Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Туй күлмәгендә җирләдек»: «Ауди» бәрдергән үсмер кызлар һәлак булган

0

12 сентябрьдә Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәрендә «Ауди» йөртүчесе электр самокатында баручы ике 17 яшьлек кызны бәрдерә. Кызлар һәлак була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Дәүләт Автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 22 яшьлек егет «Ауди А6» автомобилендә юл чатында светофорның кызыл утына туктамаган һәм 17 яшьлек ике кызны бәрдергән. Кызлар электр самокатында юл аша чыгып бара торган булган.

Авария күзәтү камерасы объективына эләккән. Кадрларда күренгәнчә, автомобиль йөртүчесе зур тизлектә бара һәм кызларны бәрдерә, алар берничә метрга очып китә.

Әлегә машина белән күрше район кешесе идарә иткәнлеге билгеле. Басма әңгәмәдәше сүзләренчә, шофер аек булган, медицина тикшерүен узудан баш тартмаган һәм һәлакәт урыныннан качарга тырышмаган.

Машина белән идарә итүченең йөртү тәҗрибәсе 4 ел. Шул ук вакытта «Ауди» башка кеше исеменә язылган, диелә.

Моңа кадәр дә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Аңа иминиятләштерү документын озайтмаган өчен штраф салган булганар. Икенче тапкыр төзек булмаган машинада барган.

Һәлак булган кызларның танышлары сөйләгәнчә, алар көллияттә бергә укыган һәм якын дуслар булган. Кызларның берсенең әбисе ул кичне оныгының эштән кайтып килүе булуын әйткән. Студент кыз җәмәгать туклануы ноктасында эшләгән.

Мәрхүмә кызларның гаиләләре шок хәлендә.

– Моңа ничек түзәрбез, белмим. Саша – минем иң яратканым иде: шундый йомшак, аңлаучан, игелекле. Көллияттә дә, мәктәптә дә аның турында барысы да яхшы сүзләр генә сөйлиләр иде, – ди әбисе.

Кызларны икесен дә 16 сентябрьдә җирләгәннәр.

– Аларны туй күлмәкләрендә янәшә җирләдек. Бер кафеда искә алдык, – ди пенсионер.

Аның сүзләренчә, машина йөртүче дә, аның адвокаты да, туганнары да кызларның гаиләләре белән элемтәгә кермәгән.

«Ауди» белән идарә иткән ир-атка карата «Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше бара. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны 2 айга сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *