Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025

«Артист ул...» – Илсөя Бәдретдинова барлык коллегаларына җыр багышлаган

0

Илсөя Бәдретдинова артистлар хакында бик актуаль җыр чыгарган.

«Берәүләр өчен артист – җан азыгы бирә. Яшәргә көч өсти. Матурлык өләшә... Икенчеләр өчен артист ул – ачу китергеч, проблемасыз бер бәндә шунда. Аңа ямьсез сүзләр язарга да, аны кимсетергә дә ярый. Артистларның барысы да эчә, тарта, «гулять итә» һәм, эшләмичә, акча ала…

Ә чынлыкта… Артист – ул сезнең кебек үк гап-гади кеше! Аның да җаны, күңеле бар. Аның да тәне авырта. Аны да авыр сүз белән үтереп һәм матур сүз белән аякка бастырып була.

Бер профессия дә җиңел түгел! Аңлаганнар – аңлар!

Барлык коллегаларыма багышлыйм бу җырны», – дип тәкъдим итә Илсөя яңа җырын.

«Артист»ның сүзләрен – Ренат Галиәскәр язган, көе һәм аранжировкасы – Илдус Дәүләновныкы.

«Авторларыма аерым зур рәхмәтләрем! Җанымны аңлавыгыз өчен», – ди җырчы.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *