Көзге муллыкны әрәм итмик: Кабак согы, как рулеты ясыйк, алма тозлыйк
Мин Нәфыйга апа белән сөйләшкәндә, аның нинди хикмәтле аш-сулар әзерләвен белешергә булдым. Сылу кызлар, яшь киленнәр өчен кухнядагы серләрен ачуны, киңәшләрен бирүне сорадым.
Кабак согы
Нәфыйга апа, сез бит бик тәмле кабак согы ясыйсыз. Ул ничек ясала икән? Витаминлы сокларыгыз инде идән астына төшеп утыргандыр.
Кабакның йомшак, ашый торган эчке ягын тышыннан кисеп алабыз. Аннары соковыжималка аша үткәрәбез. Минем сок, мәсәлән, 5 кило кабактан килеп чыга. Аңа стакан ярым шикәр комы һәм 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салам. Аннан соң cтериль банкаларга салып, консервацияләп, базда саклыйбыз. 2 елга кадәр саклана.
Җиләк-җимештән как бик тәмле була
Как ясауны – безнең якларда кулларыннан гөлләр тамган хуҗабикәләр шөгыле, диләр.
Как ясарга да бик яратам. Авылдашлар еш кына миннән килеп сорый аны, дип мактанып та куям әле. Аның да үз сере бар. Мин күбрәк кояш астында алма, слива һәм чияләр киптереп ясыйм. Һәм, әзер булгач, как өстенә куертылган сөт сөртәм, аннан кедр чикләвеге сибеп, рулет итеп төрәм. Кедр чикләвегенең вак булганы да сатыла, кул астында андый юк икән – ваклау бер дә катлаулы мәсьәлә түгел. Табынга чыгарганда, рулетны телемләп кисәбез. Чәйгә нык тәмле була.
Хәтта чия кагы да ясыйсыз икән! Бер җиләк-җимешне дә исраф итмисез?
Җиләк-җимешне җыярга, эшкәртеп, тәмле-тәмле ризыклар ясарга, пешерергә, кайнатырга ярату – бер чир инде (көлә). Элек тә мине, урманга җиләк-фәлән җыярга барсам, алып чыгалмыйлар иде. Әле дә шулай! Хәзер бигрәк күп бит инде, бер караганда, әнә чияләрне генә алыйк, шулкадәр күп. Аны җыеп китүче булса, бушка һәм, өстәвенә, акча да бераз бирер идем (елмаеп-көлеп). Бакчада калдыру жәл бит!
Авыл чатларын ачсаң, кеше ничек яшелчә-җимешен сатарга белми азаплана… Ә сез бушка тарату уенда! Алма да бик уңды бит быел?
Алманы менә кышкылыкка әзерләп ятам: 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус, водород перекисьле су әзерлисең дә алманы шуңа салып аласың. Аннары алманы киптерәсең. Менә бер бидрә алмам кибеп ята. Аннары алманы кышкылыкка базга төшерү мөмкин.
Алма тозлыйк! Шаяртмыйбыз, иптәшләр, чыннан да!
Аннары алманы бит тозларга да остасыз. Күршегез кичә генә бу хакта исенә төшергән, шул алма тәмен сагынып китеп.
Әйе, элек алманы тозлый да идем. Әле яңарак кына күршем дә искә төшерде. Аны тозлау бик җиңел инде. Менә кәбестә яки кыяр тозлаган шикелле. Шул ук кыяр тозлау ингредиентлары белән.
Балан бәлешләре баллы булсын
Балан быел иртә өлгерде. Бәлеш-пирогларга яхшы булыр инде.
Баланнан кайнатмалар да ясыйм. Аны шул су парында тотылган банкаларга ябабыз. Бер 3 ел бозылмый ул, балан бәлеше салганда да бик тәмле була. Ә болай тәлгәшләп элеп куеп киптермим. Алай кыландыра башласаң, тузан гына җыеп торыр шикелле. Элек кырау төшкәч кенә җыя идек, ә хәзер бөтен яшелчә-җимеш иртә өлгерә бит. Элек менә август аенда бәрәңге алуларны бер дә хәтерләмим.
2 бидрә бәрәңге чәчәм, былтыр – 35, быел 30 бидрә «икенче икмәк»не алуга ирештем. Аз гына киметкән идем чәчү участогын. Яңгырлар күп ишсә дә, черү-фәлән юк! Бөтен нәрсә уңды.
***
Мул уңыштан елның-елында телеңне йотарлык ризыклар пешерүче, әллә ничә дистәләп кышкылыкка банкалар консервацияләүче Нәфыйга апага озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм иминлек кенә теләп каласы килә. Көзге муллык табын түрләренә күчкән мәлдә Нәфыйга апа белән булган сөйләшүебез уңган хуҗабикәләргә файдага булсын.
- Юктыр әле күргәнең, бу кадәр суган үстергәннәрен: Аблай суганы феномены