Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Ул җыр фахишәләр турында түгел»: Гөлнара Тимерҗанова ике җырчыны судка бирергә җыена

0

Вилли белән Рузилә Бәдретдинова күптән түгел социаль челтәрләрендә Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җырын яңартулары турында хәбәр итте. Алар, җырны яңа аранжировкада башкарып, кыска видеолар да чыгарды.

  • Вилли белән Рузилә Бәдретдинова җырлый: «Янган учакларга үзем сулар сибәм»

Ләкин соңрак алар җырның авторы Гөлнара Тимерҗановадан рөхсәт сорамаганнары билгеле булды. Бу хакта Гөлнара Тимерҗанова социаль челтәрләрдә белдерде: «Сез миннән сорарга онытмадыгызмы?» – дип язган ул яңа урнаштырылган видео янына. Комментарийларда ул җырны рөхсәтсез башкарган өчен суд белән яный.

«Сез миннән сорарга онытмадыгызмы? Судка претензия һәм иск әзер минем. Бу җырны мин исән чакта беркем дә җырлый алмый, бу – минем заказ буенча язылган җыр. Оятсызлык, алар, болай эшләп, тормышларында рәхәт күрмәячәк. Мин әлеге җырны җырлар өчен бер пот тоз ашадым, аны яшәттем. Болай эшләү – намуссызлык. Минем җырым фахишәләр турында түгел, чын мәхәббәт турында, ямьсез кыяфәт белән, «вульгарно» җырлап йөрергә юл куймам», – дип язган ул җырчылар урнаштырган видео янына

  • «Мәхәббәт ялкыны» – Гөлнара Тимерҗанова репертуарында иң популяр җырларның берсе, ул аны 2002 елда яздырган. Җырның сүзләрен аның өчен халык шагыйре Фәнис Яруллин махсус иҗат иткән булган.

















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *