Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Эксперт: Фастфуд ашау хәтерне начарайта

0

Фастфуд белән мавыгу баш миенең мәгълүматны истә калдыру сәләтенә тәэсир итә. Моны UNC School of Medicine галимнәре ачыклаган. Эндокринолог, медицина фәннәре докторы, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты өлкән фәнни хезмәткәре Зөһрә Павлова телеграм-каналында тикшеренү нәтиҗәләренә карата фикерен белдергән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Галимнәрнең тикшеренүләре нәтиҗәсендә ачыкланганча, баш миендә үзгәрешләр инде 4 көн рәттән фастфуд, кыздырылган һәм эшкәртелгән продуктлар ашаганнан соң ук башлана. Баш миенең гиппокамп дигән өлешенә – хәтер һәм уку өчен җавап бирә торган зонага зыян килә.

Төп рольне баш мие күзәнәкләренең энергия куллануын контрольдә тотучы PKM2 аксымы уйный. Нейроннар начаррак эшли башлый, чөнки баш мие тиешенчә глюкоза кулланмый.

Иң кызыгы: фастфуд ашаучының фигурасына зыян килгәнче, баш мие эшендәге проблемалар күпкә тизрәк барлыкка килә.

«Яхшы хәбәр дә бар: яңадан сәламәт туклануга кайткан очракта, нейроннарның активлыгы нормага килә, хәтер яхшыра. Кинәт игътибарсыз һәм онытучан була башлавыгызны сизсәгез, башта рационыгызга игътибар итегез», – диде Зөһрә Павлова.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *