Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Әлмәт блогеры Айназ Габидуллина әнисен алдаган: «Бер миллионга якын акча эшлисең»

0

Әлмәт блогеры Айназ Габидуллина социаль челтрәдәге сәхифәсенә әнисе белән шаярткан видео куйган һәм аннан гафу үтенгән.

Син бит беләсең, мин Илсөя Бәдретдинова белән язышам. Бу сер инде, аны беркемгә сөйләмибез.

– Әйе! Юк инде..

Ул хәзер яңа программа әзерли. Анда бабайны уйный торган актер яки актриса кирәк. Кайдадыр синең видеоңны күргән. «Менә шул апа килмәс микән безнең төркемгә», ди. Концерт саен 4 мең түли, 200 концерт. Вәт, сиңа почти 1 миллион.

– !!!

Илсөя Ядкәревна, ул бит безнең мәктәптә укыта, дип әйттем инде.

– Эшне ташлап… Ничек эшне ташлап. Иии… Барасы да килә. Ул бит шунда ияреп йөрисе була инде. Бу – бик кызык тәкъдим инде. Чыгып китәсең, рәхәтләнеп йөрисең…

Юл да куркытмый инде, әни?

– Юк, юл бөтенләй куркытмый. Сәяхәт кызыктыра, мин бик яратам андый әйберне. Бер елга ничек китәргә эштән? Киләсе елга чакырмыймы соң? Киләсе елга эштән китәр идем.

Хәзер менә! Әни, мин моны уйлап таптым!

– Әй-йәй! Шундый «заманчиво» иде, нык «заманчиво»!

«Шундый ихлас апа бит ул. Уф, болай да нык ярата идем үзен. Нык-нык итеп кочаклыйсы килде. Очрашырга насыйп булсын», – дип язган видеоны караган Илсөя Бәдретдинова үзе.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *