Печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете тапканнар
Оренбург өлкәсендә печән кибәне янганнан соң, ике бала мәете табылган. Бу турыда өлкә буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Фаҗига 21 сентябрьдә кич белән Аниховка авылында булган. Биредә шәхси йорт хуҗалыгында печән яна.
«Печән кибәненә ут капкан. Янгын сүндергәндә шул урында 11 һәм 13 яшьлек ике бала мәете табылды», – дигәннән ведомствода.
Җинаять эше ачылган.