Практа эшләүче ир-атны арысланнар ботарлап ташлаганын туристлар күреп торган
Таиландтагы Бангкок шәһәрендә «Мир сафари» паркында фаҗига булган. Каравылчы ир-ат ерткычларга азык алып килгән, шул чакта аңа берьюлы берничә арыслан ташланган. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналында хәбәр итә.
Паркка килгән туристлар башта җәнлекләрне кычкырып куркытырга тырышып караган, соңыннан сакчыларны чакыртканнар. Кораллы кешеләр ерткычларны куып җибәргән. Әмма каравылчыны коткара алмаганнар – ул күпсанлы җәрәхәтләр алган һәм һәлак булган.