. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнашкан. 1940 елның 3 мартында Выборг култыгындагы Вихревой утравында һәлак була.

Рәхимов Бакый Сибгатулла улы

Сабиров Хафиз Сабир улы, 1910 елны Балтач районының Шуда авылында туган. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнашкан. 1940 елның 5 мартында Ленинград өлкәсе Выборг районы Балтиец бистәсендә һәлак була.

Әхмәтҗанов Газиз Әхмәтҗан улы, 1909 елны Лаеш районында туган. Ул Югары Башкомандование резервының 15 нче артиллерия корпусы 18 нче миномет бригадасының 227 нче миномет полкында өлкән сержант, разведка отделениесе командиры булган. Ленинград шәһәрен саклауда катнашкан. 1944 елның 24 июнендә Ленинград фронты командованиесе тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.

1944 елның 10 июнендә, Карельский муенында дошман оборонасын өзгәндә, батарея уты белән юк ителгән 3 станоклы пулемет, миномет батареясы, танкка каршы туп координаталарын билгели. Әхмәтҗанов үзе ДОТка гранаталар ыргыта һәм пулемет расчетын юк итә. Дошман траншеяларына бәреп кереп, автомат уты белән 10 финны юк итә һәм маскировкаланган танкка каршы орудиеләр таба. 1944 елның 15 июнендә контратаканы кире кагып, тагын 6 финны юк итә. II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән.

Шулай ук Советлар Союзы Герое исеменә 1915 елда туган Абдуллин Нури Сәлах улы да тәкъдим ителә. Ул Самара өлкәсе Кутузов районы Яңа Нурлат бистәсендә туган. Гвардия кече лейтенанты, 30 нчы аерым гвардия танк бригадасының Т-34 танкы командиры. Ул танк белән беренче булып Выборг шәһәренә бәреп керә, 2 танкка каршы орудие, 3 җиңел миномет, 3 бронетранспортер һәм 40 фин солдатын юк итә. Засададан үз танкының уты белән 5 тәүлек буена яулап алынган рубежны тотып тора, пулемет һәм расчетлар төялгән 2 дзотны, 3 танкка каршы орудие, 2 танкка каршы мылтык, 3 миномет һәм 93 пехотачыны юк итә.

1944 елның 16 июлендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1946 елның 23 июнендә демобилизацияләнә.

1944 елның 25 гыйнварында, Ленинград камалышы тулысынча бетерелүгә 1 көн кала, Татарстанда туган һәм яшәгән 43 хәрби һәлак була һәм яралардан үлә. Шул исәптән 25 татар. Исемнәрен искә төшерик.

Гатчина районында һәлак булганнар:

Бохармәтов Ирек Мөҗип улы, 1924 елда Тукай районы Кызыл Юл бистәсендә туган. Яр Чаллы РВКнан мобилизацияләнә, 871 ап, 23 ад. Һәлак булган урыны – Войсковицы авылы.

Галимов Зәки Галим улы, 1925 елны Актаныш районы Качкын авылында туган. Актаныш РВКнан мобилизацияләнә. 120 сд, һәлак булган урыны – Гатчина шәһәре.

Җамалов Идрис Җамали улы, 1923 елны Буа районы Аксу авылында туган. Буа РВКнан мобилизацияләнә, ерейтор 891 сп, 189 сд, һәлак булган урыны – Жабино авылы.

Сәхапов Мәүли Сәхап улы, 1925 елны Мөслим районы Дусай авылында туган. Мөслим РВКнан мобилизацияләнә, ефрейтор, чаңгы батальонының 289 сп, 120 сд, һәлак булган урыны – Кайзы авылы (Олы Пегель).

Фазылҗанов Кадыйр Сәгъдир улы, 1910, Туган урыны. Апас районы Балтай авылы, Апас РВКнан мобилизацияләнә, 92 сп,201 сд, һәлак булган урыны – Олы Бау авылы.

Шарифуллин Григорий Иван улы, 1913 елны Мөслим районы Яңа Сәфәр авылында туган, Киров ОГВК Ленинград өлкәсендә мобилизацияләнә, ст. с-т,14 сп, 72 сд.

Кызыл гвардия районында һәлак булганнар:

Вафин Ризван Хазан улы, 1924 елны Биектау районы Урта Алат авылында туган. Казан шәһәре Сталин РВКнан мобилизацияләнә, ефрейтор, 272 сп, 123 сд, һәлак булган урыны – Сабра авылы.

Ибраһимов Габделислам Ибраһимович, 1908 елны Әтнә районы Җилгилде авылында туган. Арча РВКнан мобилизацияләнә, 65 сп, 43 сд, һәлак булган урыны – Алексеевка авылы.

Кәлимуллин Кәрим Кәрим улы, 1925 елны Баюково авылында туган. Мөслим РВК мобилизацияләнә, 844 сп, 120 сд, һәлак булган урыны – Олы Пегелево бистәсе.

Красносельский районында һәлак булганнар:

Пимуллин Паймулла, 1915 елны Азнакай районы Яңа Суркино авылында туган. Яр Чаллы РВКнан мобилизацияләнә, 173 сп, 90 сд, яралардан 1944 елның 25 гыйнварында үлә. Һәлак булган урыны – Зур Туганица авылы.

Әгъләмов Мәгъсүм Әгъләмович, 1910 елны Балтач районы Курмала авылында туа. Ленинград өлкәсе Ораниенбаум РВКнан мобилизацияләнә, ефрейтор, 309 сп, 291 сд, һәлак булган урыны – Каниляйзи авылы.

Лужский районында һәлак булганнар:

Арсланов Нурхәммәт, 1901 елны Актаныш районы Кадермәт авылында туган. Калинин РВК моб, 1066 сп, 281 сд, һәлак булган урыны – Загорье авылы.

Гайнетдинов Абзал, 1910 елны Әлмәт районы Михайловка бистәсендә туган. Ельня шәһәреннән мобилизацияләнә, 86 сд, һәлак булган урыны – Войково станциясе.

Сәфәргалиев Муллагали, 1911 елны Арча районы Мәмсә авылында туган. Кызыл юл РВКнан моб, 284 сп, 86 сд, һәлак булган урыны – Войково авылы.

Тосна районында һәлак булганнар:

Әдиуллин Сәфәр Мотыйгулла улы, 1924 елны Татарский Студенцта туган. Әлки РВКнан мобилизацияләнә, ефрейтор., 1248 сп, 376 сд, һәлак булган урыны – Яңа Лисино станциясе.

Гарипов Халик Гарип улы, 1924 елны (бәлки, 1912 елны) Сарман районы Дими Тарлау авылында туган. Сарман РВКнан мобилизацияләнә, 81 сп, 124 сд, һәлак булган урыны – Саблы авылы.

Миңнегулов Заяр, 1897 елны Минзәлә районы Ашпала авылында туган. Минзәлә РВКнан мобилизацияләнә, 119 сп, 13 сд, һәлак булган урыны – Ульяновка авылы.

Сәлахетдинов Аким, 1902 елны Кызыл-Ик авылында туган. Ютазы РВКнан мобилизацияләнә, 781 сп, 124 сд, һәлак булган урыны – Саблы авылы.

Фәхретдинов Зәйнетдин Фәхретдин улы, 1896 елны Питрәч районы Шәле авылында туган. Питрәч РВКнан мобилизацияләнә, 364 сд, һәлак булган урыны – Ничеперть авылы.

Хисаметдинов Мингали, 1903 елны Тәтеш районы Зур Тархан авылында туган. Юдино РВКнан мобилизацияләнә, 1244 сп,374 сд, һәлак булган урыны – Дроздово авылы.

Ленинград өлкәсенең башка районнарында һәлак булучылар:

Баһавиев Зыя, 1917 елны Саба районы Тнәкәй авылында туган, капитан, батальон командиры, 482 сп, 131 сд, һәлак булган урыны – Г.Ломоносов.

Кәримов Муллашәех, 1924 елны Тукай районы Мәрәс авылында туган. Акташ РВКнан мобилизацияләнә, 376 сд, һәлак булган урыны – Почи авылы.

Латыйпов Сабирҗан Латыйп улы,1901 елны (бәлки, 1908 елны) Зәй районы Дүрт Мунча авылында (яисә Актаныш районы, Куян авылы) туган. Актаныш РВКнан мобилизацияләнә, 125 сд, һәлак булган урыны – Кингисепп районы Луцкая Колония авылы.

Мусин Мортаза Миңнегали улы, 1905 (1901 ?) елгы. Туган урыны: Нурлат районы Югары Нурлат бистәсе, моб.: Октябрь РВК, 891 сп, 189 сд, һәлак булган урыны – Жабино (Ситцкая) авылы.

Шәяхмәтов Фазыл Шәяхмәт улы, 1911 елгы, Туган урыны: Кукмара районы Чишмәбаш авылы, Кукмара РВКнан мобилизацияләнә, 166 сп, 98 сд, һәлак булган урыны – Волосово районы Шундролово авылы.

«Мин татар башкаласы яшәсен өчен рус башкаласын саклыйм». Татар фронтовик шагыйре Гадел Кутуйның 1942 елда язган бу юллары татарларның Ленинград шәһәрен саклаганда, камалышны өзгәндә һәм тулысынча бетергәндә күрсәткән батырлыкларының символына әверелде.

Ленинград янында һәлак булган дистәләгән мең якташыбызның һәлак булган урынын билгеләү буенча эзләнү эше дәвам итә.

Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *