«Үзебезне кыен хәлдә калдырдык» – «Ак Барс» һаман җиңелә
Казанның «Ак Барс» хоккей командасы тагын җиңелде. Яңа сезонның җиде уенның бишесендә «Ак Барс» оттырды. Шуларның өчесендә Казан командасы үз капкасына алты алка керттерде.
- «Ак Барс» – «Автомобилист» 3:6
- «Ак Барс» – «Металлург» 3:6
- «Ак Барс» – «Авангард» 1:6.
21 сентябрь «Ак Барс» – «Авангард» матчы узды, анда команда биш алкага калышып җиңелде.
Өч тапкыр чемпион калып Гагарин кубогына ия булган, башка сезоннарда турнир таблицасында өске урыннарда барган команда өчен хәзерге вакытта таблицаның азагында тору гадәти хәл түгел. Шуңа да кайбер тамашачылар, уен нәтиҗәсе белән канәгать булмыйча, матч тәмамлангачы ук таралыша башлады, уен беткәч сызгырып канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Шулай да, матч ахырына хәтле калучы тугры җанатарлар да бар иде, алар хоккейчылар боздан чыгып киткәнче шарфларын, плакатларын югары күтәреп басып торды.
«Ак Барс» командасының баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин үзе дә һәрвакыт уеннан соң җанатарларга рәхмәт әйтә. Бу юлы да матчтан соң матбугат конференциясендә ул рәхмәт сүзләрен әйтте.
Хәерле кич! «Ак Барс» командасы исеменнән Антон Агафоновның гаиләсе һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Ул зур гаиләнең өлеше иде, – дип сүзен башлады ул.
«Ак Барс» – «Авангард» матчы бер минут тынлыктан башланды, көймәдә йөргәндә батып үлгән җанатар Антон Агафоновны искә алдылар.
Авыр «өй» сериясе булды. Үзебезне кыен хәлдә калдырдык. Аны ике этапка бүлеп була. Беренче ике уенда без мөһим компонентларны төшереп калдырдык, шуның өчен көндәш командаларның җәзасын алдык. Аннары бераз артка юнәлеш алырга, уенны гадиләштерергә туры килде, Аңламыйм, без кайда уңышның юлына аркылы төшкәнбездер. Моментлар бар, тик алканы кертә алмыйбыз. Кызганычка, һәр хатабыз саен алка безнең капкага керде. Җанатарларга рәхмәт, – дип дәвам итте тренер.
Аннан соң җурналистлар үз сорауларын бирде. Әнвәр Гатиятуллин, гадәттәгечә, җиңелүләрдән соң әйтә торган сүзен «Хаталарны беләбез, аларны төзәтү эшләрен башкарабыз», – дип җавап кайтара торды.
«Татар-информ» журналисты Артур Хәлиуллов тренерга «Нефтехимик»ка каршы матчтан соң әйткән сүзен искә төшерде. «Безнең тренерлар штабы тәҗрибәле, нәрсә эшлисен беләбез дигән идегез, ләкин тагын капкага алты алка керде. Сез нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлавыгызның нәтиҗәсе күренми», – диде ул.
Бүгенге матчны алсак, башы яхшы иде, тик без узган уенда Омскта күрсәткән хоккей белән алар үзләре безне җиңде, - диде тренер.
«Бу сорауны бирергә уйламаган идем, тик минем Телеграм каналга язылган җанатарлар сорый, Сез үз тәлегегез белән китү вариантын уйлыйсызмы яки җитәкчелек карарын көтәчәксезме?» – диде журналист.
Минем һәм тренерлар штабының җитәрлек тәҗрибәбез бар. Без бу ситуациянең бөтен җитдилеген дә, җанатарларны да аңлыйбыз, тик бу хаталар күбесенчә тактик түгел, ә индивидуаль, аларны төзәтү җиңелрәк, - диде Әнвәр Гатиятуллин.
Шулай ук егетләрнең уен саен тырышуын әйтте. Тырышлыклары, хаталарны төзәтү эшләре үз нәтиҗәсен бирер дигән өметтә киләсе матчларны көтәргә кала.
25 сентябрь көнне «Ак Барс» Астанада «Барыс» командасына каршы көрәшәчәк. Уен 17:30 башлана.