Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Невролог йоклаганда сөйләшү турында: «Кеше хәтта гади генә сорауларга җавап бирә ала»

0

Ни өчен кайбер кешеләр йоклаганда мыгыр-мыгыр килә, ә кемнәрдер аермачык сүзләр әйтеп сөйләшә? Йоклаганда сөйләшү җитди авыру билгесе булып саналамы? Ни өчен телефон экранына карап йоклап китәргә ярамый? Бу хакта «Татар-информ»га балалар неврологы, Казанның 8 нче Балалар шәһәр хастаханәсенең штаттан тыш сомнологы Айдар Вәлиев сөйләде.

«Йоклаганда сөйләшүче кешеләр ниндидер серләрне ачудан курка, тик бу дөрес түгел»

Йоклаганда сөйләшү, ягъни, сомнилоквия – йоклаган вакытта кешенең авазлар чыгаруы, сүзләр яки җөмләләр әйтүе. Йоклаганда кешенең баш миендәге сөйләм өчен җавап бирә торган үзәкләр эшли дигән сүз.

«Кайвакыт, йоклаганда сөйләшү төш күргәндә була, әмма бу – еш кына көндез кичергән хис-тойгылар аркасында килеп чыга. Кеше әйткән теге яки бу сүзләр – кабул ителгән мәгълүматтан һәм баш миенең аны өлешчә эшкәртүеннән килеп чыккан катнашма», – дип аңлатты Айдар Вәлиев.

Табиб сүзләренчә, йоклаган кеше сөйләмен контрольдә тотмый һәм аңсыз рәвештә сөйләшә. Заманча медицина буенча, йоклаган кешенең сүзләренә ышанырга ярамый дип санала.

«Төнлә сөйләшүче кешеләр серләрен ачудан курка, тик бу дөрес түгел. Аң төрле мәгълүматны буташтыра, һәм ниндидер очраклы сүзләр килеп чыга. Моны ниндидер уйдырма дип кенә кабул итәргә кирәк», – ди сомнолог.

Кеше, йоклаганда, аермачык сөйләшергә, аерым авазлар чыгарырга, сулыш алганда ыңгырашырга яки аңлаешсыз мыгырданырга мөмкин. Боларның барлыкка килү механизмы бертөрле. Сөйләм функциясе көчлерәк һәм зәгыйфьрәк импульслар ала. Әгәр кеше көндез бик нык арыган булса, ул йоклаганда мыгырданып кына алырга мөмкин.

Сөйләшү озакка да сузылырга мөмкин. Сомнилоквия өянәгенең медицина әдәбиятында телгә алынган иң озак дәвамлылыгы – 15 минут. Йоклаган кешеләр җырларга яки кычкырып көләргә дә мөмкин.

«Йоклаган кеше хәтта гади генә сорауларга да җавап бирә ала, әмма җаваплары сорауга кагылышлы булмаячак. Чөнки бирелгән сорауны кеше өлешчә генә аңлый, әмма аны эшкәртү буталчык рәвештә була», – дип аңлата невролог.

«Йоклаганда ешрак балалар сөйләшә»

«Йоклаганда ешрак балалар сөйләшә. Ни өчен? Баланың баш мие үсә, шуңа күрә хис-кичерешләргә һәм борчылуларга сизгер дип санала. Бу сизгерлек йоклаган вакытта сөйләшүдә дә чагыла», – дип аңлатты Айдар Вәлиев.

Табиб фикеренчә, сомнилоквия ниндидер патология күрсәткече түгел. Сирәк очракларда, йоклаганда гел бер үк нәрсә сөйләгән кешеләрдә соңрак эпилепсия, шешләр, баш миендә кан белән тәэмин ителү җитәрлек булмавы, шулай ук Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары табылган. Әгәр йоклаган кеше һәрвакыт төрле сүзләр яки авазлар чыгара икән, борчылыр урын юк.

Кызыклы факт: әгәр кеше бик эмоциональ икән, ул йоклаганда сөйләшергә мөмкин, шулай ук лунатизм – парасомния килеп чыга ала, ягъни тыныч йоклау бозыла. Бу күренешләр бер-берсенә бәйләнмәгән.

«Лунатизм – йоклаганда сөйләшмичә генә хәрәкәтләнү, йөрү, ә йоклаганда сөйләшкәндә, кешенең тәне хәрәкәтләнми. Өстәвенә, лунатизм – әкрен йокы фазасында, ә сөйләшү тиз йокы фазасында килеп чыга», – дип аңлатты невролог.

Табиб сүзләренчә, йоклаганда сөйләшүне авыру дип әйтергә ярамый. Авыруларның халыкара классификациясендә бу күренеш «Йокының органик булмаган башка тайпылышлары» категориясенә кертелгән.

«Йоклаганда сөйләшүне авыру түгел, ә халәт дип атарга мөмкин. Кайвакыт ул коррекция таләп итә, чөнки яндагы кешеләргә йокларга комачаулый. Бу эшкә ныклап тотынган очракта, йоклаганда сөйләшүләрне туктатырга мөмкин», – диде Айдар Вәлиев.

Табиб киңәшләре

Йоклаганда сөйләшүдән ничек туктарга? Табиб бу феноменны кисәтү ысуллары турында сөйләде.

– Көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм бер үк вакытта торырга кирәк.

– Йокларга 2 сәгать чамасы кала физик йөкләнеш киңәш ителә: приседание, сикерү, тартылу-сузылу.

«Ни өчен боларны эшләргә кирәк? Әгәр көндез җыелган хис-кичерешләрне вакытында чыгарсаң, организм төнлә йоклаячак», – диде Айдар Вәлиев.

– Йокларга сәгать ярым кала салмак эшләр белән шөгыльләнергә кирәк: балалар рәсем ясый яки әвәли, ә олылар китап укый ала. Бигрәк тә гаджетларны читкә алып куярга һәм яңалыклар укымаска кирәк.

«Балаларны видеоуеннардагы якты образлар эчтән ярсыта, һәм төнге активлык килеп чыга».

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Олылар өчен гаджет – мәгълүмат чыганагы, еш кына күңелсез, хәвефле яңалыклар була. Әлеге мәгълүматларны эшкәртеп, баш мие тулысынча ял итә алмый. Сез яки йоклап китә алмыйсыз, яки баш мие йоклаганда эшли. Балаларны видеоуеннардагы якты образлар эчтән ярсыта, һәм төнге активлык килеп чыга», – дип сөйләде сомнолог.

Кайбер кешеләр берәр телетапшыру яки интернетта подкаст кушып, шуны тыңлап йоклап китә. Табиб фикеренчә, ниндидер бертөрле тавыштагы әйбер тыңлап йоклап китәргә була, әмма, күзләр ял итсен өчен, экранга карамау хәерле. «Белый шум», табигать тавышлары һәм тыныч музыка кушарга була.

«Ни гаҗәп, кайберәүләргә йоклап алдыннан авыр рок-музыка тыңлау да туры килә. Мөгаен, агрессив ритмнар эмоциональ бушану бирә торгандыр, һәм төнлә бу кешеләр тынычрак йоклый», – диде Айдар Вәлиев.

Менталь сәламәтлекне күзәтү мөһим. Кирәк булган очракта психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм борчулы халәтнең сәбәпләрен өйрәнергә кирәк.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *