Тәрәзәдән егылып исән калган Тимур коткаручы булырга тели: «Баланың йөрәге генә тибә иде»
«Нәрсәдер сизенгән кебек балалар янына керсәм...»
Тимур башка балалар белән бергә чабып, уйнап йөрергә тиешле сәламәт бала булып туа, әмма яшь ярымлык вакытта аның белән коточкыч фаҗига килеп чыга. Әти-әниләре башка бүлмәдә булган вакытта ул, москит челтәренә таянып, икенче каттан асфальтка башы белән килеп төшә.
2019 елның 3 июнь көнендә мин башка бүлмәдә эшләп йөри идем. Нәрсәдер сизенгән кебек, балалар янына чабып кердем дә олы кызымнан (ул вакытта аңа 3 кенә яшь иде әле): «Тимур кайда?» – дип сорыйм. «Монда уйнап йөри», – ди ул. Карасам, тәрәзә ачык, ә минем улым москит челтәреннән егылып төшкән дә, ыңгырашып, җирдә ята.
Мин аны күтәреп алдым да өйгә кертеп яткырдым. Ирем тиз генә «ашыгыч ярдәм» чакырды. Ул асфальтка уң ягы белән бәрелә, башның шул ягы сыдырыла. Табиблар килгәнче, мин аның башына салкын әйбер куеп тордым, башка бер җиренә дә тотынмадым.
«Ашыгыч ярдәм» килгәч, миңа андый очракта баланы җирдән күтәрергә дә ярамаганлыгын әйттеләр. Ләкин мин ул вакытта шок хәлендә идем. Ничек инде баланы җирдә ятарга калдырыйм!? – дип сөйләде әни кеше.
«Баламның бары тик йөрәге генә тибә, калган органнары аппаратларга тоташтырылган иде»
Егылып төшү нәтиҗәсендә, баш миенә кан сауган (внутримозговое кровоизлияние – «Интертат» иск.) була. Республика балалар клиник хастаханәсенә барган вакытта, Тимур комага китә.
Килеп җиткәч, аның янына бөтен врачлар килеп өелделәр. Кем башын, кем кулын, кем аягын карарга тотынды һәм шунда ук операция өстәленә алып кереп киттеләр.
3-4 сәгатьтән соң гына миңа нейрохирургия бүлегенең реанимациясенә керергә ярады. Баламның бары тик йөрәге генә тибә, калган барлык органнары аппаратларга тоташтырылган иде.
Кичкә таба башның йомшак тукымалары шешә башлады, һәм көчле басым астында баш миенә зыян килә барды. Хәле бөтенләй начарайды. Кабат 4 сәгатьлек операция ясап, баш сөяген алдылар. 4 ай дәвамында баламның баш мие ачык иде, сөяксез йөрде, – дип аңлатты Рузилә ханым.
Ике атнадан соң Тимурны ясалма йокыдан уята башлыйлар, әмма, хәле начарлану сәбәпле, кабат операциягә алып кереп китәләр. 21 июнь көнне генә бала йокыдан уяна, әмма табиблар бернинди өметләндерерлек әйбер әйтмиләр.
«Бушлай медицина белән генә моны җиңеп чыга алмыйсыз»
Тимурга «баш сөяге-ми җәрәхәте, сул як гемипарезы» дигән диагноз куела. Аның сул кулы эшләми, сул аягы начар йөри башлый, өстәвенә, башка ясалган операцияләр нәтиҗәсендә, якыннан күрү сәләте дә начарая – киләчәктә тулы тормыш алып бара алу-алмавы шикле була.
16 июль көнне безне өйгә чыгардылар. Һәм ярты ел дәвамында без хастаханәгә реабилитациягә йөредек. 2 атна өйдә, аннары 2 атна шунда үткәрә идек. Яңадан ашарга, йөрергә, утырырга өйрәндек.
2-3 елдан соң сул аягы кыскара һәм аяк очында йөри башлады. 2024 елның февралендә, сеңерләрне кисеп, аның аягын озынайттылар.
Шул вакытта бик күп ата-аналар: «Бушлай медицина белән генә моны җиңеп чыга алмыйсыз, әгәр дә мускулларны эшләтмәсәгез, тагын операция ясарга туры киләчәк», – диделәр. Шуннан соң мин үзем 150 меңгә «сбор» ачып, Аллаһы Тәгаләнең һәм кешеләрнең ярдәме белән, 200 мең җыйдым. Әлеге акчаларга без 1 ел дәвамында Тимурны түләүле реабилитациягә йөрттек һәм нәтиҗәсен күрдек. Башта коляскада йөри иде, әмма шул реабилитация нәтиҗәсендә аякка басты, активрак була башлады, сөйләме дә яхшырды, – ди әнисе.
«Аңа бик авыр, кычкырып елый да, ләкин түзә»
Хәзер Тимур сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен 61 нче Казан мәктәбенә укырга йөри.
Гади мәктәпкә караганда монда укыту программалары җиңелрәк. Бик ошата әлегә мәктәпне. Укып кайтканнан соң, көн саен махсус күнегүләр, физкультура ясыйбыз, логопед кушкан авазларны чыгарырга өйрәнәбез. Бездә сөйләм үсешенең тоткарлануы: бик күп авазларны йота, телнең мускуллары әйләндереп бетерә алмый. Мәсәлән, укытучысы Наталья Владимировнага «Наталья Вадимовна» дип кенә дәшә. Авыр инде аңарга, кычкырып елый да, ләкин, кирәк булгач, түзә, – дип аңлатты Рузилә Сираҗиева.
Ләкин башка балалар белән аралашып китү, социльләшү процессы бик авыр бара, ди әнисе.
Башка балалардан ояла, аларның янына барырга курка. Апасы белән урамга чыккач та балаларның аның белән бик уйныйсылары килми, чөнки ул тауга менә, чаба алмый, ә башкаларның аны көтеп торасылары килми. Сау-сәламәт балалар читкә кага, ә мәктәптә үзе кебек яшьтәшләре белән аралаша, – ди ул.
***
«Зур үскәч, икенче кулым эшли башласа, янгын сүндерүче яки полиция хезмәткәре булам. Аларның киемнәре матур», – дип әйтә икән Тимур. Әти-әниләре, аны дәвалау өчен, булдыра алганның барысын да эшли.
Ай саен 2 атна дәвамында түләүле реабилитация үзәгенә йөриләр. Аның 2 атнасы 30 меңгә төшә, елына 360 мең. Бу – 2 балалы гаилә өчен, әлбәттә, бик зур суммалар. Әгәр дә сез Тимурга ярдәм итәргә теләсәгез, акчаны 89377709238 (Рузилә Сираҗиева) номеры буенча «Т-Банк» картасына яки «Зәкят» хәйрия фондына әлеге сылтама аша күчерергә була.
Без, Тимурга сәламәтләнергә һәм хыялын тормышка ашырырга насыйп булсын, дип телибез!
Фотоларны «Интертат» сайтына Рузилә Сираҗиева тәкъдим итте, барлык фотолар да аның рөхсәте белән кулланыла.