Татуажын бетерергә теләгән Алинәнең кашларын пешергәннәр
Ставропольдә матурлык процедурасы ясатырга дип косметологка барган хатын-кызның битен пешереп кайтарганнар. Хәзер ул, уңышсыз процедураның коточкыч нәтиҗәләрен яшерер өчен, кара күзлек киеп йөрергә мәҗбүр. Өстәвенә, күңелсез тәҗрибәсе турында интернетта сөйләгәннән соң, аңа көн саен янаулар белән шалтыратулар килә. Ул сәламәтлеге өчен генә түгел, гомере өчен дә курка башлаган. Косметолог исә, берни булмагандай, пациентлар кабул итүен дәвам итә. Аның янына «Рен-ТВ» хәбәрчеләре барган.
Алинә кашларындагы иске татуажны бетерергә хыялланган. Нәтиҗәдә ул инде ай ярым дәвамында косметолог хатасын кара күзлек астында яшереп йөрергә һәм битендәге җәрәхәтләренә көн саен майлар сөртергә мәҗбүр.
Алинә косметологны игъланнар сайтында тапкан. Белдерүдә стандарт косметологик хезмәтләр исемлеге күрсәтелгән: перманент техникасы белән кашлар, иреннәр буяу, күзгә стрелка сызу һәм элек ясаткан иске перманентны бетерү. Әлеге хезмәтләрнең бәясе 700 сумнан 5 мең сумга кадәр булган. Алинә ремувер (буяуны чыгару өчен тире астына кертелә торган эремә) белән кашларындагы иске татуажны бетерү процедурасына язылган. Әмма сеанс клиент өчен күңелсез тәмамланган.
«Процедурадан соң, креслодан торып, көзгегә карагач, мин кашларымның калынаюын һәм кызыл-коңгырт төскә керүен күрдем. Моннан тыш, процедура ясалган урыннан сыеклык агып тора иде. Өйгә кайткач, кашларым бик каты авырта башлады һәм шешеп чыкты», – дип искә ала зыян күргән хатын-кыз.
Шуннан соң берничә көн дәвамында Алинәнең тән температурасы югары була. Ул Светлана исемле косметологка кашларындагы җәрәхәтләр турында язып хәбәр итә. Косметолог исә клиентның үзен гаепле итеп калдыра. Зыян күргән клиент сайтта начар бәяләмә язганнан соң гына, косметолог аңа даруларга 2,5 мең сум акча күчерә һәм начар бәяләмәне алып ташлавын сорый. Әмма Алинә бәяләмәсен бетермәскә була. Шул вакытта аңа инде косметолог үзе түгел, ә аның ире яза башлый.
«Ул миңа төрле номерлардан яза башлады, социаль челтәрләрдәге аккаунтларымны тапты. Начар бәяләмәне алып атмасаң, полиция белән киләчәкмен, дип янады. Ул миңа тавышы белән яздырып смс-хәбәрләр җибәрде, мошенниклык өчен җаваплылыкка җәлеп итәчәкбез, дип куркытты», – дип сөйләде зыян күргән клиент.
Сабир исемле ир-ат Алинәгә хәтта төнге 3тә, 4тә дә яза. Кайчак агрессив ир хәтта видеоэлемтә аша шалтырата. Тавыш яздырып җибәргән соңгы смс-хәбәрләренең берсе Алинәне тәмам куркыткан.
«Капчыклар сатып алырга онытканмын. Килгән чакта капчыклар алып килегез», – дигән косметологның ире.
Алинә «капчыклар» турындагы сүзләрне үтерү белән янау дип кабул иткән. Ул, гомере өчен куркып, полициягә мөрәҗәгать итәргә булган. «Рен-ТВ» хәбәрчеләре, бу хәлнең детальләрен ачыклау һәм косметологның комментариен ишетү өчен, Светлананың процедуралар ясау кабинетына барган. Әмма косметолог хатын алар белән сөйләшүдән баш тарткан. Моннан тыш, ул Алинә исемле кешене белмәгән булып кыланган һәм хәтта үзенең Светлана булмавын әйткән.
Арендага алынган кабинет янында хәбәрчеләр Сабирны да очраткан. Журналистлар белән бергә барган Алинә ир-ат белән йөзгә-йөз күрешкән.
Сабирның янаулары ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлау өчен, Алинә журналистлар каршында ир-атның хатын укып күрсәткән һәм аның реакциясен тикшергән.
«Капчыклар сатып алырга онытканмын, килгән чакта капчыклар алып килегез», – дип ирнең сүзләрен укыган Алинә.
«Эш буенча яздырган хат иде ул, ялгыш сезгә җибәрдем», – дип җавап биргән Сабир.
Косметологның ире хатынын аклавын һәм яклавын дәвам иткән. Ул килеп чыккан хәлне үзенчә аңлаткан.
«Ул йөзләгән клиент белән эшли. Нишләп 99 кешенең кашы пешмәгән, ә аныкы пешкән? Шуңа күрә мин табиб тикшерүе нәтиҗәсен күрсәтүен сорадым. Ул 2,5 мең сум – юк кына акча ул. Андый гына хаталар табибларда да, хәтта хирургларда да була», – дигән Сабир.
«Ставропольдә яшәүче хатын-кыз Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь шәһәре буенча идарәсенең 3 нче номерлы полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итте. Аның гаризасы тиешлечә тәртиптә теркәлде. Хәзерге вакытта хатын-кыз күрсәткән мәгълүматларны полициянең участок уполномоченные тикшерә, ул әлеге хәлнең барлык детальләрен ачыклый», – дип белдерде Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь крае буенча баш идарәсенең Мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлеге өлкән референты Сергей Умрихин.
Алинәгә хәзер битендәге җәрәхәтләре тулысынча төзәлсен һәм яраларыннан эзләр калмасын өчен, озак дәваланырга туры киләчәк. Ул үзенең сәламәтлеге өчен генә түгел, башка кызлар өчен дә борчыла һәм әлеге косметолог кулыннан башка берәү дә зыян күрмәвен тели.