Министр: Мәктәптә туклануның тагын да тәмлерәк булуы балаларга ошый
Балаларга мәктәптәге туклану тәмлерәк һәм төрлерәк була бару ошый, дип хәбәр итте РФ Мәгариф министрлыгы җитәкчесе Сергей Кравцов. Бу турыда РИА Новости яза.
«Дөрес туклану – балалар сәламәтлегенең аерылгысыз өлеше. Роспотребнадзор төрле укучылар ихтыяҗларына яраклаштырылган баланслы меню эшләде. Безгә ата-аналардан да фикерләр килеп тора, аларны исәпкә алабыз. Балаларга мәктәптәге туклануның тәмлерәк, файдалырак һәм төрлерәк була баруы ошый», – диде Кравцов, министрлык матбугат хезмәте китергән сүзләрендә.
Министр шулай ук мәктәп инфраструктурасын яңарту һәм ашханәләрне ремонтлау эшенең дәвам итүен билгеләп үтте. Әйтик, 2025 елда илнең 65 төбәгендә 345 мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән.
Ачыклануынча, мәктәпләрдә ашханәләрдә дә, өстәмә туклану урыннарында (буфетлар һәм вендинг аппаратлары) да туклануны оештыру гамәлдәге санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә катгый туры килергә тиеш, диелә хәбәрдә.