Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Җиргә коелган җиләк-җимешләр ашасаң, ботулизм йогамы?

0

Күпләр агачтан коелган алма яки башка җиләк-җимешләрне ашап кына калмый, кышкылыкка катырып та куя. Әмма бу – бик куркыныч авырулар, мәсәлән, ботулизм йоктыруга китерергә мөмкин, дигән фикер бар. Мондый хәбәр күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында да таралды. Бу чыннан да шулаймы-юкмы икәнен «Аргументы и факты»га табиб-диетолог Евгения Байтурова сөйләгән.

«Алмадан ботулизм йогарга мөмкин, дигән фикер – киң таралган миф, ләкин анда дөреслек тә бар. Ботулотоксин кислород булган җирдә тарала алмый, чөнки бу агуны китереп чыгара торган бактерияләр кислород булмаган җирдә генә үрчи ала. Ә алма һәм аның зарарланган урыны ачык һавада ята», – дип аңлатты эксперт.

Шул ук вакытта табиб 2 мөһим нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итте.

Алма агачтан төшкәндә зарарланырга мөмкин. «Алма аз гына ярылса да, аңа төрле зарарлы матдәләр: бактерияләр, токсиннар, шулай ук туфрактагы авыр металлар, элек бакчага сипкән ашлама эзләре сеңә ала», – дип сөйләде Евгения Байтурова.

  • Шуңа күрә җиргә коелган җиләк-җимешләрне ашарга киңәш ителми, бигрәк тә җимешнең тышында зарарланган эзләр булган очракта.

Җиргә коелган җиләк-җимешләрдән компот яки кайнатма ябарга уйлыйсыз икән, шулай ук сак булырга кирәк. Авыруны китереп чыгара торган бактерия герметик ябылган банкада (кислородсыз җирдә, вакуумда) үрчи ала.

«Бактерияләр, җиләк-җимешләрне яки кулларны яхшылап юмаган, банкаларны тиешенчә стерильләштермәгән очракта, банкаларга эләгә, аннан соң вакуумда үрчи», – дип кисәтте диетолог.

Шуңа күрә җиләк-җимешләрне консервлау алдыннан продуктларны һәм кулларны яхшылап юарга, банкаларны стерильләштерергә кирәк.

  • Җиргә коелып, зарарланган җимешләрне кулланырга ярамый, диелә хәбәрдә.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *