Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025

Алмадан крем-пюре рецепты

0

Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Лилия Мортазина социаль челтәрдәге сәхифәсендә алмадан «Неженка» крем-пюре ясарга тәкъдим итә.

Ингредиентлар: 6 кг алма, 1,5 бокал су, 0,5 бокал шикәр комы, 2-4 банка куертылган сөт (сгущенка).

Алманы чистартырга, үзәген алырга һәм кайнарга куярга. 20-25 минуттан шикәр комы өстәргә һәм 5-10 минут кайнаткач, блендер белән вакларга. Куертылган сөт салып, 5 минут кайнатырга.

Әзер крем-пюрены банкаларга тутырырга һәм салкында сакларга. Берничә тапкыр чәй эчәрлек вак банкаларга тутырырга мөмкин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *