12 ел хәрәкәтсез: параличланган хатын-кыз диванга «ябышып» бетеп үлгән
Параличланган хатын-кыз 12 ел хәрәкәтсез яткан һәм диванга «ябышып» бетеп үлгән. Mirror басмасы 2022 елның 3 гыйнварында әти-әнисенең йортында үле килеш табылган 36 яшьлек Лейси Эллен Флетчерның тарихын искә ала, дип яза «Рен-ТВ».
Туганнары әйтүенчә, Лейси аутизм һәм кеше тулысынча параличлана, әмма аңында кала торган синдром белән авырган.
Лейсины караучы кеше булмаган, әти-әнисе аны берүзен өйдә ташлап киткән. Хатын-кыз 12 ел буе диванда хәрәкәтсез яткан. Хокук саклаучылар, өйгә килеп кергәч, коточкыч күренешкә тап булган. Лейсиның гәүдәсе фекалийларга баткан, чәчләре пычранып каткан һәм чуалып беткән, тән тиресе черегән, сөякләре күренеп тора башлаган, тәне диванга «ябышкан» булган.
Хатын-кыз еллар буе ашамаган диярлек. Аның тәненең авырлыгы нибары 44 килограмм булган. Өй эчендә бердәнбер ризык – кечкенә генә конфет кабы табылган.
Лейсиның үлеменең рәсми сәбәбен «күпсанлы хроник авырулар, шул исәптән инфекцияләр аркасында сепсис, ашамау һәм озак вакыт хәрәкәтсез яту» дип билгеләгәннәр. Хатын-кызның мәетен тапканнан соң, аның әти-әнисе – Клэй һәм Шейла Флетчерга карата кызларын карау бурычын үтәмәүдә гаепләү белдергәннәр.
Ир белән хатынның адвокаты Лейсиның әти-әнисе кызларын карамаганлыгын таныды. Шул ук вакытта ул, алар кызларын бик яраткан, дип белдерде.