Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Пародияләр остасы Ирек Фатыйхов кабан дуңгызыннан качу ысулларын күрсәтте

0

Популяр алып баручы, пародияләр остасы Ирек Фатыйхов урманда йөргәндә кабан дуңгызлары килеп чыккан очракта берничә качу юлын күрсәткән шаян видео төшергән.

«Күз алдыгызга китерегез, көзге матур көннәрнең берсендә сез үзегез генә урманда йөрисез. Һәм шулчак кинәттән кабан дуңгызлары тавышы ишетелә башлый. Алардан берничә ысул белән качып була.

Беренчесе – йөгереп. Икенчесе – аларга каршы һөҗүм итеп, әмма шуны истә тотыгыз: алар курыкмаган очракта, кире йөгерергә туры килергә мөмкин. Өченчесе – агач башына менеп качу, әмма аның өчен алдан менә шундый баскыч ясап куярга кирәк. Шулай ук хатын-кыз тавышы белән җырлап күрсәтергә мөмкин, ул сезне әнисе дип уйлап, йокыга китәчәк. Һәм менә шулай башыгызга басып, агач булып кыланырга була.

Әмма иң әйбәт ысуллпарның берсе – үзегез белән урманга сездән акрынрак йөгерә торган кешене алу.

Урманда сак йөрегез, дуслар!» – дип шаярта ул.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *