Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанның Яңа Татар зиратына экскурсия: иң борынгы кабер ташы, уйландыра торган сүзләр

0

Кыскасы...

Иң башта тарихчы кабер ташларының бәясе турында сөйләп узды: рельеф язулысы бик кыйммәт саналган. Гадиe – бер ат бәясе, ә нәфисрәк, бизәкле-рәсемлесе — ике ат кадәр торган. Рәсем булса, кыйммәтрәк булган, дигән сүз, шуңа күрә күбесендә төп игътибар язуга бирелгән. Бу зиратта якынча мең ярым иске кабер ташы бар. Алар бер урында гына тупланган дип уйламагыз: зиратның төрле почмагында очратырга була. Иске кабер ташларының күбесе сазлыклы урыннарда тора, шуңа авышканнары һәм хәтта ауганнары бар. Шуңа күрә хәзер тарихчылар һәм кабер ташларын өйрәнүчеләр һәрдаим аларны фотога төшереп тора – һичьюгы сурәтләре саклансын.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Иң борынгы кабер ташы

Без мондагы иң борынгы кабер ташына таба юл тоттык. Иске коймалар арасыннан тар юллардан узарга туры килде. Анда инде, корсакны җыеп, ян белән генә үтәсе. Бөтен кеше бергә анда уза алмый, шуңа төркем-төркем (5-6 кеше) кереп карадык.

Кабер ташында Коръән аяте язылган:

«Һәр җан үлемне татыячак» (Әл-Гыймран, 185).

Мондый юллар иске мөселман кабер ташларында еш очрый икән. Аннан соң хәдис язылган. Кабер ташында мондый мәгълүмат сакланган: «Һиҗри 1229 ел, Мөхәррәмнең 9 нчы көне – Бигбау улы Йосыф вафат». Милади календарь буенча ул 1813 ел була.

Бу кеше өченче гильдия сәүдәгәр, завод хуҗасы булган, дип аңлатты тарихчы. Каюм Насыйри язганча, бик тә юмарт зат булган.

Фото: © «Миллиард.Татар», Алсу Хайруллина

Чегәннәр каберләре

Экскурсияне дәвам итәбез. Айдар Гайнетдинов 1970 елларда Казанга күчеп килгән һәм монда йортлар сатып алып яшәгән чегән гаиләләре турында риваять-тарихлар сөйләде.

Алар да шушы зиратта күмелгән икән. Берсенең кабере өстендә һәйкәле дә бар – утырган хәлдә сурәтләнгән.

Петр Ермишевич кабере

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Шулай ук Салават Оглы Дербишевич исемле берәү турында да сөйләделәр: «Никах вакытында чыккан атышта үлгән», – дип язган Беляев», – ди тарихчы.

Салават Оглы Дербишевич кабере

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Гали Рәхимнең фаҗигале язмышы

Язучы, галим, әдәбият белгече Гали Рәхим кабере янында да туктадык. «Ул 2 тапкыр репрессияләнә, 1943 елда тоткынлыктан авыру килеш чыгарыла. Кукмарага китәргә боерылган булса да, аны Казандагы сеңлесе яшереп тота. Ул йөри алмый башлый, ахыр чиктә утырып кына җан бирә», – дип сөйләде тарихчы Айдар Гайнетдинов. Аны төнлә, яшерен генә җирләгәннәр, ди – моны Шаһинур ага Мостафин сөйләп калдырган.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

«Тәхетсез патша»

Ибраһим Юнысов кабере янында тукталдык – «татар җәмәгатенең тәхетсез патшасы» дип йөртелгән шәхес. Монда аның кабер ташы да юк, җирдә яткан кирпечләр генә калган.

Озын буйлы булганга «Озын Ибраһим» дип йөрткәннәр. Ул Мәрҗанига ярдәм иткән, ләкин соңыннан юллары аерылган – холыклары катлаулы, горур ике кеше бит. Үзе шаярта да белгән. «Шәкертләрне ашка чакыргач, башта гади шулпа гына биргән. Тегеләр туеп беткәч кенә «тәмле ризыклар» чыгара икән. Икенче килүдә, шәкертләр шулпаны ашамый, ә ул башка берни дә чыгармаган», – дип сөйләде тарихчы.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

«Иске юл» – элекеге капка урынына бардык

Элек зиратка зур капкадан кергәннәр, шуңа «иске юл» дип атала. «Күпләр нәкъ мондарак җирләнергә тырышкан», – дип аңлатты тарихчы Айдар Гайнетдинов.

Фото: © «Интертат», Айнур Җамалетдинов

Тукайга килгәндә...

Габдулла Тукай каберен дә күрдек. Монда озаклап аңлатып торырлык та түгел: 27 еллык гомерендә дә бөек шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тәнкыйтьче буларак салган эзе – бәяләп бетергесез.

Фото: © «Интертат», Айнур Җамалетдинов

Тагын бер кызыклы күренеш

Кайбер ташларда берничә почмаклы йолдыз билгесе очрый. Бу – Дауд пәйгамбәр гәләйһис-сәләм кулланган билге. «Татарлар мондый билгене Алтын Урда чорыннан кулланган. Монда алты почмаклы йолдыз. Татарлар аны бары тик бизәк буларак куллана. 6,7,8 почмактан торганнар очрый», – дип сөйләде тарихчы.

Мәрҗәни кабере – экскурсиянең иң уйландыра торган ноктасы

Шиһабетдин Мәрҗани ташындагы язуга игътибар иттем: алгы ягында татарча, арткы ягында - гарәпчә. Ул гарәп телен «халыкара, мәңгелек» тел итеп күргән. Ул елны Һиҗри буенча санауны өстен күргәню Васыятендә дә ачык язган:

  • язулар – гарәпчә булсын;
  • даталар – һиҗри белән;
  • ташы – зур-авыр булсын (икәү күтәрә алмаслык).

Таштагы үгет-сүзләр исә аның гомер буе тоткан юлын дәвам итә кебек: «Үлем алдында бар кеше дә тигез – гади халык та, патшалар да».

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

«Миллиард.Татар» якын көннәрдә яңа форматтагы лекцияләр һәм очрашулар вәгъдә итте. Күзәтеп барыгыз.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *