Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны «Ак Барс»тан җибәрүләре ихтимал

0

«ТИ-Спорт»ка билгеле булганча, «Ак Барс» җитәкчелеге киләсе ике матч нәтиҗәләре буенча Әнвәр Гатиятулинны команда баш тренеры вазифасыннан азат итәргә мөмкин. Иртәгә казанлылар үз бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итә, ә 21 сентябрьдә — Омскның «Авангард»ын. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Сайт чыганаклары мәгълүматлары буенча, әгәр Алексей Кудашов Мәскәүнең «Динамо» командасы баш тренеры вазифасыннан китсә, аны «Ак Барс» баш тренеры вазифасына чакыру мөмкинлеген дә карыйлар.

Искә төшерик, «Ак Барс» Казанда уйнаган соңгы өч матчта оттырды, ә чемпионат башыннан бирле барлыгы биш уенда нибары бер генә җиңү яулады. Кичә «Ак Барс» 2017 елдан бирле беренче тапкыр үз бозында (1:2) исәбе белән Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына оттырды.

Әнвәр Гатиятулин «Ак Барс»ны 2024/2025 сезоны башыннан җитәкли. Аның җитәкчелегендә казанлылар плей-оффның икенче раундыннан ук төшеп калды, серияне (2-4) Мәскәүнең нәкъ менә Алексей Кудашов җитәкләгән «Динамо» командасына оттырды.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *