Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алия Төхвәтуллина ире Ришат турында: «Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры...»

0

Блогер Лесная (Олеся Дмитриева) Ришат Төхвәтуллинның хатыны, җырчы Алия Төхвәтуллинадан белән интервью алган. Әңгәмәдә Алия ире, гаиләсе, социаль челтәрдәге сәер язылучылары, татар эстрадасы һәм шәхси планнары турында сөйләде.

Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыкмаган булсаң, популяр булыр идеңме?

Белмим, бәлки... Мин бит барыбер Ришатның концертларында танылдым. Язылучыларым өстәлде. Шундый ук нык популяр булмас та идем, дип уйлыйм.

Эстрадада дус дип кемне саныйсың?

Бик якын аралашабыз Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Искәндәр Вәлиев, Марат Яруллин белән.

Мин бер артистан ишеткән идем: имештер, эстрадада дус булып булмый, чөнки анда бөтенесе дә конкурент, дип. Син килешәсеңме?

Ул – кешедән тора. Төрле жанрда, төрле тембрлы тавышлы булу – ул бик әйбәт. Шулай булырга тиеш тә ул, миңа калса.

Ришат кайсы өлкәдә күбрәк абьюзер: сәхнәдәме әллә өйдәме?

Абьюзер дип әйтмәс идем. Әмма характеры... Бик таләпчән. Ул – перфекционист. Бөтен әйбер дә идеаль булырга тиеш. Гел дә идеаль түгел инде. Перфекционист булу – аның йөзе.

Сезнең нянягыз, өй караучыгыз бармы?

Әнием. Без аны: «Мин сиңа үзем түлим, безнең баланы карарга гына булыш», – дип, эшеннән китәргә күндердек. Чөнки без няняга ышанмыйбыз. Шуңа әнине генә чакырырга булдык.

Бюджетыгыз уртакмы? Әллә һәркем аерым тотамы?

Безнең ремонт барганда, акчам булса, алам да куя идем. Үзем теләгән нәрсәләргә – тырнак ясатырга, макияжга – Ришаттан сорарга кыенсынам...

Композитор Игорь Крутой «Новая волна» фестивалендә, татар җырчылары әле чыгыш ясарга әзер түгел, дигән фикер белдерде.

Ул бит музыкаль мәйданчыкларда безнең һәрбер популяр җырчыларның җырларын тыңлап утырмаган. Ул белми генә.

Балагыз белән видеолар астына «күрсәтмисез» дип язалар һаман да.

Кешеләр арасында миңа «күрсәт инде миңа гына, җибәр инде балаңны, карыйм әле Алимның йөзенә» дип язучылар бар. Сәламәт булмаган кызыксыну бу. Минем дә, Ришатның да күрсәтәсебез килми.

Киләчәктә кайсы җиреңә пластик операция ясатачаксың?

Әле Алимны имезәм, шуңа күрә ясатырга да ярамый.

Күкрәкләр ясатасың килмиме соң?

3 балабыз булса, әйе.

Өч бала телисең?

Телибез, әйе.

Синең өчен эстрададагы 3 ТОП артист?

Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *