Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Машина йөртүчеләргә бакка күпме ягулык салу дөрес булуын аңлаттылар

0

Машина йөртүчеләр арасында бакка аз-азлап кына, берничә йөз сумга гына бензин салып йөрүчеләр шактый. Әмма бу тактика дөрес түгел, дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына FIT SERVICE халыкара автосервислар челтәренең техник тренеры Сергей Пономарев. Бу хакта РИА Новости яза.

Бакта бензин аз килеш йөрү аркасында ягулык системасы элементлары – бак үзе, насос, фильтрлар, форсункалар вакытыннан алда эштән чыгарга мөмкин.

«Ягулык насосын алыштыру шактый кыйммәт, бигрәк тә яңа машиналарда. Ә моны булдырмас өчен, 500 сумга бензин салып йөрмәскә киңәш ителә», – ди Пономарев.

Киң таралган мифка карамастан, тулы бак белән йөрү машинага ут кабу куркынычын киметә, чөнки автомобиль янып киткән очракта, бензин түгел, ә аның парлары яна башлый. Буш бакта парлар күбрәк.

Моннан тыш, автозаправка станцияләренә еш йөрү вакытны сарыф итә. Шулай ук бак буш булганда, автомобиль йөртүчеләр, еш кына, кайда туры килсә, шунда бензин сала. Ә сыйфатсыз ягулык автомобильнең барлык узелларының эшенә зыян китерә. Аннары машинаны ремонтлауга зур акчалар чыгарырга туры килә. Моны булдырмас өчен, автомобиль белән аңлы рәвештә эш итәргә кирәк, дип киңәш итте белгеч.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *