Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Бодибилдер-чемпион ир-ат сөйгән кызы белән талашканда һәлак булган

0

Бразилиядә бодибилдинг буенча чемпиона, 41 яшьлек Вальтер де Варгас Айта үз фатирында сөйгән кызы белән ачуланышкан, һәм алар сугыша башлаган, кыз аңа пычак кадап үтергән. Бу хакта The New York Post басмасы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.

Фаҗига 7 сентбрь иртәсендә илнең көньягында була. Айтаның муенына, битенә, эченә һәм аркасына пычак белән кадалган була.

Фотосурәтләрдән күренгәнчә, коридор һәм бинадагы баскыч канга баткан – Айта качарга тырышып караган, ләкин баскычка егылган һәм үлгән. Күршеләре каты ачуланышу тавышларын ишеткәч һәм канлы мәетне тапкач, фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре килгән.

Бодибилдерның сөйгән кызы шулай ук пычак белән яраланган һәм авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән. Ачыкланганча, әлеге вакыйгага кадәр үк бу хатын-кыз коралланган талау һәм үтерүдә гаепләнгән һәм аны кулга алу ордеры булган, аңа 15 елга кадәр төрмә янаган.

Вальтер Айта – Бөтендөнья фитнес-ассоциациясенең (WFF) элеккеге вице-чемпионы һәм бодибилдинг буенча 5 тапкыр штат чемпионы, танылган тренер булган. Ул социаль челтәрләрдә меңнәрчә язылучысы белән үз диеталарын уртаклашкан, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *