Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

Таиландта югалган Россия хатынының 4 яшьлек кызы балалар йортына эләккән

0

Отельдән чыкканнан соң эзсез югалган Россия туристы Эрика Владыконың кызы Таиландта балалар йортына урнаштырылган. Бу хакта РЕН ТВ каналына югалган хатынның гаилә дусты Татьяна сөйләгән.

Аның сүзләренчә, шул җирлектә яшәүче кеше аны социаль челтәрдә Эриканың фамилиясе һәм башка паспорт мәгълүматлары буенча тапкан. Татьяна бөтен мәгълүматны шунда ук Эриканың әти-әнисенә тапшыруын әйтә, ул Таиландта яшәүчедән кызның хәле турында сорашкан.

«Таиланд кешесе әйтүенчә, кыз балалар йортында. Бала 3 тел белә – рус, тай һәм инглиз телләрен, ул, кечкенә булса да, үзен яхшы хис итә, дигәннәр», – дип ачыклык кертә Татьяна.

Аның сүзләренчә, кызның 3 телне – шул исәптән тай телен белүе аңа йомылмаска ярдәм иткән. Хәзер сабый үзен яхшы хис итә.

Татьяна Эрика белән күптән аралашмавын әйткән. Алар соңгы тапкыр җәй көне сөйләшкәннәр. Дус кызының югалуы турында ул социаль челтәрләрдән белгән. Татьяна мәгълүматлары буенча, Эрика, китәр алдыннан, кызын танышында калдырган, әмма кире әйләнеп кайтмаган.

Билгеле булганча, Эрика Владыко 13 сентябрьгә каршы төндә Бангкокта югала, ул анда Самуи уртавыннан килгән була. Россия хатыны 4 яшьлек кызын кунакханәдә калдырып, төнге клубка барырга такси чакырта. Полиция сораштырган таксист сүзләренчә, Эрика югалган төнне машинада берүзе булган. Россияле төнге клубка керә, шуннан соң аны башка берәү дә күрми.

Эриканың гаилә дусты сөйләгәнчә, югалган хатынның әнисе 19 сентябрьдә Таиландка китәргә тиеш булган, ул анда полициягә гариза язарга, шулай ук оныгын кире Россиягә алып кайтырга планлаштыра, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *