«Бер грамм шикәр юк» – тәмле «медовик» рецепты
Яңа бал һәм җиләк-җимешләрдән бик йомшак һәм тәмле баллы торт – «медовик» пешерергә мөмкин. Әлеге җиңел рецепт белән Чаллыдан тәҗрибәле кондитер Гөлия Булатова уртаклаша. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Гөлия Булатова бу торты кичтән үк ясап куярга киңәш итә
Ингредиентлар
- Камыр өчен: атланмай – 200 г, бал – 4 аш кашыгы, йомырка – 4 данә, сода – 2 бал кашыгы.
- Эчлек өчен: каймак – 0,5 л, җиләк-җимешләр – банан яки груша (теләк буенча).
Әзерләү тәртибе
Атланмайны һәм балны бергә кушып кайнатып чыгарырга. Аннары уттан алырга һәм чәй содасы өстәргә. Шунда ук яхшылап болгатылган йомыркаларны да салырга. Барысын бергә туглап, каймак куелыгына җиткәнче, он өстәргә.
Камырдан коржларны юка итеп духовкада пешерергә. Духовканы алдан 15 минут дәвамында 160 градуска кадәр кыздырып куярга кирәк. Коржларның саны табаның зурлыгына бәйле булачак, шуңа күрә теләк буенча.
Торт җыю: һәр коржга каймак сыларга, өстенә юка телемләп туралган җиләк-җимешләр куярга, янә каймак белән капларга.
Тортның иң өстен корж валчыклары белән бизәргә мөмкин (аларны кырыйларын кискәндә җыеп алырга була). Медовикны кичтән пешерү яхшырак, чөнки аны төнгелеккә суыткычка куеп торсаң, ул тулысынча йомшарып, тәмнәре кушылып өлгерә.