Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Корица белән алма пирогы рецепты

0

Быел Татарстанда алма уңды. «Челнинские известия» сайтында күп итеп алма салып пешерә торган пирог рецепты чыкты. Аны газета укучысы Валерия Ширяева тәкъдим иткән.

Әче яки төче камыр куегыз. Бер зур табага кимендә 1 кг камыр, бәлки күбрәк тә кирәк булыр. Һәм 1,5-2 кило алма алыгыз. Камыр күтәрелгәнче, эчлек әзерли торыгыз.

Алманы юып, уртасын алыгыз, кабыгын чистартыгыз, зур угычтан чыгарыгыз яки кухня комбайнында зур ярмалы ботка рәвешенә кадәр ваклагыз.

Барлыкка килгән массадан артык согын сыгып ташлагыз.

Табага бер катлам камыр салыгыз, өстенә алма боткасын ягыгыз, өстенә шикәр комы һәм корица сибегез. Шикәр комы күләмен алманың эчелегенә карап салыгыз.

Өстенә тагын бер катлам камыр куегыз, кырыйларын тоташтырып чыгыгыз.

Пирогны җылы урынга 30 минутка куеп торыгыз.

Духовкага куяр алдыннан пирогның капкачын чәнечке белән тишкәләп җибәрегез.

Пирогны 200 градус температураңа 35-40 минут пешерегез.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *