Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Психиканы боза торган 5 куркыныч гадәт

0

Беренче карашка гадәти күренгән гадәтләр әкрен генә кешенең психик сәламәтлегенә зыян китерә ала. Монда сүз ниндидер зур вакыйгалар турында түгел, ә көндәлек гадәтләр турында бара. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Психик сәламәтлеккә зур афәтләр түгел, ә вак, көндәлек гадәтләр зыян китерә, – ди психолог Марианна Абравитова. – Бу гадәтләрнең иң мәкерле ягы – аларның зыянсыз булып күренүе».

Мондый беренче гадәт – чиксез цифрлы мохит. Һәм проблема интернетта вакытны бушка уздыруда гына түгел, ә кеше аңына чит кешеләрнең «идеаль тормышы», тискәре яңалыклар һәм башка мәгънәсез контентның даими басым ясавы. Мондый режимда баш мие мәгълүмат ташкынын эшкәртергә өлгерми, бу – хроник стресска, үз тормышыңның ниндидер идеалга туры килмәвен тоюга китерә.

Икенче зарарлы гадәт – үз-үзеңне хуплау урынына, киресенчә, тәнкыйтьләү. Күпләрнең эчке диалогында «коточкыч күренәм», «һәрвакыттагыча, булдыра алмадым», «мин тагын барысын да боздым» һәм башка шундый фикерләр туа. Мондый фикерләрнең куркынычы шунда, үзен даими рәвештә хәтта вак-төяк өчен дә тәнкыйтьләгән кеше мотивациясен югалта, шулай итеп, үз бәясен төшерә.

Өченче зарарлы гадәт – эмоцияләрне яшерү һәм ялган позитив. «Начар» эмоцияләрне (ярсу, сагыш, ачу) яшерү – ул чынбарлыкны кабул итмәү. Психолог сүзләренчә, «тагын да начаррак була ала иде», «ыңгырашма» һәм «барысы да яхшы булачак» фразалары – бу ярдәм түгел. Яшерелгән эмоцияләр юкка чыкмый, ә бары тик тирәнгә китә, вакыт узу белән, психосоматик авырулар, паник атакалар һәм хәтта вак сәбәпләр аркасында кинәт өзлегүләргә китерергә мөмкин.

Дүртенче зарарлы гадәт – шәхси чикләр булмау. Әдәпле булам дип кенә «әйе» дип әйтү, хупламаслар дигән куркудан «юк» дип әйтә алмау, хөрмәтсез мөнәсәбәткә түзү, башкаларның эшен башкару, башкалар өчен үз рәхәтеңне һәм вакытыңны корбан итү – болар барысы да үпкә хисенең артуына, эмоциональ ялчыгуга һәм чит кешенең тормышы белән яшәү хисенә китерә.

Һәм соңгы зарарлы гадәт – хаос. Өйдәге тәртипсезлек һәм режим булмау – болар барысы да яшерен стресс чыганагына әверелергә мөмкин. Баш мие вак карарлар кабул итүгә күп энергия сарыф итә, һәм даими рәвештә алдан фаразлап булмаган мохиттә яшәү борчылуга, менталь арыганлыкка һәм үз тормышыңны контрольдә тотуны югалту тойгысына китерә, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *