Минзәлә районында елгага төшеп киткән машинада ике ир-ат һәлак булган
Татарстанда Игәт елгасында табылган машина эчендә 2 ир-ат мәете булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
Фаҗига Гөлек авылы янында була. Машинаны шаһитлар елгадан чыгарган. Ул ярдан 3 метр ераклыкта булган. 1982 һәм 1958 елда туган ир-атларның мәетләрен полициягә тапшырганнар, диелә хәбәрдә.