Ирем, балалар, хуҗалык – барысы минем өстә, ә мин кайда?
Көннәр бер-бер артлы үтеп кенә тора. Иртән тору белән, кухняда тәмле исләр чыгарып, ашарга пешә, балаларның киемнәре әзерләнә, иренең сумкасына кирәкле әйберләр салына. Өйдә һәркемнең үз көне бар, ә хатынның көне бөтенесен үз эченә ала.
Ул үзен соңгы урынга куя. Башта иренең тамагы тук булсын, эше ипле барсын. Аннары балалар вакытында мәктәпкә, бакчага өлгерсен. Ә үзенең йокысы, үзенең арыган гәүдәсе – соңгы чиратта.
Кечкенә улы әле 3 кенә яшьтә. Иртән торганда, әнисеннән наз сорый, иркәләнеп, башын куя. Кызы инде мәктәптә, өй эшләренә ярдәм кирәк, дуслар белән булган серләрен дә сөйләп аласы килә.
Хатын барысына да өлгерергә тырыша. Ашарга пешә, кер юыла, өй җыештырыла. Күзгә күренми торган йөзләгән вак-төяк эш аның бөтен көнен басып ала.
Кайчак ул уйлана: «Мин үзем өчен яшәүне онытып барам түгелме?» Әмма бу сорауны башында озак тотмый, чөнки бала елап җибәрә, яки аш ташый, яки ире шалтыратып, кирәк әйбер сорап куя.
Өйдә һәрнәрсә җайлы булсын өчен, ул бөтен көченә тырыша, тырыша, тырыша…
Ире кайтып кергәндә, елмаеп каршы ала. Чөнки иренең эше дә авыр, дөньяда проблемалар күп, ул өендә тынычлык табарга тиеш.
Тик хатынның күңелендә бушлык. Ул тынычлык тапмый. Барысы да тәртиптә кебек, тик йөрәктә тынгы юк.
Кайчак кичләрен ул көзге каршына баса да, үзенә карый, үз-үзен күрергә тырыша. Кайчандыр ул гүзәл кыз иде, хыяллары бар иде. Иде…
Ә хәзер күзләрдә арыганлык, кулларда – тирән җыерчыклар.
Хатын үзен югалтмаска тырыша. Кичләрен балалар йоклагач, китап укымакчы була, үз-үзен карарга маташа, әмма бу минутлар бик кыска була.
Ире керә, ул аны елмаеп каршы ала. Хатын гаиләдә бәхет булсын өчен, тынычлык булсын өчен үзен тота. Әмма йөрәге еш кына елап тора.
Күршеләрдән ишеткән сүзләр, танышларның бәхетле фотолары – барысы да аны уйга сала. «Нигә мин шулай арыганмын? Ә минем бәхет кайда?»
Ул үзен гаепле итеп тоя. Чөнки ире эшли, гаиләгә акча алып кайта. Ә ул – өйдә. Имеш, бу эшләр җиңел. Әмма ул белә: бу эшләрнең авырлыгын бары тик шулай яшәгән хатын-кыз гына аңлый.
Балалар – аның өчен яшәү мәгънәсе. Алар елмайганда, ул көч таба. Улын кочаклаганда, кызы: «Әни, мин сине яратам», – дигәндә, ул дөньясын оныта.
Әмма барыбер күңелдә бушлык... Аның үзенә дә җылы сүзләр кирәк, үзенә дә терәк кирәк.
Бер кич ул иренә сак кына әйтә: «Мин бик арыдым, күңелем тыныч түгел». Ире башта аптырап кала, аннары: «Ярар, ял итәрсең әле», – ди дә телевизорны кабыза.
Ә хатынның күзләренә яшь тула. Аның бу сүзләре җитди иде бит, ә ире аны аңламады.
Бу минутларда ул үзен бөтенләй ялгыз итеп тоя. Өй тулы кеше, әмма аңлаучы юк. Кайчак ул хәтта качып китәргә хыяллана. Бер көнгә генә булса да, беркемне дә күрмичә, беркемгә дә кирәк булмыйча, тик үз-үзен тыңлап яшәп карарга иде. Тик ул белә: бу – мөмкин түгел, чөнки балалар аннан башка тора алмый. Ә ире өйдәге тәртипне дә белми.
Көннәр шулай үтә дә үтә. Җыелган арыганлык йөрәген кимерә. Ул хәтта елмаюын да көч-хәл белән ясый башлый. Ләкин күңелендә бер теләк бар: кайчан да булса ул үзенең бәхетен табарга тиеш. Балалар үсеп китәр, йорттагы йөк җиңеләер. Ә хәзергә ул түзәргә тиеш.
Хатын үзенә сүз бирә: ул сүнмәячәк. Ул барыбер үзен табар. Ул кабат елмаерга өйрәнәчәк. Килер ул көннәр… дип өметләнә...