Добавить новость
smi24.net
Intertat.ru
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30

1 октябрьдән кемнәрнең пенсиясе һәм окладлары арта?

0

Россиядә 1 октябрьдә хәрби пенсияләр һәм окладлар индексацияләнәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов хәбәр иткән.

«1 октябрьдә акчалата түләү индексацияләнәчәк, шуңа бәйле рәвештә хәрби пенсия дә, шулай ук окладлар да артачак. Хәрби пенсияләрнең үз индексация форматы бар, елына 2 тапкыр: ел башында һәм 1 октябрьдә. Киләсе елда индексациягә кагылышлы мәсьәләләр көз көне бюджетны формалаштырганда каралачак», – дигән Нилов.

Депутат билгеләп үткәнчә, хәрби пенсия Оборона министрлыгына гына түгел, ә барлык көч структураларына да кагыла, ведомство пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

«Боларның барысы да узган ел бюджет процессы вакытында билгеләнде, барлык акчалар, барлык коэффициентлар бюджетка салынды, быел индексация булачак. Узган көздәге кебек үк, бюджет процессы вакытында киләсе елда хәрби пенсияләрне индексацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралачак һәм акчалар салыначак», – дип өстәде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *