Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Роллыны ничек ашарга?

0

Табынга роллы, гадәттә, соя соусы, маринадланган имбирь һәм бераз васаби белән бирелә. Күп очракта соусны кечкенә махсус савытка – соусницага салалар, роллы янына нәфис итеп туралган имбирь өем-өем итеп куела һәм бераз яшел васаби салына. Аны таякчыклар белән ашыйлар. Бу турыда «АиФ» яза.

Роллыны һәркем үзенчә ашый: васабины соя соусына манып, роллыны шунда тыгып алалар – алар йомшара һәм таякчыклардан шуып төшә. Кайчак роллы өстенә имбирь, хәтта васаби да өстиләр.

Һәм нәтиҗәдә без дөге, нори диңгез суүсемнәре, роллы эчендәге балык, йомшак сыр, авокадо, кыяр һ.б. ашыйбыз. Боларны барысын да соя соусы, ачы васаби һәм имбирь белән бергә.

Монда нәрсәдер дөрес түгел кебек, чөнки шул кадәр күп тәм кушылгач, роллыдагы балыкның үз тәме югала.

Ә роллларны дөрес итеп ничек ашарга икәнен ресторанда шеф-повар булып эшләүче Анатолий Сон болай аңлата:

Роллы тәм ягыннан тулысынча балансланган булырга тиеш, шуңа күрә аңа өстәмә соуслар кирәкми. Японнар ризыкның үз тәменә ләззәтләнеп ашый һәм аның тәмен көчле, тозлы соуслар белән бутарга яратмый.

Рецепторларны бераз ярсытыр өчен, маринадланган имбирь бирелә. Аны роллы арасында ашарга кирәк, ә роллы белән түгел.

Соя соусын куллану мәҗбүри түгел, ләкин аны бик яратсагыз, роллының читен генә аз гына манып алыгыз. Шулай иткәндә ризыкның тозлылыгы көчәя, ә роллы таякчыклар белән алган вакытта таркалмый. Һәм барысы да пөхтә һәм матур күренә.

Васаби роллыда тәм көчәйткеч буларак кулланыла, аны еш кына роллының үзенә дә өстиләр. Ә янәшәдәге пастаны да бераз гына өстәп була, ләкин бик аз күләмдә. Әйткәнемчә, яхшы пешерелгән роллы тәм ягыннан балансланган һәм шул тәмнән ләззәт алырга кирәк.

Әлбәттә, бу – традицияләр турында сүз, ныклы кагыйдәләр түгел. Һәркем үзенә ошаганча ашый.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *